6—12 МАЙ
ЗӘБУР 36, 37
87 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. «Яман кешеләр аркасында күңелсезләнмә»
(10 мин)
Явыз кешеләр безгә авырту һәм газаплар китерә (Зб 36:1—4; w17.04 10, абз. 4)
«Яман кешеләргә» ачу саклау да безгә зыян китерә (Зб 37:1, 7, 8; w22.06 10, абз. 10)
Йәһвәнең вәгъдәләренә ышану безгә тынычлык бирә (Зб 37:10, 11; w04 1.3. 26, абз. 20)
ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин явызлык һәм көч куллану турындагы яңалыкларга артык игътибар бирмимме?»
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Зб 36:6. Мәдхия җырлаучы, Йәһвәнең тәкъвалыгы «мәһабәт таулар күк» [сүзгә-сүз «Аллаһы таулары күк», иск.] дип әйткәндә, нәрсә күздә тоткандыр? (it-1-U 505, абз. 4)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 37:1—26 (th 10 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 1 дәрес, 5 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткәндә Изге Язмаларны өйрәнүдән баш тарткан кешегә өйрәнү тәкъдим ит (lmd 9 дәрес, 4 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Зәбур 37:4 нең мәгънәсе нинди?» (ijwbv 45) (th 13 дәрес)
33 җыр
7. Сез бәла-казаларга әзерме?
(15 мин) Фикер алышу.
Бөтен дөнья буйлап кардәшләр табигать афәтләре һәм кеше тудырган афәтләр аркасында кайгы-хәсрәт һәм югалтулар кичерә (Зб 9:9, 10). Кызганыч, ләкин бәла-казалар теләсә кайсы вакытта ябырылырга мөмкин. Шуңа күрә безгә барыбызга да, андый сынауларны кичереп чыгар өчен, әзерләнергә кирәк.
Иң кирәкле әйберләрне әзерләүдән тышa, безгә бәла-казаны кичереп чыгарга нәрсә булыша ала?
Акылыгызны әзерләгез. Афәтләрнең була икәнен таныгыз. Афәт була калса, нәрсә эшләргә икәнен карап чыгыгыз. Материаль әйберләрегезгә чиктән тыш ябышырга тырышмагыз. Бу сезгә тәвәккәллек белән зирәк адымнар ясарга — тормыш белән иминлегегезне милкегездән өстен күрергә ярдәм итәчәк (Яр 19:16; Зб 36:9). Бу шулай ук афәт үткәннән соң аек карашка ия булырга, күпне көтмәскә булышачак. Һәм сез материаль югалтулар аркасындагы стрессны җиңелрәк кичерә алырсыз (Зб 37:19).
Рухи яктан әзерләнегез. Йәһвәнең үзегез турында кайгыртырга сәләте һәм теләге бар икәненә ышанычыгызны ныгытыгыз (Зб 37:18). Һәрвакыт шуны исегезгә төшереп торыгыз: Йәһвә үз хезмәтчеләрен җитәкләп барачак һәм аларга булышып торачак. Ул моны, без тормышыбызны гына «табыш итеп» саклап кала алсак та, эшләячәк (Ир 45:5; Зб 37:23, 24).
Йәһвәнең вәгъдәләрен исебездә тотсак, «кайгы-хәсрәт вакытында» ул безнең ныгытмабыз булачак (Зб 37:39).
«Сез афәтләргә әзерме?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Афәтләр вакытында Йәһвә безгә ничек булыша ала?
Әзерләнер өчен нинди гамәли чаралар күреп була?
Афәтләрдән зыян күргән кешеләргә без ничек булыша алабыз?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 9 бүлек, абз. 8—16