Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 сентябрь 14-15 б.
  • 28 октябрь — 3 ноябрь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 28 октябрь — 3 ноябрь
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 сентябрь 14-15 б.

28 ОКТЯБРЬ — 3 НОЯБРЬ

ЗӘБУР 103, 104

30 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Ул «безнең туфрак икәнебезне онытмый»

(10 мин)

Йәһвә кызганучан, бу аны акыллы эш итәргә дәртләндерә (Зб 103:8; w23.07 21, абз. 5)

Без хаталар кылганда, ул безгә кул селтәми (Зб 103:9, 10; w23.09 6, 7, абз. 16—18)

Ул бездән булдыра алмаганыбызны көтми (Зб 103:14; w23.05 26, абз. 2)

Хатын үз иренә хисләрен сөйли, ә ире аны игътибар белән тыңлый.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Тормыш иптәшемә мөнәсәбәтем, Йәһвә кебек, юл куючан булуымны күрсәтәме?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 104:24. Бу өзектән Йәһвәнең иҗатчан булуы турында нәрсә белеп була? (cl-U 55, абз. 18)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 104:1—24 (th 11 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан кеше белән «Изге Язмаларны өйрәнә башлагыз» дигән видео турында фикер алыш (th 9 дәрес).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Ир „үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш“» (lmd кушымта А, 6 пункт) (th 1 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

44 җыр

7. Сез үз чикләрегезне беләсезме?

(15 мин) Фикер алышу.

Без үзебездә булганның иң яхшысын Йәһвәгә биргәндә, бу аны сөендерә һәм безгә дә шатлык китерә (Зб 73:28). Әмма үз чикләребезне исәпкә алмыйча кулыбыздан килгәннең иң яхшысын эшләргә тырышсак, бу безне борчуга салырга һәм өмет өзелүгә китерергә мөмкин.

«Үз-үзебезгә акыллы караш белән карап, күпне эшләп була» дигән видеодагы яшь апа-кардәш.

«Үз-үзебезгә акыллы караш белән карап, күпне эшләп була» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Йәһвә бездән нәрсә көтә? (Мик 6:8)

  • «Үз-үзебезгә акыллы караш белән карап, күпне эшләп була» дигән видеодан бер күренеш. Яшь апа-кардәш дусты белән кафеда өйрәнүчене дәртләндереп утыра.
  • Үз максатына ирешүгә килгәндә, яшь апа-кардәшкә азрак борчылырга нәрсә булышкан?

ҮЗ ЧИКЛӘРЕБЕЗНЕ НИЧЕК БИЛГЕЛӘП БУЛА?

  • Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз (Гл 6:4). Башкаларның эшләгәннәре сезнең нәрсә эшли алганыгызны я сезгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен билгеләмәсен. Сез, бәлки, шул ук яшьтәге я охшаш гаилә шартларында яшәгән кешедән күбрәкне я азракны эшли аласыздыр

  • Курку сезне яңа нәрсәләрне эшләп караудан туктатмасын (Рм 12:1; 1Кр 7:31). Сез кайбер хезмәт төре үзегезгә бер дә ошамас дип уйлыйсыздыр, я ул үзегезгә булдыра алмаслык булып тоеладыр. Андый хезмәттә катнашып караудан курыкмагыз (Мл 3:10)

  • Кечкенә максатлар куеп, үз чикләрегезне тикшерегез. Мәсәлән, сезнең гомуми пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлегегез бармы? Берничә ай буе сезгә, бәлки, күбрәк хезмәттә катнашып караргадыр я ярдәмче пионер булып хезмәт итәргәдер. Яисә бер елга гомуми пионер хезмәтен алыргадыр. Гомуми пионер булып хезмәт итә алмассыз я моны бер елдан артык эшли алмассыз дигән нәтиҗәгә килсәгез дә, сез шул кечкенә максатларга ирешә алганыгызга шатланырсыз (Вг 6:9)

  • Үзгәрешләргә яраклашырга әзер булыгыз. Безнең шартларыбыз үзгәрә, димәк чикләребез дә үзгәрә. Шуңа күрә регуляр рәвештә максатларыгызны яңадан карап чыгыгыз

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 17 бүлек, абз. 8—12, 137 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 55 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу