Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 43 мәкалә
  • Ана сөте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ана сөте
  • Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 43 мәкалә
Ана үз кулында йоклап киткән нәни баласына карый.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Ана сөте

Акушерлар өчен бер белешмәлектә: «Коры сөт кушылмалары беркайчан да ана сөтен тулысынча алмаштыра алмаячак»,— дип әйтелә. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки ана организмы сөтне һәрвакыт бала ихтыяҗларына карап үзгәртеп тора.

Игътибар итегез. Ана сөте һәрбер имү дәвамында үзгәрә бара. Башта сөттә күбрәк аксымнар, витаминнар, минераллар һәм су булса, имүнең ахырында күбрәк май була. Моның ярдәмендә бала үзен тук хис итә. Сөтнең составы хәтта баланың яшенә һәм ел фасылына карап үзгәрә.

Ана сөтендәге кайбер гормоннар, мәсәлән мелатонин, күбрәк төнлә, ә башка гормоннар күбрәк көндез бүленеп чыга. Бу балага төнлә йокларга, ә көндез уяу булырга ярдәм итә.

Хатын-кыз бала тапканнан соң, аның берничә көн дәвамында саргылт төстәге сөте — угыз сөте килә. Ул күп туклыклы матдәләргә бай һәм җиңел үзләштерелә. Шуңа күрә баланың хәтта кечкенә ашказанына эләккән бу угыз сөте аңа зур файда китерә. Бу сөттәге күпсанлы антитәнчекләр баланы төрле инфекцияләрдән яклый. Өстәвенә, ул баланың эчен йомшарта һәм ашкайнату системасына чистарынырга булыша.

Ана кешегә сөте җитәрме, юкмы дип борчыласы юк, чөнки, хәтта игезәкләр туса да, аның сөт күләме табигый рәвештә артыр.

Сез ничек уйлыйсыз? Уникаль үзенчәлекләргә ия ана сөте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу