Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 март 14-15 б.
  • 28 апрель — 4 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 28 апрель — 4 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 март 14-15 б.

28 АПРЕЛЬ — 4 МАЙ

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 11

90 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Телегезгә хуҗа булыгыз

(10 мин)

«Якыныгызга» зыян китерә алган мәгълүмат әйтмәгез (Гс 11:9; w02-U 15.5. 26, абз. 4)

Җыелышта бүленешләргә китерә торган нәрсәләр әйтмәгез (Гс 11:11; w02-U 15.5. 27, абз. 2, 3)

Конфиденциаль мәгълүматны, башкаларның серен ачмагыз (Гс 11:12, 13; w20.03 22, абз. 12, 13)

Ике абый-кардәш Патшалык Залы янында сөйләшеп тора. Аларның берсе үзләренә таба килә торган абый-кардәш турында тискәре сүзләр сөйли.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Гайсәнең Лүк 6:45 тә язылган сүзләре ничек безгә башкаларга зыян китерә торган нәрсәләр әйтмәскә булыша?

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 11:17 Игелекле булу безгә нинди файда китерә? (g20.1 11, рамка)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Гс 11:1—20 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә очрашуда белгән кайбер фикерләрне сөйләргә мөмкинлек эзлә (lmd 2 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә өйрәтү коралларыннан берәр видео күрсәтеп, аның белән фикер алыш (lmd 8 дәрес, 3 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(4 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит һәм аның ничек үтәчәген күрсәт (lmd 10 дәрес, 3 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

157 җыр

7. Телегез тынычлык бозучы булмасын

(15 мин). Фикер алышу.

Без, камилсез булганга, еш кына сүздә ялгышабыз (Яг 3:8). Әмма моның аяныч нәтиҗәләре турында уйлансак, бу безгә соңрак үкенерлек сүзләр әйтмәскә ярдәм итәчәк. Җыелыштагы тынычлыкны боза алган кайбер мисалларны карап китик.

  • Урынсыз мактану. Кеше үз-үзен мактый. Бу башкаларда ярышу һәм көнләшү хисе уятырга мөмкин (Гс 27:2)

  • Намуссызлык. Андый сөйләмгә чи ялган да, кешене махсус адаштыру нияте белән әйтелгән сүзләр дә керә. Хәтта кечкенә ялган сөйләү дә үзебезгә карата ышанычны какшатырга һәм абруебызга зыян китерергә мөмкин (Вг 10:1)

  • Гайбәт сату. Гайбәт — башка кешеләр һәм аларның тормышы турында буш сөйләшүләр; андый сөйләшүләрдә башкалар турында фактлар бозып күрсәтелә я кешенең үзенә генә кагылышлы мәгълүмат ачыла (1Тм 5:13). Гайбәт җыелышта ызгышларга һәм бүленешләргә китерергә мөмкин

  • Ярсулы сүзләр. Үзебезне рәнҗеткән кешегә ярсу, үпкә чагылган ачулы сүзләр әйтү (Эф 4:26). Алар кешене яраларга мөмкин (Гс 29:22)

«Тынычлыкны җимерә торган сыйфатлардан „арыныгыз“» (өзек) дигән видеодан күренешләр. 1. Эмили һәм Селия кара-каршы кафеда утыра. Селия смартфоннан Хейлиның каналын карый. 2. Хелия Патшалык Залы янындагы парковка кырыенда Селиягә ачулы сүзләр әйтә.

«Тынычлыкны җимерә торган сыйфатлардан „арыныгыз“» (өзек) дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Сөйләмебез җыелыш тынычлыгына ничек тәэсир итә ала?

«Тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтылыгыз» дигән видеоны карагыз һәм тынычлык ничек кайтарылган икәнен белегез.

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 25 бүлек, абз. 14—21

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 2025 елгы региональ конгресс өчен яңа җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу