ЯХЪЯ
Аңлатмалар. 18 нче бүлек
Кидрон үзәне: Мәсихче Грек Язмаларында монда гына искә алынган Кидрон үзәне Иерусалимны Зәйтүн тавыннан аерып тора. Ул шәһәрнең көнчыгыш ягы буйлап төньяктан көньякка таба сузылган. Кидрон үзәне гадәттә, хәтта кышын да, сусыз булган; анда су каты яңгырлар яуган чакта гына аккан. Монда «үзән» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хе́ймаррос сүзгә-сүз «кышкы ташкынны», ягъни кыш вакытында яуган каты яңгырлар аркасында күп итеп аккан су агымын, аңлата. Бу грек сүзе Септуагинтада, на́хал дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен, 80 нән артык тапкыр кулланыла; на́хал сүзе «үзән» сүзенә туры килә һәм Еврей Язмаларында Кидрон үзәне искә алынганда кулланыла (2Иш 15:23; 1Пат 2:37). «Үзән» дигәнне аңлаткан бу еврей һәм грек сүзләре ташкын я су агымын күрсәтергә мөмкин (Кн 10:7; Әп 6:15; Иш 66:12; Йз 47:5). Әмма еш кына бу сүзләр кышкы ташкыннар ерган үзәнне, ягъни су юлын, аңлата; аның аша кышкы яңгырлар вакытында су агымнары ага (Сн 34:5; Йш 13:9; 17:9; 1Иш 17:40; 1Пат 15:13; 2Ел 33:14; Нк 2:15; Җр 6:11). Еш кына бу ике сүз «елга үзәне» дип тәрҗемә ителә. (Сүзлектән «Елга үзәне» кара.)
гаскәриләр төркемен: Монда кулланылган грек төшенчәсе спе́йра Рим гаскәриләрен күрсәтә. Гайсә кулга алынганда Рим гаскәриләренең булганы турында Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Яхъя гына искә ала (Ях 18:12).
баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп: Бу очракны Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә ала, һәм аларның хәбәре бер-берсен тулыландыра (Мт 26:51; Мк 14:47; Лк 22:50). Гайсә «хезмәтченең колагына кагылып, аны савыктырды» дип (Лк 22:51), «яраткан табибыбыз» Лүк кенә яза (Кл 4:14). Шимун Петернең үзендә булган кылычны кулланганын һәм колагы чабып өзелгән хезмәтченең исеме Малхус булганын Яхшы хәбәрне язучы Яхъя гына искә ала. «Баш руханига» һәм аның өйдәгеләренә «таныш» шәкерт, күрәсең Яхъя булган (Ях 18:15, 16), шуңа күрә аның Яхшы хәбәрендә җәрәхәтләнгән кеше исеменең искә алынганы урынлы. Яхъяның баш руханиның өйдәгеләре белән таныш булуы Ях 18:26 дан да күренә; анда Яхъя Петерне Гайсәнең шәкерте булуда гаепләгән хезмәтче турында яза һәм ул «Петер... колагын чабып өзгән» кешенең туганы булган дип әйтә.
касәне эчмәмме: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә (Зб 11:6, иск.; 16:5; 23:5). Монда «касәне эчү» Аллаһы ихтыярына буйсынуны аңлата. Гайсәнең очрагында «касә» аның көфер сүзләр әйтүдә ялган гаепләү аркасында газаплануын һәм үтерелүен, шулай ук аның үледән терелтелеп, күктә үлемсез тормыш алганын аңлаткан. (Мт 20:22; 26:39 га аңлатмаларны кара.)
гаскәр башлыгы: Монда кулланылган грек төшенчәсе хили́архос (хилиарх) сүзгә-сүз «мең башлыгы», ягъни мең гаскәринең башлыгы, дигәнне аңлата. Бу трибун дип аталган римлыларның гаскәр башлыгы булган. Һәр Рим легионында алты трибун булган. Әмма легион алты төрле хәрби частька бүленмәгән, ә һәр трибун чиратлашып бөтен легион белән җитәкчелек иткән. Андый гаскәр башлыгының зур вәкаләте, шул исәптән йөзбашлары сайлап билгеләргә хокукы булган. Бу грек сүзе шулай ук гомумән югары дәрәҗәле хәрби башлыкны белдерергә мөмкин. Гайсәне кулга алган гаскәриләр белән бергә римлыларның бер гаскәр башлыгы булган.
