Утлыкка салынган Гайсә
Лк 2:7 дә «утлык» дип грек сүзе фа́тне тәрҗемә ителгән; аның мәгънәсе «ашату урыны». Палестинада археологлар бер бөтен известьташ кисәкләреннән кисеп ясалган зур тагараклар тапканнар; аларның озынлыгы якынча 0,9 м, киңлеге 0,5 м, ә тирәнлеге 0,6 м. Алар утлыклар булып кулланылган дип санала. Шулай ук, күптән түгелге вакытлардагы кебек, утлыкларны, бәлки, хайваннар өчен абзар булып кулланылган мәгарәләрнең таш стеналарында чукып ясаганнар.
Чыганак:
© www.BibleLandPictures.com/Alamy
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: