МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аллаһыга бирелгәнлекме я тән өчен күнегүләрме?
Тән өчен күнегүләр файда китерәме? Әйе, ләкин рухи эшләр күпкә күбрәк файда китерә (1Тм 4:8). Шуңа күрә мәсихчеләргә спортка карата акыллы караш саклау мөһим.
«СПОРТ ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
1. Спорт белән шөгыльләнеп, нинди файдалы күнекмәләргә өйрәнеп була?
2. Берәр спорт төренең яхшымы, начармы икәнен билгеләр өчен, нинди өч якка игътибар итәргә кирәк?
3. Нинди спорт төрендә катнашырга я ниндиен карарга икәнен сайлаганда, Зәбур 11:5 ничек булыша?
4. Спорт белән шөгыльләнгәндә, Филипиялеләргә 2:3 не һәм Гыйбрәтле сүзләр 16:18 не ничек кулланып була?
5. Филипиялеләргә 1:10 безгә спорт карауга я аның белән шөгыльләнүгә чиктән тыш күп вакыт багышламаска ничек булыша?