МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кызыксынучыларны җыелыш очрашуларына килергә дәртләндерү
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Очрашуларда без һәрвакыт «Йәһвәгә... җырлар җырлыйбыз» һәм «аны... мактыйбыз» (Зб 149:1). Анда без Аллаһының ихтыярын үтәргә өйрәнәбез (Зб 143:10). Кызыксынган кешеләр һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр җыелыш очрашуларына йөри башлагач, гадәттә рухи яктан тизрәк үсәләр.
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
Мөмкин кадәр тизрәк чакыру кәгазен бир. Изге Язмалар өйрәнүенең башлануын көтәсе юк (Ач 22:17)
Кызыксынган кешегә киләсе очрашуда нәрсә булачагын һәм нәрсә каралачагын аңлат. Бу яктан җыелыш очрашуына чакыру кәгазе, «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоролик һәм «Йәһвәнең ихтыяры» брошюрасыннан 5 нче һәм 7 нче дәресләр файдалы булыр
Ярдәм тәкъдим ит. Бәлки, кызыксынган кешегә анда барып җитәр өчен я кияргә тиешле кием сайлар өчен ярдәм кирәктер. Очрашуда аның белән утыр һәм каралачак басманы аңа күрсәтеп тор. Аны башкалар белән таныштыр