яһүдләрнең: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
Башта алар аны Һаннас янына алып бардылар: Гайсәнең Һаннас янына алып барылганын Яхъя гына әйтә. Һаннасны Римның Суриядәге идарәчесе Квирини якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган, һәм ул якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Һаннас, баш рухани хезмәтеннән азат ителгәннән соң да һәм инде шул титулны йөртмәсә дә, күрәсең, элекке баш рухани буларак һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булганга, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Бу вакыт шул елны, ягъни б. э. 33 елын, Гайсә җәзалап үтерелгән онытылмаслык елны да үз эченә алган. (Лк 3:2 гә аңлатманы кара.)
тагын бер шәкерт: Күрәсең, рәсүл Яхъя турында сүз бара. Бу Яхъяның үзенчәлекле стиленә туры килә: үз хәбәрендә ул үзен исеме белән атамый. (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7; 21:20 гә аңлатмаларны кара.) Моннан тыш, Ях 20:2—8 дә, Гайсә үледән терелтелгәннән соң булган вакыйгалар сурәтләнгәндә, Яхъя һәм Петер бергә искә алына. Изге Язмаларда Гәлиләядән булган шәкерт Яхъяның баш рухани белән ничек танышып китә алганы аңлатылмый, ләкин баш руханиның өйдәгеләре белән таныш булганга, Яхъя капка саклаучы аша үтеп, ишегалдына керә алган һәм шулай ук Петерне дә кертә алган (Ях 18:16).
учак: Сүзгә-сүз «күмер». Агач күмере — агач өлешчә янып беткәннән соң калган кара төстәге, уалучан, вак куышлы матдә. Борынгы заманда күмерне болай әзерләгәннәр: агач өемнәрен җир белән каплап, аларны берничә көн дәвамында әкрен генә яндырганнар, ә һаваны барлыкка килгән газларның януына җитәрлек итеп кенә керткәннәр. Күмер әзерләү күп вакыт алган һәм даими игътибар таләп иткән, әмма нәтиҗәдә чагыштырмача чиста күмер — агач күмере килеп чыккан. Ул озак янган, яхшы җылыткан һәм төтен чыгармаган. Күмерне учакта я ачык тимер мичтә җылыныр өчен яндырганнар (Иш 47:14; Ир 36:22). Бертигез эсселек биргәнгә, ә ялкыны һәм төтене булмаганга, ул ризык әзерләр өчен бик яхшы ягулык булган (Ях 21:9).
өлкән рухани: Ягъни Һаннас. (Ях 18:13; Рс 4:6 га аңлатмаларны кара.)
баш рухани Каяфәс янына: Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен, Ә12 кушымт. кара.
әтәч кычкырды: Мк 14:72 гә аңлатманы кара.
идарәче Пилат сараена: Мт 27:27 гә аңлатманы кара.
иртә белән: Ягъни 14 нисанның, Гайсә хөкем ителгән һәм үтерелгән көннең иртәсе. Пасах бәйрәме үткән кичне башланган, һәм башка Яхшы хәбәрләрдән күренгәнчә, Гайсә һәм аның рәсүлләре Пасах ризыгын шул үткән кичне ашаган (Мт 26:18—20; Мк 14:14—17; Лк 22:15). Шуңа күрә бу шигырьдәге Пасах ризыгын ашау дигән сүзләр 15 нисанда, Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә, ашалачак ризыкны күрсәтә, ахры. Гайсәнең көннәрендә Пасах бәйрәме (14 нисан) һәм аннан соңгы Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисан) кайвакыт гомумән «Пасах» дип аталган (Лк 22:1).
Яһүдләрнең Патшасы синме?: Мт 27:11 гә аңлатманы кара.
Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел: Гайсә Пилатның: «Син нәрсә эшләдең?» — дигән соравына туры җавап бирмәгән (Ях 18:35). Ә аның: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дигән беренче соравына игътибарын туплаган (Ях 18:33). Үзенең кыска җавабында Гайсә үзе Патша итеп куелырга тиеш булган Патшалыкны өч мәртәбә искә алган. Үзенең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел» диеп, Гайсә бу Патшалыкның кеше тарафыннан булдырылмаячак икәнен ачык итеп күрсәткән. Бу элегрәк әйтелгән «күкләр Патшалыгы» һәм «Аллаһы Патшалыгы» дигән сүзләргә туры килә (Мт 3:2; Мк 1:15). Гайсә үзенең шәкертләре дә бу «дөньядан түгел» дип әйткән, ягъни алар Аллаһыдан һәм аның хезмәтчеләреннән читләшкән бозык кешеләр җәмгыятеннән түгел (Ях 17:14, 16). Гайсәнең шәкертләре, кешеләр үз патшасын яклагандай, аны яклар өчен сугышырга тиеш түгел. Моны Гайсә Петергә элегрәк шул кичне әйткән сүзләре белән күрсәткән (Мт 26:51, 52; Ях 18:11).
Син үзең мине патша дисең: Бу җавабы белән Гайсә үзенең патша булганын раслый. (Мт 27:11; Мт 26:25, 64 кә аңлатмалар белән чагыштыр.) Ләкин Гайсә Пилат уйлаган мәгънәдә патша булмаган, чөнки Гайсәнең Патшалыгы «бу дөньяныкы түгел», һәм шуңа күрә Римга куркыныч янамаган (Ях 18:33—36).
шаһитлек бирер өчен: Мәсихче Грек Язмаларында «шаһитлек бирү» (мартире́о) һәм «шаһит» (мартири́а; ма́ртис) дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре киң мәгънәле. Бу тамырдаш төшенчәләр башлыча берәр нәрсәне үз күзләре белән күргән я берәр нәрсәне белгән кешенең мәгълүмат бирүе мәгънәсендә кулланыла, ләкин алар шулай ук «игълан итү; раслау; берәр кем я берәр нәрсә турында яхшыны сөйләү» дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин. Гайсә үзе нык инанган хакыйкатьләр турында шаһитлек биреп һәм игълан итеп кенә калмаган, ә шулай ук үз Атасының пәйгамбәрлек сүзенең һәм вәгъдәләренең хак булганнарын расларлык итеп яшәгән (2Кр 1:20). Аллаһының Патшалыкка һәм Мәсих-Хакимгә карата нияте турында бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан әйтелгән булган. Гайсәнең корбан үлеме белән тәмамланган җирдәге бөтен тормышы аның үзе турындагы бөтен пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Канун килешүендәге «күләгәне», ягъни прообразларны, үтәгән (Кл 2:16, 17; Ев 10:1). Димәк, Гайсә сүзләре һәм эшләре белән «хакыйкать турында шаһитлек» биргән дип әйтеп була.
хакыйкать: Гайсә монда гомумән хакыйкать турында түгел, ә Аллаһының ниятләренә кагылышлы хакыйкать турында әйткән. Аллаһы ниятендә Гайсә төп роль уйный: «Давыт токымыннан булган Гайсә» Аллаһы Патшалыгында Идарәче һәм Баш рухани булып хезмәт итәргә тиеш (Мт 1:1). Гайсә аңлатканча, ул башлыча шул Патшалык турында игълан итәр өчен кешелек дөньясына килгән, җирдә яшәгән һәм хезмәт иткән. Фәрештәләр дә Гайсәнең Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә — Давыт туган шәһәрдә — тууына кадәр һәм тууы вакытында охшаш хәбәр игълан иткән (Лк 1:32, 33; 2:10—14).
Нәрсә ул хакыйкать?: Пилатның соравы, күрәсең, Гайсә сөйләгән «хакыйкать» турында түгел, ә гомумән хакыйкать турында булган (Ях 18:37). Аның соравы эчкерсез булган булса, Гайсә аңа һичшиксез җавап бирер иде. Ләкин Пилат, мөгаен, бу сорауны шикләнеп һәм мыскыллап кына биргән; әйтерсең лә ул болай дигән: «Хакыйкать? Нәрсә ул? Андый нәрсә юк!» Чынлыкта, Пилат җавапны хәтта көтеп тә тормаган, ә яһүдләр янына чыгып киткән.
Сезнең йолагыз буенча, мин... бер кешене азат итәргә тиеш: Берәр тоткынны азат итү йоласы турында шулай ук Мт 27:15 һәм Мк 15:6 да искә алына. Аны, күрәсең, яһүдләр керткән, чөнки Пилат аларга: «Сезнең йолагыз буенча»,— дип әйткән. Андый гадәт Еврей Язмаларына нигезләнмәгән һәм анда искә дә алынмый. Әмма Гайсә көннәренә, күрәсең, яһүдләр андый гадәтне керткән. Римлыларга андый гореф-гадәт сәер булып күренмәгән, чөнки аларның, халык хуплавын алыр өчен, тоткыннарны азат иткәненә дәлилләр бар.