10—16 август
ЧЫГЫШ 15, 16
149 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Йәһвәне мактап җырлагыз» (10 мин)
Чг 15:1, 2. Муса һәм Исраил ирләре Йәһвәне мактап җыр җырлаган (w95-U 15.10. 11, абз. 11)
Чг 15:11, 18. Йәһвә мактавыбызга лаек (w95-U 15.10. 11, 12, абз. 15, 16)
Чг 15:20, 21. Мириам һәм Исраил хатыннары Йәһвәне мактап җыр җырлаган (it-U «Музыка», «Особенности библейской музыки» дигән өстәмә исем, абз. 5; «Пророчица» абз. 2)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (10 мин)
Чг 16:13. Ни өчен, бәлки, Йәһвә, исраиллеләрне чүлдә ашатыр өчен, бытбылдыкларны сайлаган? (w11-U 1.9. 14)
Чг 16:32—34. Манна савыты кайда сакланган булган? (w06-U 15.1. 31)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез Йәһвәгә, хезмәтебезгә я башка нәрсәгә кагылышлы нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
Изге Язмаларны уку (4 мин яисә әзрәк): Чг 16:1—18 (th 10 дәрес)
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Беренче сөйләшү (видеоролик) (4 мин). Фикер алышу. Видеороликны күрсәт. Аннары мондый сораулар бир: Ләйсән ничек итеп сорауларны кулланды? Ул Изге Язмаларның шигырен ничек ачык итеп аңлатты?
Беренче сөйләшү (3 мин яисә әзрәк): сөйләшү планын куллан. Өйрәтү коралларыбыздан берәр басманы тәкъдим ит (th 3 дәрес).
Беренче сөйләшү (5 мин яисә әзрәк): сөйләшү планын куллан. «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликны карарга тәкъдим ит (аны күрсәтмичә) һәм фикер алыш (th 9 дәрес).
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Пионер буларак, Йәһвәне данла» (15 мин). Фикер алышу. «Монголиядән булган өч туган кыз» дигән видеороликны күрсәт. Хәзер я элек гомуми пионер булып хезмәт иткән кардәштән интервью ал. Мондый сораулар бир: сиңа пионер хезмәтендә нинди авырлыклар кичерергә туры килде? Син нинди фатихаларга ия булдың?
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (30 мин): jy 127 бүлек, «Кан кыры» дигән рамка
Йомгаклау сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
16 җыр һәм дога