ИҖАДИ ЭШЛӘР
Гормоннарның көйләү сәләте
Кеше организмы эшләсен өчен, канда электролитлар күләме, мәсәлән кальций, билгеле бер чикләрдә булырга тиеш. Әмма тәнгә кергән электролитлар күләме көннән-көн үзгәреп торырга мөмкин. Ул тиешле булсын өчен, организм нәрсә эшли?
Сәламәт организм электролитларны тиешле күләмдә тота ала. Моның өчен ул гормоннар эшләп чыгара, аларны саклый һәм канга бүлеп чыгара. Гормоннар — организмның төрле эшчәнлеген көйли торган химик матдәләр. Гормоннарның хәтта бик аз гына күләме дә тәнгә зур йогынты ясый ала. «Британия энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, гормоннарның бүленеп чыгуы «очраклы булмый; бу төгәл һәм катлаулы процесс».
Мәсәлән, калкансыман эчендәге бизләр кандагы кальций күләменең кечкенә генә үзгәрүен билгеләп ала. Алар муенның алгы ягындагы калкансыман биз янында урнашкан. Гадәттә, бу бизләрнең саны дүрт була, һәрберсе якынча дөге бөртеге зурлыгында.
Бу бизләр, кальций күләменең тиешледән түбәнрәк төшүен сизеп алса, тиз генә, кайчак берничә секунд эчендә, гормон бүлеп чыгара. Ул сөякләргә, сакланган кальцийны канга бүлеп чыгарырга кирәклеген белдертеп, сигнал бирә. Шушы гормон шулай ук бөерләргә каннан кальций сөзүен туктатырга, ә нечкә эчәккә ризыктан кальций үзләштерүен күбәйтергә кирәклеген хәбәр итә.
Әмма канда кальций чиктән тыш күп булса, калкансыман биз — инде башка биз — икенче төрле гормон бүлеп чыгара. Бу гормон сөякләргә гадәттәгедән күбрәк кальций сеңдерергә һәм сакларга сигнал бирә, ә бөерләргә каннан гадәттәгедән күбрәк кальций сөзеп, чыгарырга кирәклеге турында хәбәр бирә.
Кеше организмы, төрле процессларны көйләү өчен, йөздән артык гормон куллана. Без аларның икесен генә карап чыктык.
Сез ничек уйлысыз? Гормоннарның көйләү сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?