МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Син вәгазьли һәм өйрәтә аласың!
Муса, Йәһвәдән йөкләмә алгач, аны үти алырмынмы дип шикләнгән (Чг 4:10, 13). Синең дә шундый хисләр кичергәнең булдымы? Бәлки, син Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнәсеңдер һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьли алырмынмы дип борчыласыңдыр? Я син яшь кешедер һәм мәктәптә шаһитлек бирү сиңа авыр биреләдер? Кемдер җәмәгать урыннарында я телефоннан вәгазьләргә курка. Йәһвәгә дога кыл һәм аның изге рухын сора (1Пт 4:11). Һичшиксез, ул сиңа биргән һәртөрле йөкләмәне үтәр өчен тиешле ярдәм күрсәтәчәк (Чг 4:11, 12).
«КЫЮ БУЛ! ВӘГАЗЬЧЕ БУЛАРАК» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Аояма апа-кардәш нинди авырлыкка очраган?
Ул кайдан көч һәм кыюлык тапкан? (Ир 20:7—9)
Куйган рухи максатына ирешеп, ул нинди файда күргән?
Йәһвә сиңа хезмәттәге нинди авырлыкларны җиңәргә булыша ала?