МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне кадерләгез
Аллаһыга багышланган һәм суга чумдырылган Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кадерли. Без бу мәнәсәбәтләрне үстерүебезне һәм ныгытуыбызны дәвам итәбез. Йәһвә безне үз Улы аша җәлеп итте (Ях 6:44). Ул догаларыбызны тыңлый (Зб 34:15).
Бу кадерле мөнәсәбәтләребезне без ничек яклый алабыз? Безгә исраиллеләр йөргән гөнаһ юлыннан качарга кирәк. Алар, Йәһвә белән килешү төзегәннән соң күп тә үтмәстән, алтын бозау ясаган һәм потка табынуга баткан (Чг 32:7, 8; 1Кр 10:7, 11, 14). Үз-үзебездән сорыйк: «Вәсвәсәгә очраганда, мин үземне ничек тотам? Эшләремнән Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне кадерләгәнем күренәме?» Йәһвәгә карата тирән ярату безгә ул нәфрәт иткән эшләрдән качарга ярдәм итәр (Зб 97:10).
«ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ (КЛ 3:5)» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Комсызлык нәрсә ул?
Ни өчен без комсызлыктан һәм потка табынудан качарга тиешбез?
Зина кылу потка табыну белән ничек бәйле?
Ни өчен аеруча теократик вазифалары булган кардәшләр тормыш иптәшләренең ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш?