ЛҮК
Аңлатмалар. 15 нче бүлек
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
10: Бу шигырьдәге драхмасы сүзенә аңлатмадан күренгәнчә, бер драхма бер көнлек эш хакына диярлек тиң булган. Әмма югалган бу тәңкәнең махсус әһәмияте булгандыр. Ул, бәлки, нәселдән нәселгә күчә торган ун тәңкәдән торган әйбернең я муенсаның бер өлеше булгандыр. Аны табар өчен яктырткычны яндырырга кирәк булган, чөнки тәрәзә булса, ул гадәттә бик кечкенә булган. Һәм ул вакыттагы йортларда гадәттә балчык идән булган, шуңа күрә бу хатын югалган тәңкәне табар өчен идәнне себергән.
драхмасы: Драхма көмеш грек тәңкәсе булган. Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытына драхма авырлыгы, күрәсең, 3,4 г тәшкил иткән. Ул вакытта греклар драхма динарга тиң дип санаган, әмма Рим хөкүмәте драхманың кыйммәтлеге динарның дүрттән өч өлешен тәшкил итә дип билгеләгән. Яһүдләр гыйбадәтханә хакына ике драхмалык (дидрахма) еллык салым түләгән. (Мт 17:24 кә аңлатманы; сүзлектән «Драхма» һәм Ә14 кушымт. кара.)
драхмамны: Лк 15:8 гә аңлатманы; сүзлектән «Драхма» һәм Ә14 кушымт. кара.
Бер кешенең ике улы булган: Читкә киткән угыл (югалган угыл буларак та билгеле) турындагы хикәя Гайсәнең башка хикәяләреннән аерылып тора. Бу Гайсә сөйләгән иң озын мисал. Аның төп үзенчәлеге — гаиләдәге мөнәсәбәтләр. Башка мисалларында Гайсә еш кына тере булмаган нәрсәләр, мәсәлән, төрле орлык һәм җир турында я хуҗа белән хезмәтчеләре арасындагы эш мөнәсәбәтләре турында сөйләгән (Мт 13:18—30; 25:14—30; Лк 19:12—27). Бу мисалда исә Гайсә әти кеше белән уллары арасындагы якын мөнәсәбәтләрне ассызыклый. Шушы хикәяне тыңлаган күп кенә кешеләрнең андый игелекле һәм шәфкатьле атасы булмагандыр. Бу мисалда күктәге Атабызның җирдәге балаларына: үзенә тугры булганнарга да, читкә китеп яңадан кайтучыларга да карата тирән кызгануы һәм мәхәббәте сурәтләнә.
Аларның кечесе: Муса кануны буенча, әти кеше беренче улына үз мөлкәтенең ике өлешен биргән (Кн 21:17). Шуңа күрә бу мисалдагы кече угылның мирасы абыйсыныкы белән чагыштырганда ике мәртәбә азрак булырга тиеш булган.
типтереп яшәп: Яки «акылсыз яшәп». Тамырдаш грек сүзе Эф 5:18; Тит 1:6; 1Пт 4:4 тә шул ук мәгънәдә кулланыла.
туздырып бетергән: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «(төрле якларга) тарату» дигәнне аңлата (Лк 1:51; Рс 5:37). Мт 25:24, 26 да ул «җилгәрү» дип бирелгән. Монда ул әрәм-шәрәм итүчән һәм акылсыз сарыф итүчән булу мәгънәсендә кулланыла.
дуңгызлар көтәргә: Канун буенча, бу хайваннар нәҗес булган, шуңа күрә яһүд кешесе өчен бу кимсетүче һәм җирәнгеч һөнәр булган (Лв 11:7, 8).
кузаклар: Агачта үсә торган бу кузакның каты кабыгы көрән төсле һәм ялтырап тора. Ул кәкре мөгезгә охшаш, һәм бу аның исеменең грекча сүзгә-сүз мәгънәсенә (кера́тион, «кечкенә мөгез») туры килә. Андый кузак бүгенге көнгә кадәр атлар, эре терлек һәм дуңгызларны ашатыр өчен киң кулланыла. Шушы яшь кешенең хәтта дуңгыз азыгын ашарга әзер булуы аның никадәр түбән төшкәнен күрсәтә. (Лк 15:15 кә аңлатманы кара.)
сиңа каршы Яки «синең алдыңда». Сүзгә-сүз «алдында; күз алдында» дигәнне аңлаткан грек бәйлеге эно́пион Септуагинтада 1Иш 20:1 дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Анда Давыт Йонафаннан: «Әтиеңә каршы нинди гөнаһ кылдым?» — дип сорый.
ялчы: Өенә кайткач, кече угыл атасыннан үзен угыл буларак түгел, ә ялчы буларак кабул итүен сорарга җыенган. Андый кеше, коллардан аермалы буларак, өйдәгеләр санына кермәгән, ә чит кеше булган. Аларны еш кына нибары бер көнгә яллаганнар (Мт 20:1, 2, 8).
аны... назлы итеп үпкән: Яки «аны... яратып үпкән». «Назлы итеп үбү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе, филе́о дигән фигыльнең көчәйтелгән формасы дип санала. Бу фигыль кайвакыт «үбү» дип бирелә (Мт 26:48; Мк 14:44; Лк 22:47), әмма ешрак ул «ярату» дигәнне аңлата (Ях 5:20; 11:3; 16:27). Улын шундый җылы итеп һәм дусларча сәламләп, мисалдагы әти тәүбә иткән улын кабул итәргә әзер булуын күрсәтә.
Улың дип аталырга: Кайбер кулъязмаларда «Мине үзеңә ялчы итеп ал» дип өстәлгән, әмма мондагы язылышны төрле борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый. Кайбер белгечләр бу сүзләр, Лк 15:19 га туры китерер өчен, өстәлгән булган дип уйлый.
озын киемне... йөзек... аяк киеме: Бу озын кием гади кием түгел, ә иң яхшы кием булган. Андый кием, бәлки, матур итеп чигелгән булгандыр һәм хөрмәтле кунакларга тәкъдим ителгәндер. Улының бармагына йөзек кидерү атасының хуплавын һәм яратуын белдергән һәм шулай ук кире кабул ителгән угылның абруе, кадере һәм дәрәҗәсенең кайтарылганын күрсәткән. Коллар гадәттә йөзек һәм аяк киеме йөртмәгән. Шулай итеп, әтисе улының тулы хокуклы гаилә әгъзасы буларак кабул ителгәнен ачык итеп күрсәткән.
туздырып бетергән: Сүзгә-сүз «ашап бетергән». Бу грек сүзе монда кече угылның үз атасының милкен ничек әрәм-шәрәм иткәнен ачык сурәтләр өчен кулланыла.