Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 май 6-7 б.
  • 19—25 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 19—25 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 май 6-7 б.

19—25 МАЙ

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 14

89 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Берәр афәт була калса, һәр адымыгызны үлчәп атлагыз

(10 мин)

Сак булыгыз, ишеткән «һәр сүзгә» ышанмагыз (Гс 14:15; w23.02 23, абз. 10—12)

Үз хисләрегезгә я үткәндәге тәҗрибәгезгә таяна күрмәгез (Гс 14:12)

Йәһвә оешмасы аша бирелгән җитәкчелекне кире каккан кешеләрне тыңламагыз (Гс 14:7)

Гаилә JW телевидениесе программасын карый.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Өлкәннәр, берәр афәт була калса, сез Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итәргә һәм аңа таянырга әзерме? (w24.07 5, абз. 11)

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 14:20. Бу шигырьдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (w18.08 10, абз. 9, 10)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Гс 14:1—21 (th 11 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Экономик хәл турында борчылуын белдергән кешегә Изге Язмалардан фикер күрсәт (lmd 3 дәрес, 3 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән сөйләшүдә кешене кызыксындырган темага журнал тәкъдим ит (lmd 9 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) Өйрәнүчеңне һәр көн Изге Язмаларны укырга дәртләндер һәм моңа ничек ирешеп була икәнен күрсәт (th 19 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

126 җыр

7. Афәтләргә әзер булып торыгыз

(15 мин). Фикер алышу.

Өлкән үткәрә. Филиалдан һәм өлкәннәр советыннан өстәмә күрсәтмәләр булса, аларны да укып кит.

Без «соңгы көннәрдә» яшибез, шуңа күрә бәла-казаларның арта баруына гаҗәпләнмибез (2Тм 3:1; Мт 24:8 гә аңлатма, nwtsty). Берәр афәт килгәнче я афәт вакытында, Йәһвәнең халкына гомерләрен саклый алган күрсәтмәләр бирелә. Шул чакта котылуыбыз тыңлаучанлыгыбызга, безнең хәзерге вакытта рухи яктан һәм физик яктан әзерләнүебезгә, бәйле булырга мөмкин (Гс 14:6, 8).

  • Рухи яктан әзерләнү. Рухи яктан яхшы тукланыгыз. Хезмәттә, төрле төрләрендә катнашып, остара барыгыз. Кардәшләр белән элемтә вакытлыча өзелсә, паникага бирелмәгез (Гс 14:30). Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих белән элемтәгез беркайчан да өзелмәс (od 176, абз. 15—17).

  • Физик яктан әзерләнү. Иң кирәкле әйберләр тутырылган сумкаларны әзерләп куегыз. Моннан тыш, өегездә озаграк вакыт ышыкланырга туры килсә, анда җитәрлек күләмдә ризык, су, дару һәм башка кирәкле әйберләр булсын (Гс 22:3; g17.5 4).

Шул ук гаилә кирәкле әйберләрне әзерләп куя.

«Сез афәтләргә әзерме?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Афәт вакытында Йәһвә безгә ничек булыша ала?

  • Без, афәтләргә әзер булыр өчен, хәзер нәрсә эшли алабыз?

  • Без афәттән зыян күргән башка кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз?

ҮЗЕҢНӘН СОРА:

«Мин күптән түгел генә булган афәттән нәрсәгә өйрәндем? Андый вакыйгаларга мин ничек әзерләнә алам?»

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 26 бүлек, абз. 18—22, 209 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 116 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу