14—20 ИЮЛЬ
ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 22
79 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Балалар үстерүгә кагылышлы акыллы принциплар
(10 мин)
Балаларыгызны тормышта булачак авырлыкларга әзерләгез (Гс 22:3; w20.10 27, абз. 7)
Аларны тугач ук өйрәтә башлагыз (Гс 22:6; w19.12 26, абз. 17—19)
Аларны ярату белән төзәтегез (Гс 22:15; w15 15.11. 5, абз. 6)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Гс 22:29. Бу сүзләрне җыелыш эшләрендә ничек кулланып була һәм бу нинди файда китерер? (w21.08 22, абз. 11)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Гс 22:1—19 (th 10 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 5 дәрес, 4 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә ата-аналар өчен файдалы мәгълүматны jw.org сайтында ничек табарга икәнен күрсәт (lmd 1 дәрес, 4 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Әти-әниемнең кагыйдәсен бозган булсам, нәрсә эшләргә?» (ijwyp 100) (th 20 дәрес)
134 җыр
7. Сабыр булыгыз, ләкин артык юл куючан булмагыз
(15 мин). Фикер алышу.
Балаларны үстерер өчен, бик күп сабырлык кирәк. Ата-аналар үз балаларына даими игътибар бирергә һәм алар белән җитәрлек вакыт үткәрергә тиеш (Кн 6:6, 7). Аларның йөрәгендә нәрсә барын белер өчен, ата-аналар аларга кирәкле сораулар бирә белергә, ә аннан соң аларны тыңларга тиеш (Гс 20:5). Ата-аналарга шулай ук, бәлки, үз күрсәтмәләрен, балалары аңласын һәм куллана башласын өчен, күп мәртәбәләр кабатларга туры килер.
Әмма сабыр ата-аналар начар тәртипкә юл куймый. Йәһвә аларга гаиләдә билгеле кагыйдәләр урнаштырырга һәм, балалары буйсынмаган чакта, тиешле тәрбия бирергә вәкаләт биргән (Гс 6:20; 23:13).
Эфеслеләргә 4:31 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен ата-аналар үз балаларын ачулы килеш тәрбияләргә тиеш түгел?
Гәләтиялеләргә 6:7 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен ата-аналарга үз балаларын һәр гамәлнең нәтиҗәсе бар икәненә өйрәтү мөһим?
«Ярату күрсәтеп, „бер-берегезгә карата сабыр булыгыз“. Балалар» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Бу видеодан сез нәрсәгә өйрәндегез?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb «Җитәкче советтан хат», 1 кисәккә кереш сүз һәм 1 хикәя