Хәтерлисеңме?
Син быелгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Биредәге сорауларга җавап бирә аласыңмы?
«Акылыгызны яңартыгыз» дигән киңәш үз эченә нәрсәне ала? (Рим. 12:2)
Акылыбызны яңартыр өчен берничә игелекле эш кенә җитми. Безгә эчке асылыбызны аңларга һәм тормышыбызны Йәһвәнең нормаларына мөмкин булганча туры китерергә тырышырга кирәк (w23.01 8, 9 б.).
Дөнья хәлен күзәткәндә ничек аек фикерле булып калырга?
Без дөнья хәлен күзәтәбез, чөнки шулай итеп Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрәбез. Әмма без җыелышның бердәмлеген какшата алган бернәрсә дә әйтергә теләмибез. Кардәшләр белән аралашканда безгә оешма биргән соңгы мәгълүматка ишарә ясарга кирәк (1 Көр. 1:10) (w23.02 16 б.).
Гайсәнең суга чумдырылуы шәкертләренекеннән нәрсә белән аерылып торган?
Аңа үзен Йәһвәгә багышларга кирәк булмаган, чөнки ул болай да Аллаһыга багышланган халыктан булган. Камил булганга, аңа гөнаһларыннан тәүбә итәргә кирәк булмаган (w23.03 5 б.).
Без башкаларга очрашуларда җаваплар бирергә ничек булыша алабыз?
Җавапларыбыз кыска булса, күбрәк кардәш катнаша алыр. Күп фикерләр әйтергә тырышмыйк. Башкаларга да җавап бирергә мөмкинлек бирик (w23.04 23 б.).
Ишагыя 35:8 дә искә алынган «Изгелек юлы» нәрсәне аңлата?
Бу образлы юл башта исраиллеләр Бабылдан туган җирләренә кайткан юлны аңлаткан. Ә безнең көннәр турында әйткәндә, «Изгелек юлы» нәрсәне аңлата? 1919 елга берничә гасыр калганда, әзерләнү эшләре башланган, мәсәлән Изге Язмалар тәрҗемә ителгән һәм бастырылган. Аллаһы халкы барган «Изгелек юлы» рухи оҗмах аша үтә һәм безне булачак Патшалык фатихаларына илтә (w23.05 15—19 б.).
Гыйбрәтле сүзләр китабының 9 нчы бүлегендә нинди ике образлы хатын турында әйтелә?
Гыйбрәтле сүзләрдә чакыруы гүргә илтүче «акылсыз хатын» һәм чакыруы «аңлау сәләте» белән тормыш биргән «чын зирәклек» итеп сурәтләнгән хатын турында әйтелә (Гыйб. сүз. 9:1, 6, 13, 18) (w23.06 22—24 б.).
Лут турындагы хәбәрдән Йәһвәнең басынкы һәм шәфкатьле булуы ничек күренә?
Йәһвә Лутка, Сәдүмне калдырып, таулы җиргә качарга кушкан. Әмма Лут Согар дигән шәһәргә качарга рөхсәт сорагач, Йәһвә аңа рөхсәт иткән (w23.07 21 б.).
Тормыш иптәше порнография караса, хатын нәрсә эшли ала?
Хатын үзен гаепләргә тиеш түгел. Аңа игътибарын Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә тупларга һәм Изге Язмалардагы төрле авырлыклар кичергән, әмма Йәһвәдә юаныч тапкан хатын-кызларның мисаллары турында уйланырга кирәк. Ул иренә тозак була алган ситуацияләрдән качарга булыша ала (w23.08 14—17 б.).
Төшенә белүебез ышануларыбыз турында сорау биргән кешегә юашлык белән җавап кайтарырга ничек булышыр?
Кеше безгә сорау бирсә я мәсихче нормаларыбызны шик астына куйса, моңа аның үзе турында һәм аны нәрсә борчыганы турында белү мөмкинлегенә кебек карыйк. Моның ярдәмендә без юаш җавап кайтара алырбыз (w23.09 17 б.).
Мәрьямнең ничек көч алганыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
Мәсихнең анасы булып китәчәген белгәч, Мәрьям башкалардан ярдәм эзләгән. Җәбраил һәм Илисәбәт аның Йәһвәгә ышанычын ныгыткан. Безне дә имандашларыбыз ныгыта ала (w23.10 15 б.).
Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирергә мөмкин?
Йәһвә догаларыбызны тыңларга вәгъдә итә һәм аларның үз нияте белән ничек бәйле булганын исәпкә ала (Ирм. 29:12). Аллаһы охшаш үтенечләргә төрлечә җавап бирергә мөмкин, әмма ул безгә һәрвакыт ярдәм итеп торачак (w23.11 21, 22 б.).
Римлыларга 5:2 дә «өмет» инде телгә алынгач, ни өчен аның турында кабат 4 нче шигырьдә әйтелә?
Яхшы хәбәрне ишеткәч, кешенең җирдәге оҗмахта яшәргә өмете барлыкка килә. Ләкин сынауларга очрап, аларны кичереп чыккан һәм Аллаһының үзен хуплаганын сизгән кешенең, өмете, гадәттә, тагы да ныгый (w23.12 12, 13 б.).