Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 июль 4-5 б.
  • 15—21 июль

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 15—21 июль
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 июль 4-5 б.

15—21 ИЮЛЬ

ЗӘБУР 63—65

108 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Синең тугры мәхәббәтең яшәүдән дә яхшырак»

(10 мин)

Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр яшәүнең үзеннән дә кадерлерәк (Зб 63:3; w02 1.2. 20, 21, абз. 17, 18)

Йәһвә безгә тугры мәхәббәтен мул итеп күрсәтә. Моның турында уйлану аңа карата рәхмәт хисебезне арттыра (Зб 63:6; w19.12 28, абз. 4; w15 15.10. 24, абз. 7)

Аллаһының тугры мәхәббәте өчен рәхмәтле булу безне шатлык белән аны мактарга этәрә (Зб 63:4, 5; w09 15.7. 16, абз. 6)

Коллаж: Апа-кардәш Изге Язмаларны укый. 1. Ул икенче апа-кардәш белән шатланып вәгазьли. 2. Ул очрашуда комментарий бирә.

ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ ӨЧЕН КИҢӘШ. Йәһвә үзегезгә тугры мәхәббәтен ничек итеп күрсәтә икәнен карап чыгыгыз.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 64:3. Бу шигырьдән күренгәнчә, ни өчен сөйләшүне уңай караш белән алып барырга кирәк? (w15 15.12. 20, абз. 10)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 63:1—64:10 (th 12 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(2 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше синең телеңдә сөйләшми (lmd 3 дәрес, 4 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Син шаһитлек биреп өлгергәнче, әңгәмә тәмамлана (lmd 2 дәрес, 4 пункт).

6. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешенең нинди тема белән кызыксынуын ачыкла, һәм аның белән яңадан очрашырга сөйләш (lmd 1 дәрес, 5 пункт).

7. Карашларыңны аңлатып бирү

(4 мин) Сөйләшү. Тема: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре, кеше: „Юк, кирәкми“,— дип бер әйткән булса да, аның белән кабат очраша?» (ijwfq 51) (lmd 4 дәрес, 3 пункт)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

154 җыр

8. Аллаһыны яратканыбызны ничек күрсәтергә?

(15 мин) Фикер алышу.

Йәһвә «тугры мәхәббәткә бай» (Зб 86:15). «Тугры мәхәббәт» сүзтезмәсе бурыч, намуслылык, тугрылык һәм бирелгәнлекне үз эченә алган мәхәббәтне аңлата. Йәһвә гомүмән алганда кешелеккә яратуын күрсәтсә дә, тугры мәхәббәтен ул үзенең хезмәтчеләренә, үзе белән махсус мөнәсәбәтләргә ия кешеләргә, генә күрсәтә (Зб 33:18; 63:3; Ях 3:16; Рс 14:17). Йәһвәнең тугры мәхәббәте өчен без бик рәхмәтле. Һәм моны без Аллаһыны яратып, ягъни аның әмерләренә, шул исәптән «шәкертләр... әзерләү» әмеренә, буйсынып, күрсәтә алабыз (Мт 28:19; 1Ях 5:3).

«Хезмәтеңне ярату белән башкар» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

    «Хезмәтеңне ярату белән башкар» дигән видеодан бер күренеш. Әти кеше, эштән кайткач, диванга утырып, йоклап китә.
  • Арыганда, ярату безне вәгазьләргә ничек этәрәчәк?

  • «Хезмәтеңне ярату белән башкар» дигән видеодан бер күренеш. Бер ачулы хуҗа улы белән вәгазьләгән әти кешегә тупас сүзләр әйтә.
  • Каршылыкка очраганда, ярату безне вәгазьләргә ничек этәрәчәк?

  • «Хезмәтеңне ярату белән башкар» дигән видеодан бер күренеш. Әни кеше кызы белән супермаркеттагы эшче белән сөйләшә.
  • Көндәлек эшләребезне башкарганда, ярату безне вәгазьләргә ничек этәрәчәк?

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 12 бүлек, абз. 14—20

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 79 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу