Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең эшләре
Изге Язмаларда яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең ашкынып башкарган кайбер эшләре турында әйтелә (Рс 21:8). Иерусалимда грекча сөйләшүче һәм еврейчә сөйләшүче шәкертләргә ризык өләшер өчен, «хөрмәт казанган җиде кеше» сайлап алынган һәм Филип аларның берсе булган (Рс 6:1—6). Стифәннең үлеменнән соң «барысы да, рәсүлләрдән кала» таралгач, Филип Самариягә киткән; анда ул яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм галәмәтләр кылган (Рс 8:1, 4—7). Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе Филипне Иерусалимнан Газага төшә торган юлга җибәргән (ул юл чүл аша узган) (Рс 8:26). Анда Филип хәбәш түрәсен очраткан һәм аңа яхшы хәбәрне игълан иткән (Рс 8:27—38). Йәһвәнең рухы Филипне аннан алып киткән (Рс 8:39), һәм ул, Ашдод һәм яр буендагы башка шәһәрләр аша үтеп, Кайсариягә кадәр вәгазьләп барган (Рс 8:40). Еллар узгач, Лүк белән Паул Кайсариядә Филипнең өендә тукталган. Ул вакытта «аның пәйгамбәрлек итә торган, кияүгә чыкмаган дүрт кызы» булган (Рс 21:8, 9).
1. Иерусалим: ризык өләшүдә катнаша (Рс 6:5).
2. Самария: яхшы хәбәрне вәгазьли (Рс 8:5).
3. Газага чүл аша алып барган юл: хәбәш түрәсенә Язмаларны аңлата һәм аны суга чумдырып ала (Рс 8:26—39).
4. Яр буендагы җирләр: бар шәһәрләрдә яхшы хәбәрне игълан итә (Рс 8:40).
5. Кайсария: Филип Паулны үз өендә кабул итә (Рс 21:8, 9).
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: