МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Әти-әниләр, балагызга тормышында дөрес сайлау ясарга ярдәм итегез
Мәсихче әти-әниләр балаларының Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен тели. Моның өчен аларга үз сабыйларына хакыйкатьне яратырга ярдәм итәргә кирәк (Кн 6:7; Гс 22:6). Бу җиңелме? Һич тә юк. Әмма тырышлыкларыгыз яхшы җимешләр китерер (3Ях 4).
Әти-әниләр күп нәрсәгә Йосыф белән Мәрьямнән өйрәнә ала. Алар, күп көч һәм акча сарыф ителүенә карамастан, «һәр ел Иерусалимга Пасах бәйрәменә» йөргән (Лк 2:41). Димәк, бу гаилә өчен Йәһвә белән дуслыкны ныгыту иң мөһиме булган. Нәкъ шулай ук бүген дә әти-әниләр үз сүзләре һәм эшләре белән балаларына дөрес юлны сайларга ярдәм итәр өчен бар мөмкинлекне куллана ала (Зб 127:3—5).
«АЛАР ҺӘР МӨМКИНЛЕКТӘН ФАЙДАЛАНГАН» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Шиллер гаиләсе өчен Йәһвәгә хезмәт итү иң мөһиме булганы нәрсәдән күренә?
Ни өчен әти-әниләр тәрбия биргәндә, һәр бала үзенчәлекле икәнен исәпкә алырга тиеш?
Әти-әниләр балаларын иман сынауларына ничек әзерли ала?
Оешмабыз чыгарган нинди кораллар сезгә балаларыгызда Йәһвәгә карата ярату үстерергә ярдәм итә?
Рухи эшләр гаиләгездә иң мөһим урында торсын