Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 сентябрь 10-11 б.
  • 7—13 октябрь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 7—13 октябрь
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 сентябрь 10-11 б.

7—13 ОКТЯБРЬ

ЗӘБУР 92—95

84 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы!

(10 мин)

Йәһвә безнең гыйбадәт кылуыбызга лаек (Зб 92:1, 4; w18.04 26, абз. 5)

Ул үз халкына тирән аңлау сәләте бирә (Зб 92:5; w18.11 20, абз. 8)

Ул үзенә хәтта картлык көннәрендә дә хезмәт иткән кешеләрне кадерли (Зб 92:12—15; w20.01 19, абз. 18)

Коллаж: 1. Бер яшь хатын дога кыла. 2. Ул суга чумдырылу үтә.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Үземне Йәһвәгә багышларга һәм суга чумдырылу үтәргә миңа нәрсә комачаулый?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 92:5. Ни өчен бу сүзләр Йәһвәнең зирәклеген яхшы сурәтли? (cl-U 176, абз. 18)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 94:1—23 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Сөйләшкәндә, кешегә Изге Язмаларны өйрәтүче буларак башкарган хезмәтең турында сөйләр өчен мөмкинлек булдыр (lmd 5 дәрес, 3 пункт).

5. Кабат килеп китү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткәндә Изге Язмаларны өйрәнүдән баш тарткан кешегә өйрәнү тәкъдим ит (lmd 8 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) Рухи яктан үсмәгән өйрәнүче белән фикер алышу (lmd 12 дәрес, 5 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

5 җыр

7. Борчулар яшьләрне биләп алганда, нәрсә эшләргә?

(15 мин) Фикер алышу.

Бер яшүсмер кыз өметсезлеккә бирелеп идәндә утыра.

Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр борчылулардан азат түгел. Давыт үз тормышының төрле чакларында борчулар кичергән булган, һәм бүген дә күп кардәшләребезне борчулар биләп ала (Зб 13:2; 139:23). Кызганычка каршы, яшьләр дә борчылуга бирелә. Кайвакыт борчылулар аркасында гадәти эшләрне эшләү, мәсәлән мәктәпкә бару я җыелыш очрашуларына йөрү, авыр булып китәргә мөмкин. Борчылулар хәтта паник һөҗүмнәр яки үз-үзеңә кул салу уйлары тудыра ала.

Яшь абый һәм апа-кардәшләр, сезне нинди дә булса борчылулар биләп алса, әти-әниегезгә я берәр җитлеккән кардәшкә мөрәҗәгать итегез. Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылыгыз (Фп 4:6). Ул сезгә ярдәм итәчәк (Зб 94:17—19; Иш 41:10). Стинг мисалын карап чыгыйк.

«Йәһвә минем хакта кайгырта» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

• Изге Язмалардагы нинди өзек Стингка булышкан һәм ни өчен?

• Йәһвә аның хакта ничек кайгырткан?

Шул ук яшүсмер кыз әти-әнисенә үз хисләрен сөйли. Әти-әнисе аны игътибар белән тыңлый.

Ата-аналар, сез үз балаларыгызга борчуларны җиңеп чыгарга булыша аласыз. Ничек итеп? Аларны сабырлык белән тыңлагыз, аларга үзләрен яратканыгызны әйтегез һәм Йәһвәнең яратуына ышаныч үстерергә ярдәм итегез (Тит 2:4; Яг 1:19). Йәһвәдән, балаларыгызга булышыр өчен, кирәкле юаныч һәм көч бирсен дип сорагыз.

Җыелышта берәрсе каты борчылулардан интегәдер. Без моның турында белмәскә һәм аның үзен ничек хис иткәнен аңлап бетермәскә мөмкин. Шулай да без, җыелыштагы һәр кардәш үзен яратканнарын һәм кадерләгәннәрен хис итсен өчен, үз өлешебезне кертә алабыз (Гс 12:25; Ев 10:24).

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 16 бүлек, абз. 6—9, 132 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 81 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу