Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 август 7 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җыелышта тынычлык һәм чисталык саклау
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Киңәшләрегез башкаларга «шатлык китерәме»?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Арагызда авыр хезмәт куючы кешеләрне хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Өлкәннәр, алга таба да Паулдан үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 август 7 б.

Укучыларның сораулары

2 Тисалуникәлеләргә 3:14 тәге күрсәтмә кемгә бирелгән: өлкәннәргә я аерым мәсихчеләргәме?

Рәсүл Паул Тисалуникәдәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Берәрсе бу хатта әйтелгәнгә буйсынмаса... аны кисәтү астында тотыгыз» (2 Тис. 3:14). Элек без бу җитәкчелек өлкәннәргә бирелгән дип саный идек. Шуңа күрә кайбер очракларда өлкәннәр, берәр мәсихче Изге Язмалардагы принципларны санга сукмаса, кисәтү нотыгын сөйләгән һәм җыелыштагылар бу мәсихче белән якын аралашмаска тырышкан.

Әмма күрәсең, бу шигырьне башкача аңларга кирәк. Паулның җитәкчелеге өлкәннәргә генә түгел, ә бар мәсихчеләргә бирелгән. Шуңа күрә өлкәннәргә кисәтү нотыгын сөйләргә бүтән кирәкми. Ни өчен бу үзгәреш кертелде? Әйдәгез, контекстка игътибар итик.

Рәсүл Паул Тисалуникәдәге кайбер кардәшләрнең «тәртип бозучылар» булганнарына игътибар иткән. Алар Аллаһы тарафыннан бирелгән киңәшләргә колак салмаган. Мәсәлән, элегрәк Паул аларга мондый киңәш биргән: «Эшләргә теләмәүче ашамасын да». Ләкин кайбер кардәшләр, кул-аягы булса да, ялкауланган һәм эшләргә теләмәгән. Ә кемдер кеше эшенә тыкшынып йөргән. Тугры мәсихчеләр бу кардәшләргә ничек карарга тиеш булган? (2 Тис. 3:6, 10—12)

Рәсүл Паул андый кардәшләргә кагылышлы мондый җитәкчелек биргән: «[Аларны] кисәтү астында тотыгыз». Бу сүзләр андый кардәшләр белән күз-колак булырга кирәк дигәнне аңлата. Паул бу җитәкчелекне бөтен җыелышка биргән (2 Тис. 1:1; 3:6). Димәк, аерым мәсихчеләр, берәр кардәшнең Аллаһы Сүзендәге принциплар буенча эш итмәгәнен сизеп алса, «аның белән аралашмаска» карар итә алган.

Кешене кисәтү астында тоту җыелыштан чыгаруга тиң булганмы? Юк. Паул бит: «[Аны] кардәшне үгетләгәндәй үгетләгез»,— дип әйткән. Шулай итеп, кардәшләр кисәтү астында тотылган мәсихче белән җыелыш очрашуларында һәм вәгазьдә хезмәттәшлек иткән, ләкин аны дуслык очрашуларына чакырмаган һәм аның белән бергә вакыт үткәрмәгән. Моның максаты нинди булган? «Аңа оят булсын өчен»,— дип аңлаткан Паул. Нәтиҗәдә, тәртип бозган мәсихче үз тәртибен үзгәртә алган (2 Тис. 3:14, 15).

Бүген мәсихчеләр кемне кисәтү астында тотарга тиеш? Башта кеше чыннан да тәртип бозамы икәнен билгеләргә кирәк. Тәртип бозучы ул — Аллаһының киңәшләрен аңлы рәвештә тотмаган мәсихче. Сүз безне үпкәләткән кеше турында бармый. Кешенең вөҗдан сораулары буенча я шәхси сораулар буенча карашы безнекеннән аерылып торса да, бу ул тәртип бозучы дигәнне аңлатмый әле.

Без берәр мәсихченең Аллаһы принципларын санга сукмаганынa абайласак, аның белән вакыт үткәрмәскә карар кабул итә алабыз. Бу шәхси карар булганга, без, өйдәгеләребездән тыш, башкаларга моның турында сөйләп тормабыз. Шул ук вакыт җыелыш очрашуларында без бу кешедән читләшмәбез һәм аның белән вәгазьгә чыгарбыз. Ул үз тәртибен үзгәрткәч, без элеккегечә аның белән якын аралашырбыз.

a Мәсәлән, андый мәсихче бик ялкау булырга, киңәшләргә карамастан дөньяви кеше белән йөрешергә, бүленеш чыгара торган сөйләшүләр алып барырга яисә гайбәт сатарга мөмкин (1 Көр. 7:39; 2 Көр. 6:14; 2 Тис. 3:11, 12; 1 Тим. 5:13). Андый мәсихче, үзсүзләнеп, үзгәрмәсә, аны «тәртип бозучы» дип атап була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу