Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb25 май 10-11 б.
  • 9—15 июнь

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 9—15 июнь
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2025)
mwb25 май 10-11 б.

9—15 ИЮНЬ

ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17

157 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Борынгы Исраилдә ирле-хатынлы гади генә йортларында гади ризык ашап утыра.

Исраилле ирле-хатын тыныч шартларда гади ризык ашап утыра

1. Гаиләгездә тынычлык хөкем сөрсен

(10 мин)

Тынычлык саклау өчен, тырышлыклар куярга кирәк, бу гаиләгә файда китерәчәк (Гс 17:1; рәсемне кара)

Юк-бар нәрсәләрдән проблемалар ясамагыз (Гс 17:9; g-U 14/9 11, абз. 2)

Хис-тойгыларыгызга хуҗа булыгыз (Гс 17:14; w08 1.7. 28, абз. 6 — 29, абз. 1)

Борынгы Исраилдә ир белән хатын мул табын артында утыра. Икесе дә кулларын кушырган, ире нәрсәдер сөйли, ә хатыны мыскыллы йөзен читкә борган.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 17:3. Бу шигырь буенча, йөрәгебезне саклар өчен төп сәбәпләрнең берсе нинди? (w23.06 20, абз. 3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Гс 17:1—17 (th 10 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 5 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(4 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит (lmd 6 дәрес, 4 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Гыйбрәтле сүзләр 17:17 нең мәгънәсе нинди?» (ijwbv 60) (th 13 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

113 җыр

7. Гаиләгездә ачык аралашу булсын

(15 мин). Фикер алышу.

Гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, гаиләдә ачык аралашу булырга тиеш. Шул чакта гаиләдәгеләр, бергә эш итеп, максатларга ирешә алыр һәм авыр вакытларда бер-берсенә булыша алыр (Гс 15:22). Гаиләдәгеләр үз фикерләрен һәм хисләрен иркен белдерә алсын өчен, нәрсә эшләп була?

Бергә вакыт үткәрегез (Кн 6:6, 7). Гаиләдәгеләр, бергә өй эшләрен башкарганда, рухи эшләрдә катнашканда, бергә күңел ачканда, бер-берсенә карата яратуларын һәм ышанычларын үстерә. Аларның шулай ук күңелле сөйләшүләр алып барырга вакытлары күбрәк була. Кайчак сезгә, бәлки, үзегез теләгәнне эшләр урынына, гаиләгез белән бергә вакыт үткәрергә туры килер. Ләкин гаиләдәгеләргә мәхәббәт күрсәтү мөһим, һәм бу бүләкләнә (Фп 2:3, 4). Гаиләгез белән бергә вакыт үткәрү күбрәк шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләргә? (Эф 5:15, 16)

«Киңәшләрне кулланып, гаилә тынычлыгына омтылыгыз. Ачык аралашыгыз» дигән видеодан бер күренеш. Гаилә бергә ашап утыра, бер-берсе белән аралаша.

«Киңәшләрне кулланып, гаилә тынычлыгына омтылыгыз. Ачык аралашыгыз» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Электрон җайланмалар гаиләдәге аралашуга ничек комачаулый ала?

  • Бу видеодан, аралашу турында әйткәндә, тагын нәрсәгә өйрәндегез?

Игътибар белән тыңлагыз (Яг 1:19). Балалар, үзләрен аңламаслар я хөкем итәрләр дип курыкмаса, үз фикерләрен теләбрәк белдерер. Шуңа күрә балагыз борчылырлык берәр нәрсә әйтсә, ачуланырга ашыкмагыз (Гс 17:27). Аны бүлдермичә тыңлагыз. Аның фикерләрен һәм хисләрен аңларга тырышыгыз. Шулчак сез аңа булыша алырсыз, һәм ул яратуыгызны сизәр.

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 27 бүлек, абз. 19—22, 212 б. рамка

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 35 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу