Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 сентябрь 5-16 б.
  • 16—22 сентябрь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 16—22 сентябрь
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 сентябрь 5-16 б.

16—22 СЕНТЯБРЬ

ЗӘБУР 85—87

41 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Давыт патша ялварып дога кыла.

1. Дога безгә нык калырга булыша

(10 мин)

Йәһвәдән үзегезгә шатлык бирүен сорагыз (Зб 86:4)

Йәһвәдән үзенә тугры булып калыр өчен ярдәм сорагыз (Зб 86:11, 12; w12 15.5. 25, абз. 10)

Йәһвәнең догаларыгызга җавап бирәчәгенә ышанычыгыз нык булсын (Зб 86:6, 7; w23.05 13, абз. 17, 18)


ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Сынауларга очраганда, мин озаграк һәм ешрак дога кыламмы?» (Зб 86:3)

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 86:11. Давытның догасы йөрәк турында нәрсә ачыклый? (it-2-U 783, абз. 5)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 86:1—87:7 (th 12 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 3 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткәндә дөньядагы хәл турында борчылу белдергән кешегә өйрәнү тәкъдим ит (lmd 7 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 15 дәрес, 5 пункт. Өйрәнүчең белән киләсе атнада, үзең булмаган чакта, өйрәнү ничек үткәреләчәк икәне турында фикер алыш (lmd 10 дәрес, 4 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

83 җыр

7. «Бирешмә»

(5 мин) Фикер алышу.

ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен кайвакыт бездә хезмәттә бирешергә теләк туарга мөмкин?

  • Ни өчен безгә бирешмәскә кирәк?

8. Өйрәнүләр тәкъдим итүегезне дәвам итегез!

(10 мин). Фикер алышу.

Апа-кардәш такси тукталышында бер хатын-кызга вәгазьли.
«Изге Язмаларны түләүсез өйрәнү курсы» дип язылган күчмә стенд янында ирле-хатынлы басып тора. Яннарыннан үтеп барган хатын-кыз стендка карый.
Өйдән өйгә вәгазьләгән ирле-хатынлы бер ир-атка «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын тәкъдим итә.

Сез бу айдагы махсус кампания барышында «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасы буенча өйрәнү башладыгызмы? Башлагансыз икән, бу, һичшиксез, сезне сөендергәндер һәм башкаларны да рухландыргандыр. Ә өйрәнүегез юк икән, сезгә тырышлыкларыгыз заяга киткән кебек тоеладыр. Алайса, нәрсә эшләп була соң?

«„Һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотып“, сабырлык күрсәтәбез. Вәгазьләгәндә» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Хезмәтебез заяга киткән кебек тоелса, 2 Көринтлеләргә 6:4, 6 безгә ничек булыша ала?

  • Өйрәнү башлар өчен куйган тырышлыкларыгыз уңышсыз булып күренсә, хезмәттә нинди үзгәрешләр ясап була?

Шуны онытмыйк: шатлыгыбыз күпме өйрәнү башлаганыбызга я үткәргәнебезгә бәйле түгел. Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны хуплый, бу безгә шатлык китерә (Лк 10:17—20). Шуңа күрә, «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегезнең... юкка гына түгел икәнен белеп», бу кампаниядә чын күңелдән катнашуыгызны дәвам итегез! (1Кр 15:58)

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 15 бүлек, абз. 13, 14, 121 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 39 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу