Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 май 2-3 б.
  • 5—11 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 5—11 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 май 2-3 б.

5—11 МАЙ

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 12

101 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Тырыш хезмәт бүләкләнә

(10 мин)

Вакытыгызны, юк-бар артыннан куып яшәп, әрәм итмәгез (Гс 12:11)

Тырыш булыгыз, кулыгыздан килгәннең барысын эшләгез (Гс 12:24; w16.06 30, абз. 6)

Тырыш хезмәтегез бүләкләнәчәк (Гс 12:14)

Коллаж: абый-кардәш торба үткәргечләр монтажчысы булып та, рухи эшләрдә дә тырышып эшли. 1. Ул үз кораллары белән бара. 2. Ул, зур торба белән эшләр өчен, гайка ачкычы куллана. 3. Ул үз гаиләсе белән җыелыш очрашуына килә. Ул һәм аның кечкенә кызы, комментарий бирер өчен, кулларын күтәрә. 4. Ул техник хезмәт күрсәтү станциясендә, бер ир-атка вәгазьләр өчен, буклет куллана.

КИҢӘШ. Тырыш хезмәтебездән башкаларның да файда алачагы турында уйлансак, ул безгә күбрәк шатлык китерәчәк (Рс 20:35; w15 1.2. 5, абз. 4—6).

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 12:16. Бу шигырьдәге принцип, авырлыкларга каршы торыр өчен, көчлерәк булып китәргә ничек булыша ала? (ijwyp 95, абз. 10, 11)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Гс 12:1—20 (th 5 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(2 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит (lmd 5 дәрес, 4 пункт).

6. Кабат килеп китү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Балалы кешегә безнең сайтыбызны күрсәт (lmd 9 дәрес, 3 пункт).

7. Карашларыңны аңлатып бирү

(3 мин) Сөйләшү. Тема: «Сез үз динегезне генә хак дип саныйсызмы?» (ijwfq 3) (lmd 4 дәрес, 3 пункт)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

21 җыр

8. Матди авырлыкларны Йәһвә ярдәме белән хәл итү

(15 мин). Фикер алышу.

Бу дөньяның икътисад системасы бик тиз үзгәреп тора. Сезне эш табармынмы, эшемне югалтмаммы дигән сораулар борчыйдыр. Я, бәлки, сез хәзер очын очка ялгап яшисездер, ә олырак булгач, акча җитәрлек булырмы дип борчыласыздыр. Әмма Йәһвә безне, үзен беренче урынга куйсак, ихтыяҗларыбызны һәрвакыт, хәтта кинәт җитәрлек акча эшли алмаган чагыбызда да, кайгыртачак икәненә ышандыра (Зб 46:1—3; 127:2; Мт 6:31—33).

«Йәһвәгә өметебез һәрвакыт акланып тора» дигән видеодан бер күренеш. Франциско кардәш, хатынының кулын тотып, үз гаиләсе белән дога кыла.

«Йәһвәгә өметебез һәрвакыт акланып тора» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Сез Франциско кардәшнең очрагыннан нәрсәгә өйрәндегез?

1 Тимутигә 5:8 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен бу шигырь Йәһвәнең, Әти буларак, үз хезмәтчеләрен һәрвакыт кайгыртачагына ышанычыгызны ныгыта?

Изге Язмалардан матди авырлыкларны җиңеп чыгарга булышкан берничә принцип карап чыгыйк.

  • Гади тормыш алып барыгыз. Бурычларыгызны һәм кирәкмәгән чыгымнарны киметегез (Мт 6:22).

  • Эш һәм белем алу турында дөрес карарлар кабул итегез. Алар рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга мөмкинлек бирсен (Фп 1:9—11).

  • Басынкы булыгыз һәм үзгәрешләргә яраклаша белегез. Эшегезне югалтсагыз, башка төрле эшләр, хәттә хөрмәтсез дип саналган эшләр, башкарырга әзер булыгыз; шулай итеп сез гаиләгез ихтыяҗларын кайгырта алырсыз (Гс 14:23).

  • Үзегездә булганны, күп булмаса да, башкалар белән бүлешергә әзер булыгыз (Ев 13:16).

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 26 бүлек, абз. 1—8, 204, 208 б. рамкалар

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 57 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу