Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 март 2-3 б.
  • 4—10 март

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 4—10 март
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 март 2-3 б.

4—10 МАРТ

ЗӘБУР 16, 17

111 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Йәһвә, минем игелек чишмәсе»

(10 мин)

Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр белән дуслашу безгә шатлык китерә (Зб 16:2, 3; w18.12 26, абз. 11)

Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булу күңелгә канәгатьлек бирә (Зб 16:5, 6; w14 15.2. 29, абз. 4)

Йәһвәнең рухи яклавы безгә үзебезне тыныч-имин итеп хис итәргә булыша (Зб 16:8, 9; w08 15.2. 3, абз. 2, 3)

Ике апа-кардәш Патшалык Залында бер-берсен кочаклый. Башкалар шатланып алар тирәсенә җыела.

Без дә, Давыт кебек, тулы мәгънәле тормыш белән яшибез, чөнки Йәһвәгә гыйбадәт кылу тормышыбызда иң мөһим урын ала.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Хакыйкатькә килгәч, минем тормышым кайсы яктан яхшырды?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 17:8. «Күзең карасыдай» дигән төшенчәнең мәгънәсе нинди? (it-1-U 851, абз. 2, 3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 17:1—15 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(1 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кичәгә чакыруны тәкъдим ит (th 11 дәрес).

5. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кичәгә чакыруны тәкъдим ит. Кеше кызыксынса, «Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз» дигән видеоны карарга тәкъдим ит һәм фикер алыш (th 9 дәрес).

6. Беренче сөйләшү

(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кичәгә чакыруны тәкъдим ит (th 2 дәрес).

7. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 14 дәрес, кереш абзац һәм 1—3 пункт (th 6 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

20 җыр

8. Без Кичәгә ничек әзерләнә алабыз?

(15 мин) Фикер алышу.

Патшалык Залында чүпрәсез икмәк һәм кызыл шәраб куелган өстәл тора.

Гайсә әмерен үтәп, без 24 март, якшәмбе көнне Гайсәнең үлемен искә алыр өчен җыелачакбыз. Бу вакыйга тарихта күрсәтелгән ике иң бөек мәхәббәтнең дәлиле булып тора (Лк 22:19; Ях 3:16; 15:13). Шушы махсус очрашуга без ничек әзерләнә алабыз?

  • Кешеләрне махсус нотыкка һәм Кичәгә чакырыр өчен бу кампаниядә ашкынып катнашыгыз. Бу нотык кешеләрдә Кичәгә килергә теләк уятыр өчен билгеләнгән. Үзегез чакырырга теләгән кешеләрнең исемнәрен язып куегыз һәм аларны чакырыгыз. Аларның берәрсе башка җыелыш территориясендә яшәсә, jw.org сайтыннан андагы очрашуларның кайчан һәм кайда үтәчәген белергә тырышыгыз

  • Март һәм апрель айларында хезмәтегезне киңәйтегез. Сез, 15 я 30 сәгать вәгазьләп, ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласызмы?

  • 18 марттан алып Гайсәнең җирдә яшәгән соңгы атнасында булган мөһим вакыйгалар турында укый башлагыз. Сез 6 һәм 7 битләрдәге «2024 елгы Кичә уңаеннан Изге Язмаларны уку графигы»ннан күпме материал укырга икәнен үзегез билгели аласыз

  • Кичә үткәреләчәк көнне jw.org сайтыннан махсус иртәнге гыйбадәт кылу программасын карагыз

  • Кичәгә килгән яңа кешеләрне һәм актив булмаганнарны җылы каршылагыз. Программадан соң берәрсе сораулар бирсә, аларга җавап бирегез. Кичәгә килүчеләргә кызыксынуларын үстерергә ярдәм итәр өчен чаралар күрегез

  • Кичәгә кадәр һәм аннан соң йолым турында уйланыгыз

«Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алыгыз» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Бу видеоны Кичәгә чакыру кампаниясе вакытында ничек кулланып була?

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 6 бүлек, абз. 18—24, 48 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 73 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу