АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЧЫГЫШ 8, 9
Тәкәббер фиргавен, абайламыйча, Аллаһы ниятенең үтәлүендә катнашкан
Мисырдагы фиргавеннәр үзләрен илаһлар дип санаган. Менә ни өчен фиргавен шундый тәкәббер булган һәм Муса белән Һарунны, һәм хәтта үз каһиннәрен, тыңламаган.
Ә син башкаларның тәкъдимнәренә колак саласыңмы? Киңәш бирсәләр, син рәхмәтлеме? Я син үзеңне һәрвакыт хаклы итеп саныйсыңмы? Горурлык һәлакәткә китерә (Гс 16:18). Әйе, горурлыктан саклану бик мөһим!