Алеппо кодексы
Бу еврей кулъязмасын гасырлар буе Алепподагы (Сирия) яһүд җәмгыяте саклаган булган. Хәзер исә ул Израильдә, Иерусалимдагы Милли музейда саклана. Бу кулъязма Гәлиләя диңгезенең ярында урнашкан Тибериядә язылган булган һәм б. э. якынча 930 елына карый (А3 кушымт. к.).
Бу кодекс масоретлар күчереп язган Еврей Язмаларының иң яхшы кулъязмасы дип санала (Масорет тексты к.). Бу кулъязманы Шломо бен Буйя күчереп язган. Ә күренекле яһүд белгече Аарон бен Ашер аны тәмамлаган. Ягъни иң төгәл текст булдырыр өчен, ул үзе таба алган Еврей Язмаларының бар кулъязмаларын тикшергән. Һәм аваз билгеләрен, басым билгеләрен, шулай ук текстка кагылышлы аңлатмалар өстәгән. Билгеле булганча, XII гасырда яшәгән хөрмәтле яһүд белгече Маймонид бу кулъязманы Еврей Язмаларының иң ышанычлы тексты итеп игълан иткән. Аннан соң күп кенә яһүдләр дә аны шундый итеп кабул иткән.
Башта Алеппо кодексы бөтен Еврей Язмаларын үз эченә алган. Аның тексты еврей телендә якынча 490 пергамент битендә өч баганага язылган булган (Пергамент к.). Ләкин битләрнең якынча өчтән бер өлеше югалган булган. Мәсәлән, Еврей Язмаларының беренче биш китабының зур өлеше юк. Ә кодексның азагында шулай ук мондый өлеш: Җырларның җыры (китапның соңгы өлеше), Вәгазьче, Ирмиянең елавы, Әсфирә, Даниял, Езра һәм Никами китаплары юк. Әмма Ленинград кодексы, б. э. 1008—1009 елларына караган масорет кулъязмасы, бөтен Еврей Язмаларын үз эченә ала. Ленинград кодексы к.