Изге Язмаларда искә алынган иссоп
Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә «иссоп» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек төшенчәләре (еврейчә эзо́в һәм грекча хи́ссопос) берничә төр үсемлекне аңлатырга мөмкин. Күп белгечләр уйлавынча, еврей төшенчәсе монда күрсәтелгән мәтрүшкәне (Origanum maru; Origanum syriacum) аңлата. Ирен чәчәклеләр семьялыгыннан бу үсемлек Урта Көнчыгышта киң таралган. Уңай шартларда аның биеклеге 0,5—0,9 м җитә. Изге Язмаларда иссоп еш кына чисталык белән бәйле (Чг 12:21, 22; Лв 14:2—7; Сн 19:6, 9, 18; Зб 51:7). Мәсихче Грек Язмаларында «иссоп» ике мәртәбә генә искә алына. Ев 9:19 да иске килешүнең гамәлгә кертелүе сурәтләнә, һәм бу контекстта «иссоп», күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган үсемлекне аңлата. Ях 19:29 да ачыган шәрабка манчылган губканы «иссоп сабагына» беркетеп, Гайсәнең авызына китергәннәр дип әйтелә. Белгечләр бу контекстта грек сүзе хи́ссопос нинди үсемлекне күрсәтә икәне турында төрле карашта тора. Кайберләре, мәтрүшкә сабагы Гайсәнең авызына китерер өчен җитәрлек озынлыкта булмаганга, бу төшенчә озынрак сабаклы башка үсемлекне, бәлки, җөгәрәнең (Sorghum vulgare) бер төрен күрсәтә дип уйлый. Башкалары исә хәтта бу очракта да иссоп мәтрүшкә булырга мөмкин дип саный. Алар фаразлавынча, мәтрүшкә бәйләме Маттай һәм Марк искә алган «таякка» беркетелгән булган (Мт 27:48; Мк 15:36).
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: