Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 гыйнвар 3-16 б.
  • 8—14 гыйнвар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 8—14 гыйнвар
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 гыйнвар 3-16 б.

8—14 ГЫЙНВАР

ӘЮП 34, 35

30 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Тормыш гаделсез булып тоелганда

(10 мин)

Истә тотыгыз, Йәһвә гаделсезлек эшли алмый (Әп 34:10; wp19.1 8, абз. 2)

Явызлык кылучылар гаделсез эшләре өчен җәза алмаслар кебек тоелырга мөмкин; әмма алар Йәһвәдән яшеренә алмаячак (Әп 34:21—26; w17.04 10, абз. 5)

Гаделсезлектән зыян күргән кешеләрне Йәһвә турындагы хакыйкатькә өйрәтү — иң яхшы ярдәм (Әп 35:9, 10; Мт 28:19, 20; w21.05 7, абз. 19, 20)

Ирле-хатынлы бер ир кешегә һәм аның кечкенә малаена вәгазьли. Ул ир-ат затлы, күп катлы йортлар янында баракта яши.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Әп 35:7. Илуй Әюпкә: «Әллә [Аллаһы] синнән берәр игелек күрәме?» — дип әйтеп, нинди фикерне күздә тоткан? (w17.04 29, абз. 3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Әп 35:1—16 (th 10 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 10 дәрес, 3 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кечкенә баласы булган кешегә jw.org сайтында ата-аналар өчен файдалы темаларны ничек табарга икәнен күрсәт (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 13 дәрес, 5 пункт (lmd 11 дәрес, 3 пункт)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

58 җыр

7. Син очраклы вәгазьләргә әзерме?

(15 мин) Фикер алышу.

Автобуста апа-кардәш, смартфонын кулланып, хатын-кызга вәгазьли.

Паул Тимутине болай дип өндәгән: «Сүзне вәгазьлә, моны... ашкынып, кичектермичә башкар» (2Тм 4:2). «Ашкынып, кичектермичә башкар» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле кайвакыт үз урынында һәрчак эш итәргә әзер булган гаскәригә я сакчыга карата кулланылган. Бу сүзтезмә безнең, кешеләр белән сөйләшкәндә, яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәрчак әзер булырга теләгәнебезне сурәтли.

Йәһвәне ярату һәм аның безнең хакка башкарган бар эшләре өчен рәхмәтле булу безне аның матур сыйфатлары турында кешеләргә сөйләргә дәртләндерә.

Зәбур 71:8 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

Сез кешеләргә Йәһвә турында нәрсә сөйләргә теләр идегез?

Кешеләрне ярату да безне очраклы вәгазьләргә дәртләндерә.

«Йөзләгән кеше берьюлы хакыйкатьне таба» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Йөзләгән кеше очраклы вәгазьләү аша ничек хакыйкатьне тапкан?

  • Элекке чиркәү әгъзалары хакыйкатьне өйрәнүдән нинди файда алган?

  • Ни өчен кешеләрне ярату безне очраклы вәгазьләргә дәртләндерә?

  • Синеңчә, ни өчен очраклы вәгазьләү кешеләрне Йәһвә белән таныштырыр өчен уңышлы ысул?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 4 бүлек, 33 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 138 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу