МАРК
Аңлатмалар. 14 нче бүлек
Ике көннән соң: Мк 14:1, 2 дә сурәтләнгән вакыйгалар 12 нисанда булган; бу шигырьдә әйтелгәнчә, Пасах (14 нисанда; Мт 26:2 гә аңлатманы кара) һәм Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисанда; сүзлекне кара) ике көннән соң буласы иде. (А7, Ә12, Ә15 кушымт. һәм Мк 14:3, 10 га аңлатмаларны кара.)
Гайсә Битаниядә: Мк 14:3—9 да сурәтләнгән вакыйгалар, күрәсең, кояш баеганнан соң 9 нисан башлангач булган. Моны Яхъя хәбәрендәге параллель урын раслый. Анда Гайсә Битаниягә «Пасах бәйрәменә алты көн кала» килде диелә (Ях 12:1). Ул, күрәсең, анда (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Бу Шимунның өендәге мәҗлескә кадәр бер көн алдан булган. (Ях 12:2—11; А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
махаулы Шимунның: Бу Шимун монда һәм шул ук вакыйгалар язылган Мт 26:6 да гына искә алына. Ул, бәлки, элек махаулы булгандыр, һәм Гайсә аны савыктыргандыр. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)
алебастр савыт: Сүзлектән «Алебастр» кара.
бер хатын: Мт 26:7 гә аңлатманы кара.
хуш исле май: Яхъя аның авырлыгы якынча 300 грамм булган дип әйтә. Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә ул «300 дән артык динар» торган диелә (Мк 14:5; Ях 12:3—5). Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган. Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф нард булган дип әйтә. (Сүзлектән «Нард» кара.)
майны Гайсәнең башына агыза башлады: Маттай һәм Марк язганча, бу хатын майны Гайсәнең башына агызган (Мт 26:7). Үз хәбәрен еллар үткәч язган Яхъя өстәмә нечкәлек китерә: Мәрьямнең шулай ук Гайсәнең аякларын да майлаганы турында яза (Ях 12:3). Гайсә аңлатканча, яратудан чыгып эшләнгән бу эш, образлы итеп әйткәндә, үзен җирләүгә әзерләү булган. (Мк 14:8 гә аңлатманы кара.)
300... динарга: Маттайның параллель хәбәрендә «зур акчага» диелә (Мт 26:9), ә Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә төгәлрәк бәя әйтелә. (Мк 14:3 кә аңлатманы; сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.)
тәнемне хуш исле май белән майлап: Бу хатын (Мт 26:7 гә аңлатманы кара) андый юмартлыкны Гайсәгә карата яратудан һәм рәхмәт хисеннән чыгып күрсәткән. Гайсә аңлатканча, Мәрьям белми торып аның тәнен җирләүгә әзерләгән, чөнки андый хуш исле май һәм төрле мазьларны еш кына мәетләргә сөртә торган булганнар (2Ел 16:14).
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен: Мк 13:10 да язылган пәйгамбәрлектәге кебек, Гайсә монда яхшы хәбәрнең бөтен дөньяда игълан ителәчәген алдан әйтә. Һәм бу яхшы хәбәр шушы хатынның тугрылык эшен дә үз эченә ала. Аллаһы Мәрьямнең кылган эше турында Яхшы хәбәр бәян итүчеләрнең өчесен язарга рухландырган. (Мт 26:12, 13; Ях 12:7; Мк 13:10 га аңлатманы кара.)
Ә: 10 нчы һәм 11 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга 12 нисанда булган. Шул ук көнне Мк 14:1, 2 дә сурәтләнгән хәлләр булган. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мк 14:1, 3 кә аңлатмаларны кара.)
Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.
көмеш тәңкәләр: Сүзгә-сүз «көмеш», ягъни акча итеп кулланылган көмеш. Мт 26:15 буенча, акчаның күләме «30 көмеш тәңкә» булган. Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Гайсәнең күпме акчага хыянәт ителгәнен телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия пәйгамбәр тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).
Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көнгә сузылган. (Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме бу бәйрәм белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көнне, шул исәптән 14 нисанны да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип атаганнар (Лк 22:1). Монда искә алынган көн 14 нисанны күрсәтә, чөнки ул көнне йола буенча Пасах бәйрәме корбаны китерелгән дип әйтелә (Чг 12:6, 15, 17, 18; Лв 23:5; Кн 16:1—8). 12—16 нчы шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, 13 нисан көнне төштән соң, Пасах бәйрәме өчен барысы әзерләнгән вакытта булган; ә Пасах бәйрәме «кич җиткәч» 14 нисан башында бәйрәм ителгән. (Мк 14:17, 18; Ә12 кушымт. һәм Мт 26:17 гә аңлатманы кара.)
Кич җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
минем белән бергә... манучы: Кешеләр ул вакытта, гадәттә, ризыкны кул белән я икмәк кисәген кашык сыман кулланып ашаган. Монда кулланылган грек сүзтезмәсе «бергә ашау» дигәнне аңлаткан идиома да булырга мөмкин. Берәр кеше белән бергә ашау якын дуслыкны күрсәткән. Андый якын дуска каршы чыгу иң кабахәт хыянәт дип саналган (Зб 41:9; Ях 13:18).
савытка: Мондагы грек сүзе чагыштырмача тирән савытны аңлата, аннан ризык ашаган булганнар. Кайбер борынгы кулъязмаларда «уртак савытка» дип тәрҗемә итеп булган язылыш очраса да, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
икмәкне алды... ...аны сындырып: Мт 26:26 га аңлатманы кара.
рәхмәтләрен әйтеп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.
аңлата: Мт 26:26 га аңлатманы кара.
килешү канымны: Мт 26:28 гә аңлатманы кара.
яңа шәраб эчү: Мт 26:29 га аңлатманы кара.
мәдхияләр: Мт 26:30 га аңлатманы кара.
әтәч... кычкырганчы: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бу сүзтезмә очрый, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:72; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)
Гитсимән: Мт 26:36 га аңлатманы кара.
Җаным: Мт 26:38 гә аңлатманы кара.
уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Гайсәнең шәкертләре аның килүенең көнен һәм сәгатен белмәгән. Шуңа күрә Гайсә аларга рухи яктан йокламаска кирәклеген ассызыклаган. (Мт 24:42; 25:13; Мк 13:35 кә аңлатмаларны кара.) Ул бу сүзләрне монда һәм Мк 14:38 дә кабатлап әйтә. Анда ул уяу торуны өзлексез дога кылу белән бәйли. Охшаш сүзләр Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да очрый, һәм бу мәсихчеләргә рухи яктан уяу калу мөһим икәнен күрсәтә (1Кр 16:13; Кл 4:2; 1Тс 5:6; 1Пт 5:8; Ач 16:15).
җиргә йөзтүбән капланды: Яки «җиргә егылды». Изге Язмаларда кешеләр төрле гәүдә торышында, мәсәлән, баскан һәм тезләнгән килеш дога кылган дип әйтелә. Әмма, бәлки, иң басынкы гәүдә торышы кеше кайнар доганы йөзтүбән сузылып яткан килеш кылганда булгандыр.
Абба: Бу еврей я арамей сүзе (грек теленә транслитерацияләнгән) Мәсихче Грек Язмаларында өч тапкыр очрый (Рм 8:15; Гл 4:6). Ул сүзгә-сүз «ата» я «Йә Ата» дигәнне аңлата. Бу сүз «әти» дигән татар сүзенә хас якынлыкны һәм «ата» сүзенә хас хөрмәтне үз эченә ала. Һәм рәсми түгел, ә хөрмәт белдерүче сүз. Ул балалар беренче булып өйрәнгән сүзләр арасында булган. Әмма борынгы еврей һәм арамей язмалары буенча, үскән угыллар да, үз әтиләренә мөрәҗәгать иткәндә, аны кулланган. Шуңа күрә ул титул түгел, ә назлы эндәшү сүзе булган. Гайсәнең бу сүзне куллануы аның атасы белән якын һәм ышанычлы мөнәсәбәтләргә ия булуын күрсәтә.
Әтием: Абба сүзе кулланылган өч очракта да аннан соң грек теленә аның тәрҗемәсе хо пате́р тора. Ул сүзгә-сүз «ата» я «Йә Ата» дигәнне аңлата.
Миннән бу касәне алчы: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, үзеннән бу «касәне» алсын дип, атасына дога кылырга этәргән.
рух: Мт 26:41 гә аңлатманы кара.
тән: Мт 26:41 гә аңлатманы кара.
күзләрен йокы баскан: Сүзгә-сүз «күзләре авырайган». Монда «бик каты йоклыйсы» килү дигәнне аңлаткан грек идиомасы кулланыла. Аны «алар күзләрен ачык килеш тота алмаган» дип тә тәрҗемә итеп булган.
аны назлы итеп үбеп алды: «Назлы итеп үбеп алу» дип бирелгән грек фигыле — «үбү» дигәнне аңлаткан фигыльнең (Мк 14:44 тә кулланыла) көчәйтелгән формасы. Гайсәне шулай җылы, дусларча сәламләп, Яһүд үзенең никадәр мәкерле һәм икейөзле булганын күрсәткән.
янәшә торучыларның берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәр буенча, кылычын чыгарган кеше Шимун Петер булган, ә баш рухани хезмәтчесенең исеме Малхус булган. Лүк (22:50) һәм Яхъя (18:10) хәбәрләрендә тагын бер нечкәлек кертелгән: хезмәтченең «уң колагы» чабып өзелгән диелә.
баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде: Ях 18:10 га аңлатманы кара.
бер егет: 51 нче һәм 52 нче шигырьләрдә сурәтләнгән очракны Марк кына яза. Бу егет язучы үзе булгандыр. Алай икән, Марк Гайсә белән таныш булган дип әйтеп була. (Мк Исемгә аңлатманы кара.)
шәрә: Мт 25:36 га аңлатманы кара.
баш рухани: Исраил мөстәкыйль халык булган вакытларда баш рухани үз үлеменә кадәр хезмәт иткән (Сн 35:25). Әмма Исраил белән Рим хакимлек иткәндә, Рим билгеләгән идарәчеләрнең баш руханины сайларга һәм төшерергә хаклары булган. Гайсәне хөкем иткәндә җитәкчелек иткән баш рухани Каяфәс булган (Мт 26:3, 57). Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Сүзлектән «Баш рухани» һәм Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен, Ә12 кушымт. кара.)
Югары киңәшмә: Мт 26:59 га аңлатманы кара.
аларның... шаһитлекләре... бер-берсенә туры килми иде: Гайсә хөкем ителгәндә, ялган шаһитләрнең сүзләре бер-берсенә туры килми иде дип Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына язган.
Мәсих: Мт 11:2 гә аңлатманы кара.
кодрәтле Затның уң ягында: Мт 26:64 кә аңлатманы кара.
үз киемен ертып җибәрде: Бу ишарә монда каты ачу хисен белдерә. Каяфәс үз киемен ерткач, аның күкрәген каплап торучы киеме күренгән. Шулай ул, күрәсең, Гайсәнең сүзләре аркасында чыккан ачуын күпертеп, диндарлыгын күрсәткән.
капкага: Яки «вестибюльгә». (Мт 26:71 гә аңлатманы кара.)
мине каһәр суксын: Мт 26:74 кә аңлатманы кара.
ант итә: Мт 26:74 кә аңлатманы кара.
әтәч... кычкырды: Моның турында бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла, ләкин Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең икенче тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, таң атар алдыннан кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)