17—23 МАРТ
ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 5
122 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Җенси әхлаксызлыктан ерак торыгыз
(10 мин)
Җенси әхлаксызлык кызыктыргыч булырга мөмкин (Гс 5:3; w00-U 15.7. 29, абз. 1)
Җенси әхлаксызлык ачы нәтиҗәләргә китерә (Гс 5:4, 5; w23.06 22, 23, абз. 9, 10)
Җенси әхлаксызлыктан ерак торыгыз (Гс 5:8; w15 15.6. 15, 16, абз. 8—10)
Яшь апа-кардәш мәктәптә бер малайга үз телефон номерын бирүдән баш тарта
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Гс 5:18, 19. Йәһвәнең җенси мөнәсәбәтләргә карашы нинди? (lff 41 дәрес, 1 пункт)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Гс 5:1—23 (th 5 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Христиан динен тотмаган кешене Кичәгә чакыр һәм, jw.org сайтын кулланып, ул яшәгән җирдә Кичә үтәчәк урынны күрсәт (lmd 6 дәрес, 4 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән тапкыр кеше, Кичәгә чакыруны алып, кызыксынуын белдергән иде (lmd 9 дәрес, 5 пункт).
6. Шәкертләр әзерләү
(5 мин) lff 16 дәрес, йомгаклау, кабатлау һәм максат. Өйрәнүче Гайсә өйләнгән булганмы дип сорый. Аңа җавапны ничек табып була икәнен күрсәт (lmd 11 дәрес, 4 пункт).
121 җыр
7. Йөрешкәндә, мөнәсәбәтләрегезне саф килеш саклагыз
(15 мин). Фикер алышу.
Йөрешү — бер-берсенә карата романтик хисләр кичергән ир-ат һәм хатын-кызның бергә вакыт үткәрүе. Алар вакытларын кешеләр арасында я үзләре генә үткәрергә мөмкин. Алар йөрешкәннәрен башкаларга әйтергә я әйтмәскә мөмкин. Вакытларын алар, бергә булганда гына түгел, ә телефон аша сөйләшкәндә яки язышканда да бергә үткәрә. Йәһвә Шаһитләре йөрешүне күңел ачу дип санамый. Алар өчен бу — никахка китерә торган җитди адым. Апа һәм абый-кардәш, яшьләренә карамастан, йөрешкән вакытта мөнәсәбәтләрен саф килеш саклар өчен, нинди чаралар күрә ала? (Гс 22:3)
«Никахка әзерләнү. 1 нче кисәк. Мин йөрешергә әзерме?» (өзек) дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен мәсихче, никахка керергә әзер булмаса, йөрешә башларга тиеш түгел? (Гс 13:12; Лк 14:28—30)
Әти-әнинең кызларына ярдәм итүе турында әйткәндә, сезгә нәрсә ошады?
Гыйбрәтле сүзләр 28:26 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Йөрешкән пар, бозык тәртипкә китерә алган ситуацияләргә эләкмәс өчен, нәрсә турында алдан ук сөйләшеп куя ала?
Ни өчен йөрешкән парга, кулга-кул тотышу һәм үбешү кебек, наз күрсәтүгә килгәндә, үзләренә чикләр кую акыллы булыр иде?
Эфеслеләргә 5:3, 4 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Йөрешкән пар, телефон аша сөйләшү яки язышу турында әйткәндә, нәрсәне истә тотарга тиеш?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 24 бүлек, абз. 1—6