Сезнең оешмагызга кем нигез салган?
Йәһвә Шаһитләре оешмасының хәзерге заман тарихы үз башлангычын XIX гасырның ахырыннан ала. Ул вакытта Питтсбург (Пенсильвания, АКШ) шәһәреннән ерак яшәмәгән кечкенә генә бер төркем Изге Язмаларны темалап тикшерә башлаган. Алар чиркәү тәгълиматларын Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән чагыштырганнар. Ә тикшерүләрнең нәтиҗәләрен алар китапларда, газеталарда һәм хәзер «Күзәтү Манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дип исемләнгән журналда бастыра барганнар.
Ул заманда Изге Язмаларны эчкерсез тикшерүчеләр арасында Чарлз Тейз Расселл да булган. Расселл Изге Язмалардагы аң-белем тарату эше белән җитәкчелек иткәндә һәм «Күзәтү Манарасы» журналын бастыра башлаганда, ул яңа дин уйлап чыгармаган. Расселлның һәм Изге Язмаларны тикшерүче башка кешеләрнең төркем буларак максаты — Гайсә Мәсихнең тәгълиматларын тарату һәм беренче гасыр мәсихчеләре эшен дәвам итү булган. Мәсихчеләр диненә Гайсә Мәсих нигез салган, шуңа күрә без оешмабызга да нигез салучы — Гайсә Мәсих дип саныйбыз (Көләсәйлеләргә 1:18—20).