Б3
Аллаһы исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр. Лүк китабы
ЛҮК 1:6 «Йәһвә әмерләрен һәм ул кушканнарны»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (ту Кири́у) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Мәсәлән, «әмерләр һәм ул кушканнар» дигән сүзтезмәне һәм моңа охшаш юридик төшенчәләр тезмәләрен Еврей Язмаларында Аллаһы исеме кулланылган я Йәһвә сөйләгән контекстларда табып була (Яратылыш 26:2, 5; Саннар 36:13; Канун 4:40; Йәзәкил 36:23, 27). Шунысы игътибарга лаек: бу ике грек юридик төшенчәсе Септуагинтада Канун 27:10 да очрый. Грек Септуагинтасының борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә) бу шигырьнең өлешләре күрсәтелгән. Анда Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. Йәһвәнең нормалары белән бәйле бу төшенчәләрнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«A Translator’s Handbook on the Gospel of Luke», Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре (1971), язучылар: Я. Рейлинг һәм Я. Л. Свелленгребель. Бу белешмәлектә Лүк 1:6 га мондый комментарий бирелә: «„Раббы“ монда Септуагинтада кулланылгандай кулланыла. Септуагинтада кюриос дип Яһве урынына куелган еврей сүзе адонай тәрҗемә ителә. Бу сүз 1 нче һәм 2 нче бүлекләрдә (1:43 һәм 2:11 дән тыш) бар очракларда һәм 5:17 дә шул мәгънәгә ия».
«The International Standard Bible Encyclopedia», Д. Бромили, 1982, (том 2, 508 б.). Бу хезмәттә әйтелә: «Грек сүзе кириос инглиз тәрҗемәләрендә гадәттә „Раббы“ дип бирелә һәм LXX [Септуагинтада] евр. ЙҺВҺ сүзенең эквиваленты булып тора... „Раббы“ Аллаһыны күрсәтәдер (Ата; Мат. 5:33; Лүк 1:6)».
«A Theology of Luke’s Gospel and Acts», Даррел Л. Бок, 2011, (126 б.). Бу хезмәттә әйтелә: «Κύριος (кириос) LXX [Септуагинтада] Яһве исеме урынына кулланыла башлаган. Андый кулланыш [Лүк хәбәренең] беренче өлешендә аеруча күп, егерме биш тапкыр очрый».
«A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Ф. У. Данкер, 2000, (576, 577 б.). Бу сүзлектә Лүк 1:6, 9, 28, 46; 2:15, 22 дә «раббы» сүзе «Аллаһыны күрсәтә» диелә. Анда бу сүзнең Септуагинтадагы (LXX) кулланышы турында дәвам ителә: «Ул [еш] МТ [масорет текстында] очраган Яһве исемен алмаштыра». Анда шулай ук «Арт[икль] булмаса... исем» дигән аңлатмадан соң Лүк 1:17, 58 китерелә.
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:6, 9, 15, 16, 17, 25, 28, 32, 38, 45, 46, 58, 66, 68; 2:9ә, 15, 22, 23а, ә, 24, 26, 39; 3:4; 4:8, 12, 18, 19; 5:17; 10:21, 27; 13:35; 19:38; 20:37, 42а да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:6 турында әйтелә: «Сабый чак [Гайсә] турындагы хәбәрнең калган өлешендәге кебек, кириос монда Яһве урынына кулланыла... Бу сүзтезмәнең калган өлеше И[ске] В[асыятьтәге] сүзтезмәләргә охшаш итеп төзелгән».
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 40 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «„Раббының (ягъни Йәһвәнең) әмерләрен һәм кушканнарын үтәп, саф йөрү“. [„Әмерләре һәм кушканнары (таләпләре)“ дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре] Йәһвәнең Кан. 4:1, 40; 6:2 дә язылган әмерләрен һәм күрсәтмәләрен хәтерләтә».
«The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:6 да төп текстта РАББЫ сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм бит кырыенда мондый аңлатма өстәлгән: «РАББЫ. Монда һәм башка җирләрдә Йәһвә дип тәрҗемә ителергә тиеш».
«Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә һәм күпчелек башка шигырьләрдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Лүк хәбәренең шул шигырьләрендә «Йәһвә» исеме очрый. Бу Изге Язмаларга («Complete Jewish Bible») язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—17, 23, 28—35, 37—40, 42—44, 46—49, 52, 58—60, 65, 66, 88, 93—97, 100—102, 105, 114—117, 125, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154, 163, 167
ЛҮК 1:9 «Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә»
СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббының» (ту Кири́у) диелгән; кайбер кулъязмаларда «Аллаһының» дип язылган. Әмма Лүк 1:6 га комментарийда әйтелгәнчә, Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Еврей Язмаларында «Йәһвәнең гыйбадәтханәсе [яки «чатыры»]» дигән сүзтезмәгә туры килгән сүзтезмәләрдә еш кына тетраграмматон кулланыла (Саннар 19:20; 2 Патшалар 18:16; 23:4; 24:13; 2 Елъязма 26:16; 27:2; Ирмия 24:1; Йәзәкил 8:16; Һәггәй 2:15). Бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланылган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:9 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 43 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Κύριος [Ки́риос] Яһве исеменең тәрҗемәсе».
«New Testament Text and Translation Commentary», Филип Комфорт, 2008. Бу хезмәттә Лүк 1:9 га мондый комментарий бирелә: «Бу шигырьдә „Раббы“ — „Раббы Гайсә Мәсих“ түгел, ә „Яһве“».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—18, 22, 23, 28—36, 38—40, 42—44, 46—49, 52, 59, 60, 65, 66, 88, 93, 95, 100—102, 105, 106, 114—116, 127, 138, 141, 145—147, 153, 154, 163, 167
ЛҮК 1:11 «Йәһвәнең фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яратылыш 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос (Раббы) сүзе белән алмаштырылганда, Ки́риос алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу шигырьдә һәм башка шигырьләрдә билгелелек артикленең булмавы да Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтәдер. (Маттай 1:20 гә комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:11 Ки́риос сүзе «Я[ңа] В[асыятьтә] Яһве/Аллаһы урынына кулланылган» шигырьләр исемлегендә китерелә.
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:11 турында әйтелә: «Хакимнәр 13:3 тә әйтелгәнчә, „Раббының фәрештәсе“ шулай ук Мәнухның балага уза алмаган хатынына да күренгән... Грек телендәге бил[гелелек] арт[икленең] булмавы ачыклаганча, грек сүзтезмәсе ангелос кириу... малак Йһвһ („Яһвенең хәбәрчесе“) дигән еврей конструкциясен чагылдыра. И[ске] В[асыятьтәге] югарыланган бу шәхесне кайвакыт Яһвенең үзеннән аерып булмый».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—13, 16—18, 22—24, 28—36, 38—43, 46—49, 52, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—103, 105, 106, 114—117, 125, 127, 128, 130, 133, 138, 144—147, 153, 154
ЛҮК 1:15 «Йәһвә каршында»
СӘБӘП(ЛӘР): Лүк 1:6 га комментарийда әйтелгәнчә, Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Сакланып калган күпчелек грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) диелгән; кайбер кулъязмаларда «Аллаһы» дип язылган. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Монда кулланылган грек сүзтезмәсе эно́пион Кири́у (сүзгә-сүз «Раббы каршында [алдында]») еврей идиомасын чагылдыра һәм Септуагинтаның сакланып калган кулъязмаларында 100 дән күбрәк тапкыр очрый; ул анда төп нөсхәдә тетраграмматон кулланылган еврей сүзтезмәләренең тәрҗемәсе буларак очрый (Хакимнәр 11:11; 1 Ишмуил 10:19; 2 Ишмуил 5:3; 6:5). Бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланылган.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:15 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 46 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «„Раббы [моңа кадәр булганча, Яһве] каршында“».
«New Testament Text and Translation Commentary», Филип Комфорт, 2008. Бу хезмәттә Лүк 1:15 турында болай диелә: «Монда Раббы — Раббы Гайсә Мәсих түгел, ә Яһве».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:15 турында әйтелә: «Монда Яхъяның бөеклеге (Лүк 7:28 кара) Кириос күзлегеннән исәпләнә. Бу контекстта Кириос Яхвене күрсәтә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:15 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10—18, 22, 23, 28—36, 38—43, 46—49, 52, 53, 59, 60, 65, 66, 73, 88, 93—95, 100—102, 104, 106, 114—117, 122, 125, 127, 130, 133, 136, 138, 144—147, 153, 154
ЛҮК 1:16 «күп кенә Исраил улларын Йәһвәгә, аларның үз Аллаһысына кире кайтарыр»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Фәрештәнең Зәкәриягә әйткән хәбәрендә (13—17 нче шигырьләр) Еврей Язмаларында кулланылган тел чагыла. Мәсәлән, Ки́риос (Раббы) һәм Тео́с (Аллаһы) берәр зат алмашлыгы белән (монда «Йәһвәгә, аларның үз Аллаһысына» дип бирелгән) Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә киң кулланыла. (Лүк 4:8, 12; 10:27 дәге «Йәһвә[гә үзеңнең] Аллаһыңа», «Йәһвә[не үзеңнең] Аллаһыңны» дигән сүзтезмәләр белән чагыштыр.) Еврей Язмаларында «аларның [үз, үзләренең] Аллаһысы [Аллаһылары] Йәһвә» дигән сүзтезмә 30 дан артык тапкыр очрый, ә «аларның [үз, үзләренең] Аллаһысы [Аллаһылары] Раббы» дигән сүзтезмә бер мәртәбә дә очрамый. Шулай ук «Исраил уллары» дигән төшенчә дә еврей идиомасын чагылдыра. Еврей Язмаларында ул күп тапкырлар очрый; аның мәгънәсе «Исраил халкы» яки «исраиллеләр» (Яратылыш 36:31). Монда «Йәһвәгә кире кайтарыр» дип бирелгән грек сүзтезмәсе кулланылган. Аңа охшаш сүзтезмә Септуагинтада 2 Елъязма 19:4 тә очрый. Ул «[кешеләрне] Йәһвәгә кире кайтарыр» дигән еврей сүзтезмәсенең тәрҗемәсе булып тора. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:16 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 48 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Κύριος [Ки́риос] — моңа кадәр булганча, Яһве».
«A Translator’s Handbook on the Gospel of Luke», Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре (1971), язучылар: Я. Рейлинг һәм Я. Л. Свелленгребель. Бу белешмәлектә Лүк 1:16 га мондый комментарий бирелә: «Мондагы һәм [Лүк] 1:32, 68 дәге сүзтезмәләр Иске Васыятьтәге өзекләрне хәтерләтә. Шуңа күрә бу төшенчә, Иске Васыятьтән күренгәнчә, Яхве Элохим дигән сүзтезмәнең грек теленә тәрҗемәсе булып тора. Бу сүзтезмәдә Яхве — ялгызлык исем, ә Элохим — күмәклек исем».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:16 турында әйтелә: «Пәйгамбәрлек рухы һәм көче белән тулы Яхъя, читләшкән Исраилне Аллаһыга кайтарыр өчен, Яһвенең коралы булып китәчәк. [...] Монда Кириос һичшиксез Яхвене күрсәтә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:16 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—18, 2—24, 28—43, 46—49, 52—55, 57, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 97, 100—105, 112, 114—117, 122, 125, 127, 128, 130, 133, 136, 138, 141, 144—147, 153, 154, 161, 163, 166
ЛҮК 1:17 «Йәһвәгә яраклы халык әзерләр»
СӘБӘП(ЛӘР): Фәрештәнең Зәкәриягә әйткән сүзләрендә (13—17 нче шигырьләр) Малахи 3:1; 4:5, 6; Ишагыя 40:3 тән мәгънәви өземтәләр бар, ә шул шигырьләрдә Аллаһы исеме кулланыла. (Лүк 1:15, 16 га комментарийларны кара.) Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, Еврей Язмалары буенча, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Өстәвенә, «халык әзерләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсенә охшаш сүзтезмә Септуагинтада 2 Ишмуил 7:24 тә очрый. Анда еврей текстында әйтелә: «Син Исраилне... үз халкың иттең, и Йәһвә». (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:17 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:17 турында әйтелә: «Аның алдында барыр. Ягъни, Мал. 3:1 дә әйтелгән хәбәрче буларак, Яһве алдында. [...] Мал. [4:5, 6 да] ул „Яһвенең бөек һәм курку уята торган көне“ алдыннан җибәрелгән хәбәрче дип атала. (Мал. 3:2 белән чагыштыр.) [...] Шул мәгънәдә хәзер фәрештә Зәкәриягә аның улы Яхъя Раббы (= Яһве) алдында барырга тиеш икәне турында әйтә. Лүк 1:76 ны кара. ...халык әзерләр өчен. Бу өлеш И[ске] В[асыятьтәге] „халык әзерләр өчен“ дигән сүзтезмәгә туры килә (2 Иш. 7:24)».
«Évangile Selon Saint Luc», М. Ж. Лагранж, 1921. Француз телендәге бу белешмәлектә Лүк 1:17 турында әйтелә: «Артикльсез Κυριώ [Ки́риос сүзенең формасы] Иаһве́ исеменә туры килә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:17 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—18, 22—24, 28—36, 39, 40—44, 46—49, 52, 53, 61, 65, 66, 88, 90, 93, 95, 100—106, 114—117, 125, 127, 136, 144—147, 153, 154, 163, 167
ЛҮК 1:25 «Йәһвә миңа... менә нәрсә эшләде»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Илисәбәтнең монда үз рәхмәтен белдерүе Сараның Яратылыш 21:1 дә искә алынган очрагын искә төшерәдер, ә шул шигырьдә Аллаһының исеме очрый. Йәһвәнең кешеләр белән эш иткәнен сурәтләр өчен, Еврей Язмаларында еш кына «миңа... менә нәрсә эшләде» (яки «минем белән... менә ничек эш итте») дигән сүзтезмәгә туры килгән еврей фигыле Аллаһы исеме белән кулланыла (Чыгыш 13:8; Канун 4:34; 1 Ишмуил 12:7; 25:30). Шулай ук Ки́риос алдында билгелелек артикле юк, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Илисәбәт баласыз булуы аркасында хурлык кичергән һәм монда шул хурлыктан азат ителүе турында әйтә. Аның бу сүзләре Рәхиләнең Яратылыш 30:23 тә язылган сүзләренә охшаш. (Марк 5:19 һәм Лүк 1:6 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:25 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 58 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Раббы (артикль белән я артикльсез, моңа кадәр булганча, Яһве)».
«Word Biblical Commentary», Джон Нолланд, 1989, (том 35А, 34 б.). Бу хезмәттә Лүк 1:25 болай аңлатыла: «Илисәбәт Аллаһының үзенә күрсәткән мәрхәмәтенә ис китүен белдергәндә, Сара (Ярат. 21:1) һәм Рәхилә (Ярат. 30:23) әйткән сүзләргә охшаш сүзләр куллана. [...] Сабый чак [Гайсә] турындагы хәбәрләр һәрчак диярлек И[ске] В[асыятьтә] очраган сүз-сүзтезмәләр кулланылып язылган: мондагы вакыйганы андагы вакыйгаларны исәпкә алып аңларга кирәк».
«Évangile Selon Saint Luc», М. Ж. Лагранж, 1921. Француз телендәге бу белешмәлектә Лүк 1:25 турында әйтелә: «Тәнкыйди хезмәтләрдә Κύριος [Ки́риос] алдыннан артикль алып куелган. Бу сүз монда Иаһве́ урынына кулланыла».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:25 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—18, 22, 23, 28—36, 38—44, 46, 47, 52—54, 59, 60, 65, 66, 90, 93—95, 100—106, 114—117, 122, 125, 130, 133, 138, 141, 144—147, 153, 154
ЛҮК 1:28 «Йәһвә синең белән»
СӘБӘП(ЛӘР): Аллаһы исеме кулланылган бу һәм охшаш әйтемнәр еш кына Еврей Язмаларында очрый (Рут 2:4; 2 Ишмуил 7:3; 2 Елъязма 15:2; Ирмия 1:19). Фәрештәнең Мәрьямне сәламләве Йәһвә фәрештәсенең Гидеонга әйткән сүзләренә охшаш. Аның сүзләре Хакимнәр 6:12 дә язылган: «Көчле гаскәри, Йәһвә синең белән». Сакланып калган грек кулъязмаларында Лүк 1:28 дә «Раббы» (хо Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, Ки́риос сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланылган. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:28 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 62 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Тәкъва яһүд кызы Яһвенең (моңа кадәр булганча, ὁ Κύριος [хо Ки́риос]) илтифатына ия булган, һәм Аллаһы аның белән булган; моңа фәрештәнең раславы кирәк булмаган».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:28 дәге шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Раббы синең белән! Бу сүзтезмә И[ске] В[асыятьтә] еш кулланыла, әмма сәламләү сүзләре буларак ул ИВ тә ике урында гына очрый: Рут 2:4 һәм Хакимнәр 6:12 дә. [...] ИВ тә бу сүзтезмә еш кына Яһвенең ярдәмен һәм таянычын белдерә һәм хәрби мәгънәдә кулланыла. Билгеле, монда кириос Яһвене аңлата».
«The Expositor’s Greek Testament», Робертсон Николл, 2002, (том 1, 463 б.) Бу хезмәттә Лүк 1:28 гә мондый комментарий бирелә: «Раббы (Йәһвә) синең белән».
СЫЛТАМАЛАР: Й5, 7—18, 22, 23, 32—36, 38—44, 46, 48, 52, 59, 60, 64, 65, 88, 94, 95, 100—106, 114—117, 122, 128, 130, 133, 136, 138, 141, 144—147, 153, 154, 160, 163
ЛҮК 1:32 «Йәһвә Аллаһы аңа... тәхетен бирер»
СӘБӘП(ЛӘР): Лүк 1:6 га комментарийда әйтелгәнчә, Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос хо Тео́с (сүзгә-сүз «Раббы Аллаһы») дигән сүзтезмә кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Фәрештәнең Давыт тәхете турындагы сүзләре 2 Ишмуил 7:12, 13, 16 да китерелгән вәгъдәгә күрсәтә. Шул шигырьләрдә Йәһвәнең Натан пәйгамбәр аша Давытка әйтелгән сүзләре язылган, һәм якындагы шигырьләрдә тетраграмматон берничә мәртәбә очрый (2 Ишмуил 7:4—16). Монда «Йәһвә Аллаһы» дип бирелгән сүзтезмә һәм охшаш сүзтезмәләр Мәсихче Грек Язмаларында башлыча Еврей Язмаларыннан өземтәләр китерелгәндә я еврей теленә хас стиль чагылган өзекләрдә очрый. Еврей Язмаларында «Раббы Аллаһы» түгел, ә «Йәһвә Аллаһы» дигән сүзтезмә кулланыла, һәм бу сүзтезмә анда якынча 40 тапкыр очрый. Ә «Йәһвә [минем; безнең; сезнең; аның; аларның] Аллаһы» я «-ның/-нең Аллаһысы Йәһвә» кебек охшаш сүзтезмәләрне исәпкә алсак, бу сан 800 дән артык булыр. Билгеле, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Ки́риос хо Тео́с (Раббы Аллаһы) сүзтезмәсе «Йәһвә Аллаһы» дигән еврей сүзтезмәсенең эквиваленты итеп кулланылган. Әмма б. э. III гасырына караган бер пергамент битендә (Оксиринх папирусы 1007) Септуагинтадан Яратылыш китабының бер өзеге бар. Анда Яратылыш 2:8, 18 дә «Йәһвә Аллаһы» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән түгел, ә тетраграмматонның кыскартылган формасы белән бирелә. Ул ике еврей хәрефеннән (йод) тора һәм дип язылган. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә), «Аллаһың Йәһвә» һәм «үз Аллаһысы Йәһвә» сүзтезмәләре Канун 18:5, 7 дә очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. Шуңа күрә Еврей Язмалары нигезендә бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланылган. (Лүк 1:6, 16 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:32 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 101 нче битендә Лүк 1:68 турында болай диелә: «Κύριος ὁ Θεός [Ки́риос хо Тео́с] 16 һәм 32 нче шигырьләрдәге кебек, Яхве Элохим сүзтезмәсенең грек эквиваленты».
«Zondervan Illustrated Bible Backgrounds Commentary», 2002, (том 1, 331, 332 б.). Бу хезмәттә Лүк 1:32 гә мондый комментарий бирелә: «Аллаһы Тәгаләнең... Раббы Аллаһы (1:32). Болар икесе дә Иске Васыятьтәге Аллаһы исемнәренең грек теленә тәрҗемәсе. Беренчесе Эл Элион („Аллаһы Тәгалә“) сүзтезмәсенең, ә икенчесе Яһве Элохим („Яһве Аллаһы“) сүзтезмәсенең тәрҗемәсе».
«New Testament Commentary», Уильям Хендриксен, 2007. Бу хезмәттә Лүк 1:32 дәге «Аллаһы Тәгалә» сүзтезмәсенә мондый комментарий бирелә: «Йәһвәнең бөеклеген һәм хакимлеген ассызыклаган бу титул беренче тапкыр Ярат. 14:18 дә кулланыла».
«The Moody Bible Commentary», Майкл Райдельник һәм Майкл Ванланингем, 2014. Бу хезмәттә Лүк 1:31—33 турында әйтелә: «Раббы Аллаһы (И[ске] В[асыятьтәге] Яһве)».
«The Jewish Annotated New Testament», Эми-Джилл Левин һәм Марк Цви Беттлер, 2011. Бу хезмәттә Лүк 1:32 турында әйтелә: «„Аллаһы Тәгалә“ дип еврей телендәге „Эл Элион“ я „ЙҺВҺ Элион“ тәрҗемә ителә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:32 дәге «Раббы Аллаһы» сүзтезмәсенә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә Элохим: Яхшы хәбәрләрдә монда гына очрый».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—44, 46—49, 52, 53, 55—57, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93, 95—97, 100—106, 114—117, 125, 128, 130, 136, 138, 141, 144—147, 153, 154, 161, 163—167
ЛҮК 1:38 «Мин Йәһвәнең колы»
СӘБӘП(ЛӘР): Мәрьямнең бу сүзләре Йәһвәнең Еврей Язмаларында искә алынган башка хезмәтчеләре әйткән сүзләргә охшаш. Мәсәлән, Һанна 1 Ишмуил 1:11 дә язылган догасында: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, хезмәтче кызыңның [яки «колыңның»] кайгысына игътибар ит»,— дип әйтә. 1 Ишмуил 1:11 дә Септуагинтада, Лүк хәбәрендәге кебек, «кол; кол кыз» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла. Сакланып калган грек кулъязмаларында Лүк 1:38 дә Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла, чөнки контекст буенча, Ки́риос Аллаһыны күрсәтә һәм охшаш сүзтезмә Еврей Язмаларында очрый. Өстәвенә, белгечләр игътибар иткәнчә, бу шигырьдә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Бу да Ки́риос сүзенең монда Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:38 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 76 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Мәрьям үзен Яһвенең (бөтен бу бүлектәге кебек, Κύριος [Ки́риос]) „кол кызы“ дип игълан итә. Йәһвә мәрхәмәт килешүендә Мәрьямне үзе теләгәнчә куллансын өчен, ул аныкы; Мәрьям моны үзе турында әйтә».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:38 дәге шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Мәрьям үзен Һаннаның И[ске] В[асыятьтә] 1Иш 1:11 дә язылган сүзләре белән атый. Шулай итеп, ул үзенең Яһве (монда ул Ки́риос) алдындагы түбән дәрәҗәсен белдерә». Шул ук томның 203 нче битендә болай диелә: «Илисәбәт 1:43 тә Мәрьям турында „Раббымның анасы“ дип әйтә, ә Мәрьям үзен „Раббының кол кызы“ (1:38) дип атаганда, күрәсең, бу титул белән Яһвене атый».
«The Gospel of Luke—A Commentary on the Greek Text» (The New International Greek Testament Commentary), И. Х. Маршалл, 1978. Бу хезмәттә әйтелгәнчә, Лүк 1:38 дә Ки́риос «артикльсез кулланыла ала, чөнки ул исемгә тиң».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:38 гә китерелгән искәрмәдә әйтелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5, 7—18, 22—24, 28—35, 38—40, 42, 43, 46, 47, 52, 53, 55, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 125, 128, 138, 141, 144—147, 153, 154
ЛҮК 1:45 «Йәһвә аңа әйткәннәрне»
СӘБӘП(ЛӘР): Фәрештәнең Мәрьямгә әйткәннәре Йәһвә Аллаһыдан булган. Монда «Йәһвә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе пара́ Кири́у Септуагинтаның сакланып калган кулъязмаларында очрый; шулай дип тәрҗемә ителгән еврей сүзтезмәләрендә гадәттә Аллаһы исеме кулланылган (Яратылыш 24:50; Хакимнәр 14:4; 1 Ишмуил 1:20; Ишагыя 21:10; Ирмия 11:1; 18:1; 21:1). Лүк китабының 1 нче бүлегендә Ки́риос (Раббы) сүзе очраган башка урыннардагы кебек, белгечләр игътибар иткәнчә, Ки́риос сүзе алдында билгелелек артикленең булмавы аны исемгә тиң итә. Шулай ук бу грек сүзтезмәсенең эквиваленты Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә), Канун 18:16 да очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган. Бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрнең сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос дигән сүз кулланылса да, контекст һәм бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларындагы кулланышы күрсәткәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:45 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 82 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «„Раббы“ (Яһве) фәрештә аша әйткәннәрнең барысы үтәләчәк».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:45 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—36, 38—43, 46, 47, 52, 53, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 130, 141, 144—147, 153, 154, 163, 167
Лүк 1:46 «Җаным Йәһвәне данлый»
СӘБӘП(ЛӘР): Мәрьямнең бу сүзләре Еврей Язмаларындагы мондый өзекләрдәге сүзләргә охшаш: Зәбур 34:3 һәм 69:30; аларда шигырьнең үзендә яки контекстта Аллаһы исеме кулланыла (Зәбур 69:31). Бу шигырьләрдә Септуагинтада «данлау; зурлау» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе мегали́но кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: пергамент төргәгенең бер кисәгендә (Виндобоненсис папирусы 39777 (грек телендә), б. э. III я IV гасырына карый) Симмах грек теленә тәрҗемә иткән 69 нчы мәдхиянең (Септуагинтада Зб 68) өлеше бар. Бу пергамент кисәгендә Зб 69:13, 30, 31 дә Аллаһының исеме Ки́риос дип түгел, ә борынгы еврей хәрефләре белән тетраграмматон ( һәм ) рәвешендә язылган. Шушы дәлил һәм Еврей Язмалары нигезендә монда Аллаһы исеме кулланылган. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:46 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 84 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Инде Мәрьямнең беренче сүзләрендә үк тема ачыклана: ул Яһвене (Κύριος [Ки́риос]) данлый».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер,1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:46 турында әйтелә: «Бу Яһвенең бөеклеге һәм шөһрәте өчен мактау һәм рәхмәт белдерү. Ул Мәрьям алган фатихаларның чыганагы итеп таныла». Лүк 1:47 дәге «Коткаручым Аллаһы» сүзтезмәсенә комментарийда әйтелә: «Шушы сүзтезмә һәм 46 шиг. „Раббы“ сүзе параллель төшенчәләр, бу андагы кириос сүзен Мәрьям фатихаларының чыганагы Яһве дип аңларга кирәклеген күрсәтә».
«New Testament Commentary», Уильям Хендриксен, 2007. Бу хезмәттә Лүк 1:46—48 гә мондый комментарий бирелә: «Мәрьям әйтә: „Җаным Раббыны данлый“, ягъни Йәһвәнең бөеклеген игълан итә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22, 23, 28—36, 38—44, 46, 47, 52, 53, 55, 59, 60, 65, 66, 88, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 122, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154, 161
ЛҮК 1:58 «Йәһвәнең аңа бөек шәфкать күрсәткәнен»
СӘБӘП(ЛӘР): «Йәһвәнең аңа бөек шәфкать күрсәткәнен» дип бирелгән сүзтезмә еврей теленә хас һәм, күрәсең, Яратылыш 19:18—20 дәге фикер бирелешен чагылдыра. Бу өзектә Лут Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Йәһвә..! [...] Бөек игелегеңне күрсәтәсең». Контекст һәм Еврей Язмалары нигезендә бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланылган. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:58 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 94 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Яһве Илисәбәтнең балага уза алмаганы аркасында кайгыруын күргән».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:58 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 32—35, 38—44, 46, 52, 55, 59, 61, 65, 66, 88, 90, 95, 97, 100—102, 104, 106, 114—117, 122, 125, 128, 130, 138, 141, 144, 146, 153, 154
ЛҮК 1:66 «Йәһвәнең кодрәте»
СӘБӘП(ЛӘР): Сүзгә-сүз «Йәһвәнең кулы». Бу сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый (Чыгыш 9:3; Саннар 11:23; Хакимнәр 2:15; Рут 1:13; 1 Ишмуил 5:6, 9; 7:13; 12:15; 1 Патшалар 18:46; Езра 7:6; Әюп 12:9; Ишагыя 19:16; 40:2; Йәзәкил 1:3). Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрнең сакланып калган грек кулъязмаларында бу шигырьдә Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу сүзтезмә Еврей Язмаларында очраганга, төп текстта Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Белгечләр игътибар иткәнчә, Лүк 1:66 да Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның иң борынгы күчермәләрендә Аллаһы исеме очраса да, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, шулай ук еш билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Ки́риос алдында билгелелек артикленең булмавы да монда Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. «Йәһвәнең кодрәте [ягъни «кулы»]» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе шулай ук Рәсүлләр 11:21; 13:11 дә кулланыла. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:66 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 98 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «„Раббының кулы“ бу аның җитәкчелек итүче һәм булышучы кодрәте, һәм Κύριος [Ки́риос] — Яһве».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 1:66 дагы шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Монда кириос һичшиксез Яһвене күрсәтә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:66 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—35, 38—44, 46, 47, 49, 52, 55, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—97, 100—102, 104, 114—117, 125, 128, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154
ЛҮК 1:68 «Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу мактау сүзләре Еврей Язмаларында киң кулланыла һәм еш кына үз эченә Аллаһы исемен ала (1 Ишмуил 25:32; 1 Патшалар 1:48; 8:15; Зәбур 41:13; 72:18; 106:48). Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос «Исраил Аллаһысына» карата кулланыла. Контекст һәм шушы сүзтезмәнең Еврей Язмаларында кулланышы күрсәткәнчә, Ки́риос (Раббы) сүзе монда Аллаһы исеме урынына кулланыла. (Лүк 1:6, 16 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 1:68 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 101 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Κύριος ὁ Θεός [Ки́риос хо Тео́с] 16 һәм 32 нче шигырьләрдәге кебек, Яхве Элохим сүзтезмәсенең грек эквиваленты».
«A Translator’s Handbook on the Gospel of Luke», Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре (1971), язучылар: Я. Рейлинг һәм Я. Л. Свелленгребель. Бу белешмәлектә Лүк 1:68 гә мондый комментарий бирелә: «Бу сүзтезмәнең Иске Васыятьтәге кулланышы аркасында кюриос сүзе титулны түгел, ә Яһве исемен күрсәтә дип аңларга кирәк».
«New Testament Commentary», Уильям Хендриксен, 2007. Бу хезмәттә Лүк 1:68 гә мондый комментарий бирелә: «Зәкәрия мактау сүзләреннән башлый. Ул Йәһвәне данлый».
«The Jerome Biblical Commentary», Реймонд Браун, Джозеф Фицмайер һәм Роланд Мерфи, 1968. Бу хезмәттә Лүк 1:68 дән башлап язылган Зәкәриянең сүзләре турында болай диелә: «Бу мактау сүзләре Яһвене коткару китерәчәк эшләре өчен данлый».
«The Scofield Reference Bible», С. И. Скоуфилд, 1909. Бу хезмәттә Лүк 1:68 гә китерелгән бит читендәге язуда әйтелә: «Йәһвә. Зәб. 106:48».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:68 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 27—44, 46—49, 52—55, 57, 59—61, 64—66, 73, 88, 90, 93—95, 97, 100—106, 108, 109, 112, 114—117, 122, 125, 128, 130, 133, 138, 141, 144—147, 153, 154, 160, 161, 163—165, 172
ЛҮК 1:76 «Йәһвә алдында... барырсың»
СӘБӘП(ЛӘР): Зәкәриянең бу шигырьнең икенче өлешендәге пәйгамбәрлек сүзләре Ишагыя 40:3 һәм Малахи 3:1 дәге фикерләрне чагылдыра; бу шигырьләрдә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, Еврей Язмалары нигезендә бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. (Лүк 1:6, 16, 17; 3:4 кә комментарийларны кара.) Өстәвенә, шунысы игътибарга лаек: Лүк китабының 1 нче бүлегендә Ки́риос сүзе очраган башка урыннардагы кебек, бу шигырьдә Ки́риос сүзе алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«A Commentary on the Holy Bible», Дж. Даммелоу, 1936. Бу хезмәттә Лүк 1:76 турында әйтелә: «Раббы дигәндә] Зәкәрия Йәһвәне күздә тоткан».
«A Critical and Exegetical Commentary on the Gospel According to St. Luke», Альфред Пламмер, 1920. Бу хезмәттә Лүк 1:76 турында әйтелә: «Монда 16, 17 нче шиг. ачык күренгәнчә, Κυρίου [Ки́риос сүзенең формасы] Мәсихне түгел, ә Йәһвәне аңлата».
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә әйтелгәнчә, Лүк 1:76 да Ки́риос сүзе, бәлки, «Яһве урынына кулланыла».
«The Expositor’s Greek Testament», Робертсон Николл, 2002, (том 1, 469 б.). Бу хезмәттә шушы шигырь турында мондый комментарий бирелә: «Яхъя Раббы (Йәһвә) алдында барачак».
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 109 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Бөтен бу бүлек буенча Κύριος — Яһве исеменең грек эквиваленты».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 1:76 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—35, 39—43, 46, 48, 49, 52, 53, 60, 61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 105, 106, 114—116, 127, 146, 153, 154
ЛҮК 2:9а «Йәһвәнең бер фәрештәсе»
СӘБӘП(ЛӘР): Маттай 1:20 һәм Лүк 1:11 гә комментарийларны кара.
СЫЛТАМАЛАР: Й5—13, 16, 17, 22—24, 32—36, 38—43, 46, 48, 49, 52, 55, 59—61, 65, 66, 88, 90, 94—96, 100—106, 114—117, 122, 128, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154, 163, 167, 172
ЛҮК 2:9ә «Йәһвәнең даны»
СӘБӘП(ЛӘР): Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Сакланып калган күпчелек грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) диелгән; кайбер кулъязмаларда «Аллаһы» дип язылган. Әмма бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Еврей Язмаларында «дан» сүзенә туры килгән еврей сүзе тетраграмматон белән бергә 30 дан артык тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Чыгыш 16:7; 40:34; Левилеләр 9:6, 23; Саннар 14:10; 16:19; 20:6; 1 Патшалар 8:11; 2 Елъязма 5:14; 7:1; Зәбур 104:31; 138:5; Ишагыя 35:2; 40:5; 60:1; Йәзәкил 1:28; 3:12; 10:4; 43:4; Хабакук 2:14.) Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Хабакук 2:14 тә грек текстында борынгы еврей хәрефләре белән язылган тетраграмматон бар. Бу кулъязма Үле диңгез янындагы Яһүдия чүлендә, Нахаль Хевердагы бер мәгарәдә табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Шулай ук шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә бу һәм күп кенә башка шигырьләрдә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, аның алдында билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шулай итеп, бу сүзтезмә Еврей Язмаларында очраганга һәм шулай ук Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле булмаганга, Лүк 2:9 да Аллаһы исеме кулланылган. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:9 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 128, 129 нчы битләрендә «Раббының фәрештәсе» һәм «Раббының даны» сүзтезмәләре турында Лүк 2:9 га мондый комментарий бирелә: «Бөтен беренче бүлектәге кебек, Κύριος [Ки́риос] Яһве исеменең грек эквиваленты булып тора һәм, иялек килешендә булып, артикльсез исемнәр белән бер төшенчәне белдерә: „Йәһвәнең фәрештәсе“, „Йәһвәнең даны“. [...] Аларга яктылык сыман Йәһвә фәрештәсе күренгән».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 2:9 дагы шушы сүзтезмә турында әйтелә: «LXX [Септуагинтада] докса дип еврей сүзе kābôd тәрҗемә ителә. „Дан, балкыш“ дигәнне аңлаткан бу сүз Яһвенең үз халкына күренүе белән бәйле кулланыла».
«The Critical and Exegetical Hand-Book to the Gospels of Mark and Luke», Генрих Август Вильгельм Майер, (1884, алтынчы чыгарылыш). Бу хезмәттә Лүк 2:9 дагы шушы сүзтезмә турында әйтелә: «— δόξα κυρίου] יְהוָֹה [ЙҺВҺ] כְּבוֹד, Аллаһыны чолгап алган балкыш».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:9 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—8, 10—18, 22—24, 28—36, 38—43, 46—49, 52, 55, 59, 61, 65, 66, 88, 90, 91, 93—96, 100—104, 114, 115, 117, 138, 141, 144—147, 153, 154, 167, 172
ЛҮК 2:15 «Йәһвә безгә хәбәр иткән»
СӘБӘП(ЛӘР): Бу хәбәрне фәрештәләр җиткергән булсалар да, көтүчеләр аның Йәһвә Аллаһыдан булганын аңлаган. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Монда «хәбәр иткән» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле Септуагинтада бу фигыльгә туры килгән еврей фигылен тәрҗемә итү өчен кулланыла; аны Аллаһы исеме кулланылган һәм Йәһвә кешеләргә үз ихтыярын белдергән контекстларда күреп була (Зәбур 25:4; 39:4; 98:2; 103:6, 7). Шуңа күрә яһүди көтүчеләрнең әйткәннәрен Аллаһы исеме белән бәйләү табигый булыр иде. (Лүк 1:6 га комментарийны кара).
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:15 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 2:15 тәге шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Раббы безгә хәбәр иткән нәрсәләрне. Ягъни Яһве».
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 137 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Κύριος [Ки́риос] кабат Яһве исеменең тәрҗемәсе».
«The Holy Scriptures», Д. Н. Дарби, 1991. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:15 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5, 7, 8, 10—12, 14—18, 22, 23, 28—31, 33—36, 39—44, 46, 47, 49, 52, 59—61, 65, 88, 93—96, 100—102, 104—106, 114—117, 122, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154, 163, 172
ЛҮК 2:22 «Йәһвә алдына китерделәр»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы алдына» (то Кири́о) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Киләсе шигырьдән күренгәнчә, Гайсәне гыйбадәтханәгә Йәһвәнең Мусага әйткән сүзләре буенча китергәннәр (Чыгыш 13:1, 2, 12). Бу шигырьләрдә ата-аналарга «беренче булып туган һәр ир баланы... Йәһвәгә багышларга» дигән әмер бирелгән. Өстәвенә, «сабыйны... Йәһвә алдына китерделәр» дигән сүзтезмә 1 Ишмуил 1:22—28 дә әйтелгәнгә охшаш: анда кечкенә Ишмуилны «Йәһвә алдына» китерәләр һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә багышлыйлар. Контекст һәм Еврей Язмалары нигезендә Лүк 2:22 дә Аллаһы исеме кулланыла.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:22 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 141 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Алар сабыйны Иерусалимга „Раббы [ягъни Яһве] алдына китерделәр“. Κύριος [Ки́риос] Лүк китабының... беренче бүлекләрендә шушы мәгънәдә кулланыла. [...] Беренче булып туган һәр угылны Йәһвә алдына китерергә кирәк булган».
«The Holy Scriptures», Д. Н. Дарби, 1991. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:22 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22, 23, 28—36, 38—43, 47, 49, 52, 59—61, 65, 66, 88, 93—95, 100—102, 104—106, 114—117, 125, 128, 130, 138, 141, 144—147, 153, 161, 163, 167, 172
ЛҮК 2:23а «Йәһвә Канунында... дип язылган»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда но́мо Кири́у (Раббы Кануны) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Бу сүзтезмә күп тапкыр Еврей Язмаларында «канун» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Мисаллар: Чыгыш 13:9; 2 Патшалар 10:31; 1 Елъязма 16:40; 22:12; 2 Елъязма 17:9; 31:3; 34:14; 35:26; Никами 9:3; Зәбур 1:2; 119:1; Ишагыя 5:24; Ирмия 8:8; Амус 2:4.) «Дип язылган» сүзтезмәсе Мәсихче Грек Язмаларында Еврей Язмаларыннан өземтәләр китерелгәндә еш кулланыла (Марк 1:2; Рәсүлләр 7:42; 15:15; Римлыларга 1:17; 9:33; 10:15). Бу сүзтезмә шулай ук Септуагинтада 2 Патшалар 14:6 да кулланыла: ул анда китерелгән өземтә алдында тора. «Йәһвә Канунында... дип язылган» дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында 2 Елъязма 31:3 һәм 35:26 да очраган сүзтезмәгә охшаш, ә шул шигырьләрдә Аллаһы исеме кулланыла. Өстәвенә, белгечләр игътибар иткәнчә, монда Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Контекст, Еврей Язмалары һәм грек телендәге билгелелек артикленең булмавы күрсәткәнчә, Лүк 2:23 тә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:23 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 142 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «„Раббы өчен“, ягъни Яһве өчен, изге».
«The Theological Dictionary of the New Testament», Герхард Киттель,1967. Бу сүзлектә Лүк 2:23 тәге шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Лк 2:23 тә арт[икль] юк, әмма νόμος κυρίου [но́мо Кири́у] дигән сүзтезмә бар, һәм аны הוה [ЙҺВҺ] תורת исәпкә алып аңларга кирәк».
«The Scofield Reference Bible», С. И. Скоуфилд, 1909. Бу хезмәттә Лүк 2:23 кә китерелгән бит читендәге язуда әйтелә: «Йәһвә. Чыг. 13:2, 12».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:23 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—31, 33—36, 38—43, 46, 47, 49, 52, 55, 58—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104, 106, 114—117, 125, 141, 144—147, 153, 154, 167, 172
ЛҮК 2:24 «Йәһвә Канунында»
СӘБӘП(ЛӘР): Лүк 1:6; 2:23 кә комментарийларны кара.
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:24 тә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:24 кә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—36, 38—43, 46, 47, 49, 52, 55, 56, 58—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—102, 104, 106, 114—117, 122, 125, 130, 133, 141, 144—147, 153, 154, 163, 167, 172
ЛҮК 2:26 «Йәһвәнең Мәсихен»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда сүзгә-сүз «Раббының Мәсихен» (тон христо́н Кири́у) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Септуагинтаның кулъязмаларында бу сүзтезмә маши́ах ЙҺВҺ, ягъни «Йәһвәнең майланган (заты)», дигән еврей төшенчәсенә туры килә; ул Еврей Язмаларында 11 мәртәбә кулланыла. (1 Ишмуил 24:6 [ике тапкыр], 10; 26:9, 11, 16, 23; 2 Ишмуил 1:14, 16; 19:21; Ирмиянең елавы 4:20). Белгечләр игътибар иткәнчә, Лүк хәбәрендә дә, Септуагинтада да Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен шушы контекстларда исемгә тиң итә. Шулай итеп, бу сүзтезмәнең Еврей Язмаларында очравы да һәм грек телендәге билгелелек артикленең булмавы да бу сүзтезмәләрдә Ки́риос сүзен титул итеп түгел, ә Аллаһы исеменең эквиваленты итеп санауга җитди сәбәпләр булып тора. (Лүк 1:6 га комментарийны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:26 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 145 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Раббының (Яһве, Κύριος шул мәгънәдә бөтен бу ике бүлектә) Мәсихен күрмичә».
«Zondervan Illustrated Bible Backgrounds Commentary», 2002, (том 1, 345, 346 б.). Бу хезмәттә Лүк 2:26 турында әйтелә: «Бу сүзтезмә Иске Васыятьтәге „РАББЫНЫҢ Майланганы“ сүзтезмәсенең эквиваленты булып тора... һәм „Яһвенең сайланган йолу илчесе“ дигән мәгънә йөртә».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 2:26 дагы шушы сүзтезмә турында әйтелә: «И[ске] В[асыятьтәге] „Яһвенең майланганы“ дигән сүзтезмә (мәсәлән, 1Иш 24:7, 11; 26:9, 11, 16, 23 не кара) монда киләчәк мәсихкә, көтелгән Давытка, карата кулланыла».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:26 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—36, 38—43, 46, 47, 49, 52, 58—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—105, 114—117, 122, 125, 128, 130, 138, 141, 144—147, 153, 154, 163, 167, 172
ЛҮК 2:39 «Йәһвә Кануны»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда но́мон Кири́у (Раббы Кануны) диелсә дә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Бу сүзтезмә күп тапкыр Еврей Язмаларында «канун» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Менә кайбер мисаллар: Чыгыш 13:9; 2 Патшалар 10:31; 1 Елъязма 16:40; 22:12; 2 Елъязма 17:9; 31:3; Никами 9:3; Зәбур 1:2; 119:1; Ишагыя 5:24; Ирмия 8:8; Амус 2:4.) Шунысы да игътибарга лаек: Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен шушы контекстта исемгә тиң итә. Еврей Язмалары нигезендә һәм грек телендәге билгелелек артикленең булмавы аркасында бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. (Лүк 1:6; 2:23 кә комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 2:39 да Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 2:39 га китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й5—18, 22—24, 28—36, 38, 40—44, 46—49, 52, 55, 59—61, 65, 66, 88, 90, 93—95, 100—104, 106, 114—117, 122, 125, 128, 138, 141, 144—147, 153, 154, 161, 167, 172
ЛҮК 5:17 «Йәһвә... кодрәт»
СӘБӘП(ЛӘР): Грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. «Кодрәт» яки «көч» дип тәрҗемә итеп булган грек сүзе ди́намис Септуагинтада очрый; анда еврей текстында Йәһвәнең кодрәте, ягъни көче, турында әйтелә һәм контекстта тетраграмматон кулланыла (Зәбур 21:1, 13; 93:1; 118:15). Белгечләр игътибар иткәнчә, Лүк 5:17 дә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш, шуңа күрә бу Ки́риос сүзен исемгә тиң итә. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның иң борынгы күчермәләрендә Аллаһы исеме очраса да, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, шулай ук еш билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Ки́риос алдында билгелелек артикленең булмавы да Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. Шулай итеп, Еврей Язмалары нигезендә һәм грек телендәге билгелелек артикленең булмавы аркасында бу шигырьдә Аллаһы исеме кулланыла. (Лүк 1:6, 16 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 5:17 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 292 нче битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Лүк хәбәренең беренче бүлекләре күрсәткәнчә, артикльсез Κύριος [Ки́риос] Яһвене белдерә».
«New Testament Commentary», Уильям Хендриксен, 2007. Бу хезмәттә Лүк 5:17 гә мондый комментарий бирелә: «Шунысы игътибарга лаек: Лүк Раббының, ягъни Йәһвәнең, кодрәте Гайсәдә „савыктырыр өчен“ булган дип өсти».
«A Critical and Exegetical Commentary on the Gospel According to St. Luke», Альфред Пламмер, 1920. Бу хезмәттә Лүк 5:17 турында әйтелә: «„Йәһвәнең кодрәте Аңа савыктырыр өчен бирелгән“... Артикльсез Κύριος [Ки́риос] Йәһвәне аңлата».
«Word Pictures in the New Testament», Арчибальд Томас Робертсон, 1930, (том 2). Бу хезмәттә Лүк 5:17 турында әйтелә: «Монда Кюриу Йәһвәне күрсәтә».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1981, (том 28). Бу хезмәттә Лүк 5:17 дәге шушы сүзтезмә турында әйтелә: «Бу сүзтезмә ачыктан-ачык Лүк иҗатының җимеше булып тора һәм, кешеләрне савыктыру өчен, Гайсәдә Йәһвә кодрәтенең булуын тасвирлый. Ул 4:14, 36 ны хәтерләтә һәм булырга тиеш могҗизага һәм сүзләргә әзерли. Монда Кириос ачык итеп Гайсәне түгел, ә Яһвене аңлата».
«A Critical and Exegetical Commentary on the Gospel According to S. Luke», Альфред Пламмер, 1916. Бу хезмәттә Лүк 5:17 дәге шушы сүзтезмәгә мондый комментарий бирелә: Лүк еш кына Мәсихне «Раббы» дип атый; әмма андый очракларда Κύριος [Ки́риос] сүзенең һәрчак артикле бар [7:13; 10:1; 11:39; 12:42; 13:15; 17:5, 6; 18:6; 19:8; 22:61]. Артикльсез Κύριος [Ки́риос] Йәһвәне аңлата [1:11; 2:9; 4:18; Рәсүлләр 5:19; 8:26, 39; 12:7]».
«The New American Commentary», Роберт Стейн, 1992, (том 24). Бу хезмәттә Лүк 5:17 турында әйтелә: «„Раббы“ төшенчәсе монда, 1:6, 9, 11, 15, 16 дагы кебек, Аллаһыны/ ЙҺВҺ аңлата».
«Évangile Selon Saint Luc», М. Ж. Лагранж, 1921. Француз телендәге бу белешмәлектә Лүк 5:17 турында әйтелә: «Әмма Лүк артикльне кулланмаганда, Κύριος [Ки́риос] — Иаһве́». Аннан соң анда охшаш очраклар китерелә: Лүк 1:11; 2:9; 4:18; Рәсүлләр 5:19; 8:26, 39; 12:7.
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 5:17 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й7—12, 14—18, 22—24, 28—36, 38—44, 46, 47, 52, 55, 58, 61, 65, 66, 88, 90, 93—96, 100—104, 106, 115—117, 125, 130, 138, 144—147, 153, 154, 172
ЛҮК 20:37 «Йәһвәне... дип атаган»
СӘБӘП(ЛӘР): Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Бу шигырьдәге өземтә Чыгыш 3:6 дан алынган. Моңа кадәрге шигырьләр күрсәткәнчә, сөйләүче — «Йәһвә» (Чыгыш 3:4, 5). Шулай итеп, Еврей Язмаларыннан күренгәнчә, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Белгечләр игътибар иткәнчә, Лүк 20:37 дә Ки́риос алдында грек телендәге билгелелек артикле куелмаган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Шунысы игътибарга лаек: Септуагинтаның иң борынгы күчермәләрендә Аллаһы исеме очраса да, Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә Аллаһы исеме Ки́риос сүзе белән алмаштырылганда, шулай ук билгелелек артикле куелмаган булган, ә грамматика буенча ул анда торырга тиеш. Ки́риос алдында билгелелек артикленең булмавы да монда Ки́риос сүзенең Аллаһы исеме урынына кулланылганын күрсәтә. (Лүк 1:6, 16 га комментарийларны кара.)
РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:
«Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Лүк 20:37 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.
«The Interpretation of St. Luke’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәтнең 999 нчы битендә шушы шигырь турында болай диелә: «Әмма бу Раббы (Яһве) үзе булган. Ул анда, куак эченнән сөйләгәндә, үзенә карата бу килешү исемен кулланган».
«A Translator’s Handbook on the Gospel of Luke», Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре (1971), язучылар: Я. Рейлинг һәм Я. Л. Свелленгребель. Бу хезмәттә Лүк 20:37 гә мондый комментарий бирелә: «Артикльсез Кюриос (1:6 белән чагыштыр) исем буларак кулланыла».
«The Anchor Bible», Джозеф Фицмайер, 1985, (том 28, 28А). Бу хезмәттә шушы шигырь турында әйтелә: «Ул Раббы турында сөйләгәндә. Ягъни Яһве (Чыг. 3:4 кара)». Анда бу шигырьгә мондый аңлатма өстәлә: «Бу дәлилләүнең төп фикере мондый: Яһве үзен Мусага ыруг башлыкларының, алар инде күптән үлгән булса да, Аллаһысы итеп күрсәтә».
«The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә Лүк 20:37 гә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Йәһвә».
СЫЛТАМАЛАР: Й9, 11—18, 21—24, 27, 28—44, 46—49, 52, 54, 55, 57—61, 65, 66, 86, 88, 90, 91, 93, 95, 96, 100—103, 105, 106, 112, 114—117, 121, 124, 125, 129, 130, 138, 144—147, 149, 153, 154, 161, 164—167, 170, 171, 178