22—28 июнь
ЧЫГЫШ 1—3
7 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Кем Буласым Килсә, Шул Булам» (10 мин)
[«Чыгыш китабына кереш сүз» дигән видеороликны күрсәт.]
Чг 3:13. Муса Йәһвә исеменең мәгънәсен һәм Йәһвәнең кем икәнлеген белергә теләгән (w13 15.3. 25, абз. 4)
Чг 3:14. Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, кем булырга кирәк, шул була (kr 43, рамка)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (10 мин)
Чг 2:10. Ни өчен фиргавен кызының Мусаны үз улы иткәненә ышанып була? (g04-U 8.4. 6, абз. 4)
Чг 3:1. Ятәр нинди рухани булган? (w04 1.6. 28, абз. 4)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез Йәһвә Аллаһыга, хезмәтебезгә я башка нәрсәгә кагылышлы нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
Изге Язмаларны уку (4 мин яисә әзрәк): Чг 2:11—25 (th 11 дәрес)
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Беренче сөйләшү (3 мин яисә әзрәк): сөйләшү планын куллан. Кешенең каршы килеп әйткән сүзләренә җавап бир (th 16 дәрес).
Кабат килеп китү (4 мин яисә әзрәк): сөйләшү планын куллан. Аннары йорт хуҗасының соравына җавап бирүче соңгы журналларның берсен тәкъдим ит (th 12 дәрес).
Нотык (5 мин яисә әзрәк). Тема: Мисыр хәзинәләренә караганда зуррак байлык (w14 15.4. 5, абз. 9—11) (th 13 дәрес)
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Йәһвәнең дусты бул. Йәһвәнең исеме» (6 мин). Фикер алышу. Видеороликны күрсәт. Мөмкинлек булса, кайбер балаларны алдан сайлап, аларга мондый сораулар бир: Йәһвәнең исеме нәрсәне аңлата? Йәһвә нәрсәне барлыкка китергән? Йәһвә сиңа ничек ярдәм итә ала?
«Аллаһы исеме Скандинавия илләрендә данлана» (9 мин). Фикер алышу. Видеороликны күрсәтеп, мондый сораулар бир: ни өчен Аллаһының исеме XVI гасырга кадәр билгеле булмаган диярлек? Скандинавиядә Йәһвә исеме ничек итеп кулланыла башлаган? Ни өчен сез «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кадерлисез?
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (30 мин): jy 120 бүлек
Йомгаклау сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
104 җыр һәм дога