Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 июль 31 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә табыну мөмкинлеген кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 июль 31 б.
Руханилар гыйбадәтханәнең мәзбәхендә корбаннар китерә.

Сез беләсезме?

Беренче гасырда руханилар гыйбадәтханәдә корбанга китерелгән хайваннарның каны белән нәрсә эшләгән?

ЕЛ САЕН руханилар гыйбадәтханәнең мәзбәхендә меңләгән хайванны корбан итеп яндырган. Беренче гасыр тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, Пасах бәйрәме вакытында 250 000 нән артык сарык бәрәне корбанга китерелгән. Нәтиҗәдә, күп кан түгелгән (Лев. 1:10, 11; Сан. 28:16, 19). Бар шул кан кая киткән?

Археологлар Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә олы дренаж системасының калдыкларын тапкан. Бу система гыйбадәтханә б. э. 70 елында юк ителгәнчегә кадәр кулланылган булган. Аның ярдәмендә, күрәсең, корбаннарның каны гыйбадәтханәдән читкә җибәрелгән.

Бу дренаж системасының ике үзенчәлегенә игътибар итик.

  • Мәзбәх нигезендә тишекләр. Гыйбадәтханәнең дренаж системасы Мишнадаa искә алына. Анда әйтелгәнчә, мәзбәхне юар өчен, су кулланылган. Аның көньяк-көнбатыш почмагында ике тишек булган. Кан һәм су, шул тишекләргә агып төшеп, канал аша Кидрон үзәненә агып киткән.

    Мишнада язылганнар археологик табылдыкларга туры килә. Бер энциклопедиядә гыйбадәтханә янында табылган олы дренаж системасы турында болай диелгән: «Ул, күрәсең, корбан каны катыш суны гыйбадәтханә торган таудан читкә җибәрер өчен кулланылган» (The Cambridge History of Judaism).

  • Су белән тәэмин итү. Мәзбәхнең нигезен һәм дренаж системасын чиста килеш саклар өчен, күп су кирәк булган. Иерусалим шәһәренең су системасы каналлар, акведуклар, цистерналар һәм буалардан торган. Руханилар суны шул системадан алган. Джо́зеф Па́трик исемле археолог сүзләре буенча, «гыйбадәтханә территориясенә су җиткерү һәм шакшы суларны читкә җибәрү системасы шактый катлаулы булган. Ул вакытта бүтән бер гыйбадәтханәдә дә андый су системасы булмаган».

a Мишна ул — Яһүдләрнең телдән әйтелгән кануннар һәм йолалар җыентыгы. Ул б. э. III гасыры башында язылып беткән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу