Җитәкче советтан хат
Кадерле кардәшләр!
Сезгә хат язарга без бик шат! Безнең хисләребез рәсүл Яхъяның хисләренә охшаш. Ул үзенең мәсихче кардәшләрен ихлас күңелдән яратам һәм аларның хакыйкатьтә йөрүләренә бик сөенәм дигән (2 Яхъя 1, 4). Хакыйкать барыбыз өчен чын фатиха булды! Ул безне Бөек Бабылдан һәм аның Аллаһыны хурлаучы тәгълиматларыннан һәм йолаларыннан азат итте. Хакыйкатькә буйсынуыбыз безгә яратучан, игелекле һәм шәфкатьле кешеләр булып китәргә ярдәм итте. Ул безгә Аллаһы каршында саф булырга һәм мәңгелек тормышка өмет итәргә мөмкинлек бирде.
Без шулай ук Йәһвәнең рухы безне көн саен йөрткәне өчен һәм ныгытып торганы өчен бик рәхмәтле! Күптән түгел булган «Безне Аллаһы рухы йөртә» дип исемләнгән өлкә конгресслар сезгә бик ошагандыр дип ышанабыз. Анда без Йәһвәнең изге рух ярдәмендә яратып кайгыртуы турында уйлана алдык. Дөнья хәле начарая бара, шуңа күрә бу авыр көннәрдә безгә Йәһвәнең җитәкчелек итүче куәтле рухына таянырга кирәк.
Кардәшләребезнең иманнары өчен газап чиккәннәре турында «Еллык басмасы»ннан уку сезне бик дулкынландыргандыр, дип ышанабыз. Мондый тугры кешеләрнең күбесе эзәрлекләүләрнең кызу чагында суга чумдырылган яки әле чумдырылмаган, бу бик гаҗәпләндерә. Без аларны тугрылыклары һәм Аллаһы тәкъвалыгы буенча эш иткәннәре өчен бик яратабыз! Аларның искиткеч үрнәкләре, безнең тормышыбызда нинди генә авырлыклар булмасын, Аллаһы Патшалыгына тугры калырга тәвәккәллегебезне ныгыта (1 Тес. 1:6—8).
Без беләбез, кадерле кардәшләр, гаиләгездә ярату һәм бердәмлек сакларга тырышып, сез бик күп авырлыклар, шул исәптән экономик авырлыклар белән очрашасыз. Кайберләрегезгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә һәм җыелыш эшләрендә катнашу авыр бирелә. Нәкъ шул сәбәптән, күп догалар кылып һәм күп фикер алышып, 2009 елның 1 нче гыйнвар аеннан башлап җыелыш очрашуларының тәртибенә без кайбер үзгәрешләр керттек. Мондый үзгәрешләр сезгә шәхси һәм гаилә өйрәнүен үткәрер өчен күбрәк мөмкинлек бирәчәк дип ышанабыз.
Узган елның махсус, район һәм өлкә конгрессларында күп вәгазьчеләрнең суга чумдырылуы бик шатлыклы булды. Алар арасында бик яшьләре дә булды. Ата-аналар, үз балаларыгызда хакыйкатькә карата ярату үстергәнегез өчен һәм аларны яшьтән үк Йәһвәгә хезмәтне башларга дәртләндергәнегез өчен, сез мактауга лаек. Мәктәптәге күп авырлыкларга карамастан, алар суга чумдырылуга әзерләнә алганнар; димәк, өйдә алар бик яхшы тәрбия алалар (Мәд. 127:1—6).
Шулай ук Изге Язмалар өйрәнүләренең саны артуы турында да искә аласы килә. Миссионерлар һәм махсус пионерлар бу эшкә зур өлеш керттеләр. Барлык сусаучы кешеләрне «тереклек суын бушлай» алырга чакырып, «Кил!» — диюче бөтен дөньядагы кардәшләрнең тырышлыкларын без — Җитәкче совет — бик кадерлибез (Ачыл. 22:17). Узган елда үз багышлануларын суга чумдырылып күрсәткән һәм бөтендөнья кардәшлегебезнең өлеше булып киткән 289 678 кардәшне без чын күңелдән сәламлибез!
Безгә һәрвакыт рәсүл Яхъяның сүзләрен истә тотарга кирәк, ул болай дип язган: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Тиздән бу дөнья үтеп китәчәк! Шуңа күрә хәзер иң мөһиме — Аллаһы ихтыярын үтәү һәм уяу булу (Мат. 24:42). Шулай эшләп, без беркайчан да үкенмәячәкбез һәм Йәһвәнең яратучан игелегенең фатихаларын күрәчәкбез (Ишаг. 63:7).
«Еллык басмасы»ннан күп илләрдә булган дулкынландыргыч хәбәрләр турында уку, тормышыгызда Патшалык эшләрен беренче урынга куярга дәртләндерәчәк дип ышанабыз. Без сезнең турында уйлыйбыз, дога кылабыз һәм сезне бик яратабыз — моңа бер дә шикләнмәгез. Йәһвә сезне мул итеп фатихаласын!
Сезнең кардәшләрегез,
Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы