МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Саф тәртип һәм тирән хөрмәт йөрәкләрне яулап ала
Иман итүче хатыннар еш кына үз тәртипләре белән ирләренә хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итә. Ләкин моңа күп еллар китәргә мөмкин (1Пт 2:21—23; 3:1, 2). Гаделсез мөгамәлә кичерсәгез, «явызлыкны яхшылык белән җиңүегезне» дәвам итегез (Рм 12:21). Сезнең тәртибегез сүзләрегез эшли алмаганны эшли ала.
Үз иптәшегезнең хәленә керергә тырышыгыз (Фп 2:3, 4). Кызганучан булыгыз һәм үз вазифаларыгызны хөрмәт күрсәтеп үтәгез. Яхшы тыңлаучы булыгыз (Яг 1:19). Сабыр булыгыз һәм иптәшегезне яратуыгызда ышандырыгыз. Хәтта иптәшегез сезгә карата игелекле һәм хөрмәтле булмаса, Йәһвә тугрылыгыгызны кадерли икәнен онытмагыз (1Пт 2:19, 20).
«ЙӘҺВӘ ЙӨГЕБЕЗНЕ ЙӨРТҮДӘ ЯРДӘМ ИТӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Грейс Ли кияүгә чыккач, аның гаилә тормышы нинди булган?
Аны хакыйкатькә нәрсә җәлеп иткән?
Ли апа-кардәш суга чумдырылганнан соң туган авырлыкларын ничек кичереп чыккан?
Ли апа-кардәш, үз ире турында дога кылганда, нәрсә сораган?
Ли апа-кардәш үзенең саф тәртибе һәм тирән хөрмәте ярдәмендә нинди фатихалар урган?
Саф тәртип һәм тирән хөрмәт зур көчкә ия!