Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 гыйнвар 5-16 б.
  • 20—26 гыйнвар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 20—26 гыйнвар
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 гыйнвар 5-16 б.

20—26 ГЫЙНВАР

ЗӘБУР 138, 139

93 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Курку сезгә комачауламасын

(10 мин)

Безнең Йәһвәне бөтен йөрәгебез белән мактыйсы килә (Зб 138:1)

Очрашуда комментарий бирергә курыксагыз, Йәһвәнең ярдәменә таяныгыз (Зб 138:3)

Курку хисе яхшы сыйфатларның билгесе булырга мөмкин (Зб 138:6; w19.01 10, абз. 10)

Апа-кардәш, җыелыш очрашуында комментарий бирер өчен, кулын күтәрә.

КИҢӘШ. Кыска комментарийлар бирү борчылуыбызны киметергә булыша ала (w23.04 21, абз. 7).

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 139:21, 22. Мәсихчеләр бар кешеләрне кичерергә тиешме? (it-2-U 562, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 139:1—18 (th 2 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 2 дәрес, 3 пункт).

5. Шәкертләр әзерләү

(4 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит; аның ничек үтә икәнен күрсәт (lmd 10 дәрес, 3 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Оялчанлыгымны ничек җиңәргә?» (ijwyp 105) (th 16 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

59 җыр

7. Сез, оялчан булсагыз да, хезмәтегездә уңышлы була аласыз

(15 мин). Фикер алышу.

Сез үзегезне оялчан дип саныйсызмы? Үзегезгә игътибар җәлеп итмәскә тырышасызмы? Берәр кем белән сөйләшергә дигән уй да сезне куркытамы? Кайвакыт оялчанлык безгә эшлисе килгәнне эшләргә комачаулый ала. Әмма күпләр, үз оялчанлыгын җиңеп, башкаларга Изге Язмалар турында сөйли алган, ә хәзер бу аларга хәттә шатлык китерә. Алардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Оялчан булуыма карамастан, җан-тән белән хезмәт итәм» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ли апа-кардәшкә әбисенең «бар көчеңне Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куллан» дигән киңәшен тоту нинди файда китергән?

Изге Язмалар күрсәткәнчә, Муса, Ирмия һәм Тимути, күрәсең, оялчанлык белән көрәшкән (Чг 3:11; 4:10; Ир 1:6—8; 1Тм 4:12). Шулай да алар үз хезмәтләрендә күп эшләр башкара алган, чөнки алар белән Йәһвә булган (Чг 4:12; Ир 20:11; 2Тм 1:6—8).

Коллаж: 1. Муса Ун әмер язылган ике таш тактаны тотып тора. 2. Ирмия дога кыла. 3. Тимути төргәк укый.

Ишагыя 43:1, 2 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Йәһвә үз хезмәтчеләренә нинди вәгъдә бирә?

• Йәһвә оялчан кешеләргә бүген үз хезмәтләрендә уңышлы булырга ничек булыша ала?

«Суга чумдырылу — чын бәхет юлына адым (өзек)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Йәһвә Джексон апа-кардәшкә хезмәтендә ничек ярдәм итә?

  • Оялчан кешегә вәгазь эше ничек булыша ала?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 21 бүлек, абз. 8—13, 169 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 151 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу