АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯРАТЫЛЫШ 40, 41
Йәһвә Йосыфны коткара
Йәһвә Йосыфны коткарганчы, ул якынча 13 ел буе кол һәм тоткын булган. Әмма Йосыф, төшенкелеккә бирелер урынына, моннан күп нәрсәгә өйрәнгән (Зб 105:17—19). Ул белгән: Йәһвә һәрвакыт аның белән. Йосыф үз шартларында иң яхшысын эшләгән. Ничек итеп?
Ул тырыш һәм ышанычлы булган, һәм Йәһвә аны фатихалаган (Яр 39:21, 22).
Ул башкаларга карата игелекле булган һәм үзенә газаплар китергән кешеләрдән үч алырга тырышмаган (Яр 40:5—7).
Йосыфның мисалы миңа үз проблемаларымны кичерергә ничек булыша?
Йәһвә мине Армагеддон вакытында авырлыклардан коткарганчы, мин үз шартларымда иң яхшысын ничек эшли алам?