Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 март 14-15 б.
  • 29 апрель — 5 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 29 апрель — 5 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 март 14-15 б.

29 АПРЕЛЬ — 5 МАЙ

ЗӘБУР 34, 35

10 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Йәһвәне һәрвакыт мактагыз»

(10 мин)

Давыт сынаулар кичергәндә дә Йәһвәне мактаган (Зб 34:1; w07 1.3. 24, абз. 11)

Давыт, үзе белән түгел, Йәһвә белән мактанган (Зб 34:2—4; w07 1.3. 25, абз. 13)

Давытның мактау сүзләре аның кешеләрен ныгыткан (Зб 34:5; w07 1.3. 26, абз. 15)

Давыт үз кешеләре белән мәгарәдә сөйләшә.

Давыт, Әбумәликтән котылгач, чүлгә киткән. Анда аның янына күңелләрендә Шаулга ачу-үпкә булган 400 кеше җыелган (1Иш 22:1, 2). Давыт, 34 нче мәдхияне язганда, шундый кешеләрне күздә тоткандыр (Зб 34, башлангыч сүзе).

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин, киләсе җыелыш очрашуында берәрсе белән сөйләшкәндә, Йәһвәне ничек мактый алам?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 35:19. Давытның үзен нәфрәт итүчеләр «күз кысышмасын иде» дигән үтенече нәрсәне аңлата? (w06 1.6. 10, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 34:1—22 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Син шаһитлек биреп өлгергәнче, әңгәмә тәмамлана (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 2 дәрес, 4 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Сөйләшү. Тема: «Йәһвә Шаһитләре Аллаһы нинди бәйрәмнәрне хуп күрә, ә ниндиләрен хуп күрми икәнен ничек билгели?» (ijwfq 59) (th 17 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

59 җыр

7. Очрашуларда Йәһвәне мактар өчен өч ысул

(15 мин). Фикер алышу.

Коллаж: Апа-кардәш Йәһвәне җыелышта мактый. 1. Ул очрашу башланыр алдыннан башка ике апа-кардәш белән сөйләшә. 2. Ул комментарий бирә. 3. Ул җыелыш белән күңелен биреп җырлый.

Җыелыш очрашулары Йәһвәне мактар өчен яхшы мөмкинлекләр бирә. Менә аларның өчесе.

Сөйләшүләр. Башкалар белән Йәһвәнең яхшылыгы турында сөйләшегез (Зб 145:1, 7). Бәлки, үзегезгә булышкан берәр файдалы фикер турында укыгансыз я ишеткәнсездер. Вәгазьләгәндә, яхшы очрак булгандыр. Берәрсе сезне сүзләре я эшләре белән ныгыткандыр. Ә бәлки, берәр иҗади эш сезне хәйран калдыргандыр. Болар барысы — Йәһвәнең бүләкләре (Яг 1:17). Шуңа күрә, башкалар белән сөйләшергә вакытыгыз булсын өчен, очрашуга бераз иртәрәк килегез.

Комментарийлар. Һәр очрашуда ким дигәндә бер комментарий бирергә тырышыгыз (Зб 26:12). Сез сорауга туры җавап бирә аласыз, өстәмә фикер турында әйтә аласыз, я китерелгән шигырь, рәсем каралган фикер белән ничек бәйле икәнен я материалны тормышта ничек кулланып була икәнен аңлата аласыз. Башкалар да безнең кебек үк комментарий бирергә теләр, шуңа күрә берничә комментарий әзерләгез. Комментарийларыбыз 30 секунд я кыскарак булса, күпләр «Аллаһыга мактау корбаны китерә» алыр (Ев 13:15).

Җырлар. Патшалык җырларын чын күңелдән җырлагыз (Зб 147:1). Бәлки, сез һәр очрашуда, аеруча зур җыелышта, комментарий бирә алмассыз да, ләкин башкалар белән бергә җырлар җырлый аласыз. Үзегезне яхшы җырчы дип санамасагыз да, моны чын күңелдән эшләсәгез, бу Йәһвәне сөендерәчәк (2Кр 8:12). Җырларны өйдә җырлап, әзерләнеп була.

«Безнең тарихыбыз: үсеш юлы. Җырлар — Аллаһының бүләге (1 нче өлеш)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Безнең оешмабызның хәзерге заман тарихының башында Йәһвәне җырлар җырлап мактау мөһим булган икәне нәрсәдән күренә?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 9 бүлек, абз. 1—7, өченче кисәккә кереш сүз һәм 70 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 2024 елгы региональ конгресс өчен яңа җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу