Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb19 июнь 8 б.
  • Шәхси өйрәнүеңнән тулы файда ал

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шәхси өйрәнүеңнән тулы файда ал
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фатихалар китерүче өйрәнү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Нәтиҗәле һәм күңелле өйрәнү
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Патшаларга бирелгән күрсәтмәне тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Алла Сүзен шәхси өйрәнүдә шатлык тап
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
mwb19 июнь 8 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Шәхси өйрәнүеңнән тулы файда ал

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Аллаһы Сүзен шәхси рәвештә өйрәнү безгә хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген» тулысынча аңларга булыша (Эф 3:18). Ул безгә шулай ук бу явыз дөньяда яшәп саф һәм кимчелексез булып калырга һәм «тормыш сүзенә нык тотынып торырга» ярдәм итә (Фп 2:15, 16). Аллаһы Сүзен шәхси өйрәнгәндә, без нәкъ үзебезгә кирәкле материал сайлый алабыз. Изге Язмаларны укудан һәм өйрәнүдән тулы файда алыр өчен, нәрсә эшләп була?

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Электрон җайланмаңда өйрәнү өчен Изге Язмаларда шигырьләрне төс белән билгеләп бар һәм язулар яса

  • Аллаһы Сүзен укыганда, үз-үзеңә мондыйрак сораулар бир: кем? нәрсә? кайчан? кайда? ни өчен? ничек?

  • Махсус кораллар ярдәмендә Изге Язмаларны шигырьләп я темалар буенча тикшер, фактлар эзлә

  • Укыганны үзеңә ничек кулланып булганы турында уйлан

  • Белгәннәреңне көндәлек тормышта куллан (Лк 6:47, 48)

«НӘТИҖӘЛЕ ШӘХСИ ӨЙРӘНҮ АША „НЫК ТОТЫНЫП ТОРЫГЫЗ“» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Кайберәүләр үз шәхси өйрәнүләре турында нәрсә әйтә?

  • Ни өчен шәхси өйрәнүне һәрвакыт догадан башларга кирәк?

  • Изге Язмалардан укыган өзекләрне аңларга безгә нәрсә булыша ала?

  • Изге Язмаларны укыганда, без анда нинди билгеләр куя алабыз?

  • Ни өчен Аллаһы Сүзен укыганда уйлану шулкадәр мөһим?

  • Белгәннәребез белән без нәрсә эшләргә тиеш?

Апа-кардәш тирән шәхси өйрәнү үткәрә; абый-кардәш электрон җайланмада Изге Язмалар өзекләрен төс белән билгеләп, язулар ясый; апа-кардәш ике ир кешегә Изге Язмаларында ясаган язулар белән бүлешә; абый-кардәш дога кыла

«Кануныңны шундый яратам мин! Аның турында көне буе уйланам» (Зб 119:97)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу