Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә
Бу видеороликта күрсәтелгән күренеш Офер күзәтү мәйданчыгыннан төшерелгән; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш яры янында урнашкан. Борынгы Кәпернаум урнашкан булган дип фаразланган урыннан (1) Хоразинга (2) кадәр якынча 3 км гына булган. Кәпернаум, күрәсең, Гайсә үзенең Гәлиләядә ике елдан күбрәк башкарган зур хезмәте дәвамында туктала торган төп шәһәр булган. Рәсүлләр Петер һәм Әндри Кәпернаумда яшәгән, шулай ук Маттайның да салым җыю урыны шул шәһәрдә я аның янында урнашкан булган (Мк 1:21, 29; 2:1, 13, 14; 3:16; Лк 4:31, 38). Петер, Әндри һәм Филип чыгышлары белән якындагы Битсәидәдән (3) булган (Ях 1:44). Гайсә шушы өч шәһәрдә я алар янында күп могҗизалар кылган. (А7-В кушымтадагы карта 3Ә һәм А7-Г кушымтадагы карта 4 кара.)
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: