Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 128 б.
  • Истәлекле конгресс

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Истәлекле конгресс
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 128 б.

ИНДОНЕЗИЯ

Истәлекле конгресс

1963 ЕЛНЫҢ 15—18 августларында илнең бар почмакларыннан йөзләгән кардәш һәм чит илләрдән килгән 122 кардәш Бандунгта (Көнбатыш Ява) «Мәңгелек яхшы хәбәр» дигән конгресска җыелган. Бу Индонезиядә беренче халыкара конгресс булган.

Бу вакыйгага әзерләнеп, кардәшләргә бик күп авырлыклар кичереп чыгарга туры килгән. Илдә Бәйсезлек көне дигән милли бәйрәм үткәнгә, конгресс үткәрелергә тиешле урын өч тапкыр үзгәргән. Инфляция аркасында транспорт өчен бәя дүрт тапкырга арткан, шуңа күрә кардәшләр конгресска башкача барырга булган. Бер кардәш конгресска килер өчен алты көн җәяү барган. Ә Сулавеси утравыннан 70 делегат биш көн буе кеше белән туп-тулы көймәләрдә барган.

Индонезиядәге кардәшләр конгресста башка илләрдән килгән кардәшләрне, шул исәптән Җитәкче советтан Фредерик Френц һәм Грант Сьютерны, күреп, бик куанган. Бер делегат болай дип әйткән: «Кардәшләр монда шулкадәр бәхетле. Алар һәрвакыт көлә һәм елмая».

Конгресска 750 дән артык кеше килгән һәм 34 делегат суга чумдырылган. «Бу әһәмиятле конгресс күп кызыксынган кешеләрне хакыйкать ягына басарга дәртләндерде,— дип әйткән Роналд Джака.— Конгресс кардәшләрдә Аллаһы эшендә катнашу теләген көчәйтте».

Роналд Джака 1963 елда «Мәңгелек яхшы хәбәр» дигән конгресста нотык сөйли. Янында тәрҗемәче

Роналд Джака (уңда) 1963 елда «Мәңгелек яхшы хәбәр» дигән конгресста нотык сөйли. Янында тәрҗемәче

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу