МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Интектереп торучы «чәнечкегә» карамастан, син барысын булдыра аласың!
Без яшәгән соңгы көннәрдә төрле проблемалар һәм камилсезлек чәнечке кебек Аллаһы хезмәтчеләрен интектереп тора (2Тм 3:1). Авырлыкларга карамастан, Йәһвәдән ярдәм алыр өчен һәм шатлыкны саклар өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? «Сукырларның күзләре ачылыр» дигән видеороликны кара. Син Талита Алнаши һәм аның әти-әнисе белән танышырсың. Шуннан соң мондый сорауларга җавап бир:
Талитаның нинди «чәнечкесе» бар?
Талита белән аның әти-әнисенә Изге Язмаларда язылган нинди вәгъдәләр уңай караш сакларга булыша?
Талитага операция ясалганнан соң, аның әти-әнисе Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәткән?
Әти-әнисе Талитага, Йәһвәгә карата яратуын үстерер өчен, оешма биргән коралларны ничек куллана?
Талитаны «чәнечке» интектереп торса да, аның рухи яктан үсүен нәрсә күрсәтә?
Талита мисалы сине нәрсәгә дәртләндерде?