Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 ноябрь 4-5 б.
  • 18—24 ноябрь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 18—24 ноябрь
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 ноябрь 4-5 б.

18—24 НОЯБРЬ

ЗӘБУР 107, 108

7 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле»

(10 мин)

Йәһвә, Исраилне Бабылдан коткарган кебек, безне дә Шайтан дөньясыннан коткарды (Зб 107:1, 2; Кл 1:13, 14)

Йәһвәгә рәхмәтле булу безне җыелышта аны мактарга дәртләндерә (Зб 107:31, 32; w07 1.5. 8, абз. 2)

Без, Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерсәк, йөрәгебездә рәхмәт хисе үстерә алабыз (Зб 107:43; w15 15.1. 9, абз. 4)

Коллаж: Йәһвәнең мактау ысуллары. 1. Кардәшләр җыелыш очрашуында җырлый. 2. Абый-кардәш очрашуда комментарий бирә. 3. Ике апа-кардәш өйдән өйгә йөреп вәгазьли.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 108:9. Ни өчен Моаб Аллаһының «юынгычы», ягъни «юыну казаны», белән чагыштырыла? (it-2-U 68, абз. 5)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 107:1—28 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә Изге Язмаларны өйрәнү программасы турында әйт һәм бу курсның визит карточкасын бир (lmd 9 дәрес, 3 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Тискәре караштан ничек арынырга?» (ijwyp 90) (th 14 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

46 җыр

7. Без Йәһвәгә рәхмәтләр белдерер өчен җырлыйбыз

(15 мин). Фикер алышу.

Йәһвә Кызыл диңгез янында котлары очкан исраиллеләрне Мисырның куәтле гаскәреннән коткаргач, аның рәхмәтле халкы, Йәһвәне мактап, җыр җырлаган (Чг 15:1—19). Бу яңа җырны ир-атлар җырлый башлаган (Чг 15:21). Шулай ук Гайсә һәм беренче мәсихчеләр дә Аллаһыга мактау җырлары җырлаган (Мт 26:30; Кл 3:16). Без дә, җыелыш очрашуларында, район һәм региональ конгрессларында җырлап, Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерәбез. Мәсәлән, без яңа гына «Рәхмәт сиңа, Йәһвә» дигән җыр җырладык. Ул очрашуларыбызда инде 1966 елдан бирле яңгырый.

Кайбер культураларда ир-атлар кешеләр алдында җырларга оялырга мөмкин. Башкалар, үзләре турында җырлый белми дип уйлаганга, җырларга теләмидер. Әмма очрашуларыбызда җырлау гыйбадәтебезнең бер өлеше икәнен онытмаска кирәк. Йәһвәнең оешмасы, матур итеп язылган җырларны әзерләр өчен һәм һәр очрашуга туры килгән җырларны сайлар өчен, күп тырышлыклар куя. Безгә исә, күктәге Атабызга эчкерсез яратуыбызны һәм рәхмәтебезне белдерер өчен, башкалар белән бергә җырларга гына кирәк.

«Безнең тарихыбыз: үсеш юлы. Җырлар — Аллаһының бүләге (2 нче өлеш)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

    Безнең тарихыбыз: үсеш юлы. Җырлар — Аллаһының бүләге (2 нче өлеш)» дигән видеодан бер күренеш. Ф. Френц кардәш «Патшалык хезмәтебезнең җырлары» дигән китапның чыгуы турында игълан итә.
  • 1944 елда нинди мөһим вакыйга булган?

  • Безнең тарихыбыз: үсеш юлы. Җырлар — Аллаһының бүләге (2 нче өлеш)» дигән видеодан бер күренеш. Төнлә Себердә абый-кардәш кардәшләрнең җырлары язылган тасманы пиджакның эчлегенә яшерә.
  • Себердәге кардәшләр Патшалык җырларын җырларга яратканнарын ничек күрсәткән?

  • Безнең тарихыбыз: үсеш юлы. Җырлар — Аллаһының бүләге (2 нче өлеш)» дигән видеодан бер күренеш. Конгресста оркестр уйный һәм кардәшләр җыр җырлый.
  • Ни өчен җырлау Йәһвә Шаһитләре өчен шулкадәр мөһим?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 18 бүлек, абз. 6—15

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 73 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу