Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 гыйнвар 12-13 б.
  • 19—25 февраль

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 19—25 февраль
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 гыйнвар 12-13 б.

19—25 ФЕВРАЛЬ

ЗӘБУР 8—10

2 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «И Йәһвә, мин сине... мактармын»

(10 мин)

Йәһвә безне бик кадерли (Зб 8:3—6; w21.08 3, абз. 6)

Без, Йәһвәнең гаҗәеп эшләре турында кешеләргә сөйләп, аны шатлык белән мактыйбыз (Зб 9:1; w20.05 23, абз. 10)

Без шулай ук, Патшалык җырларын күңел биреп җырлаганда да, Йәһвәне мактыйбыз (Зб 9:2; w22.04 7, абз. 13)

Коллаж: Йәһвәне мактау юллары. 1. Олы яшьтәге апа-кардәш үзен караган хатын-кызга вәгазьли. 2. Кардәшләр җыелыш очрашуында җырлый. 3. Малай җыелыш очрашуында комментарий бирер өчен кулын күтәрә. 4. Яшь абый-кардәш Патшалык Залын җыештырырга булыша. 5. Яшь апа-кардәш сыйныфташына вәгазьли.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин Йәһвәне тагын ничек мактый алам?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 8:3, иск. Аллаһының бармаклары дигәндә, мәдхия җырлаучының нәрсә әйтәсе килгән? (it-2-U 279, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 10:1—18 (th 11 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше Аллаһыга ышанмаганын әйтә (lmd 5 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән сөйләшүдә кеше Аллаһыга ышанмаганын, ләкин Барлыкка Китерүче бар икәненә дәлилләрне карап чыгарга каршы түгел икәнен әйткән иде (th 7 дәрес).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Өйрәнүчегезне Йәһвәне мактарга өйрәтегез» (w21.06 6, 7, абз. 15—18) (th 10 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

10 җыр

7. Табигый итеп очраклы вәгазьләү

(10 мин). Фикер алышу.

Без Йәһвәне күп юллар белән мактый алабыз. Аларның берсе — көндәлек эшләр башкарганда очраган кешеләргә вәгазьләү (Зб 35:28). Башта, очраклы вәгазьләргә дигән уй да безне куркытадыр. Әмма табигый итеп әңгәмә башларга һәм аны дәвам итәргә өйрәнгәч, очраклы вәгазьләү безгә ошап китәчәк һәм уңышлар китерәчәк.

«„Тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне“ уртаклашырга әзер булыгыз. Кызыксыну күрсәтегез» дигән видеодан күренеш. Апа-кардәш кафеда янәшәдә утырган хатын-кыз белән сөйләшә башлый.

«„Тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне“ уртаклашырга әзер булыгыз. Кызыксыну күрсәтегез» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Очраклы вәгазьләүгә килгәндә, бу видео сезне нәрсәгә өйрәтте?

Әңгәмә башлар өчен берничә киңәш:

  • Һәрчак, өйдән чыгып киткәндә, әңгәмә башлар өчен мөмкинлекләр эзләгез. Моның турында Йәһвәгә дога кылыгыз һәм яхшы хәбәрне тыңларга теләгән кешеләр очрасын дип сорагыз

  • Үзегезне дусларча тотыгыз һәм очраган кешеләргә эчкерсез кызыксыну күрсәтегез. Кешегә Изге Язмалардагы нинди хакыйкать ошар икәнен аңларга тырышыгыз

  • Кеше каршы булмаса, контакт мәгълүматлары белән алмашыныгыз

  • Сөйләшү сез шаһитлек биргәнче тәмамланса, күңелсезләнмәгез

  • Сөйләшү тәмамланганнан соң да, кеше турында уйлагыз. Аңа jw.org сайтыннан Изге Язмалардагы берәр шигырьгә я мәкаләгә сылтама җибәреп, кызыксыну күрсәтүегезне дәвам итегез

Киңәш. Берәрсе: «Ялларың ничек үтте?» — дип сораса, җыелыш очрашуында ошаган берәр фикерне я вәгазь эшегез турында сөйләгез.

8. Җыелыш ихтыяҗлары

(5 мин)

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 6 бүлек, абз. 1—8 һәм икенче кисәккә кереш сүз

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 65 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу