Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 15 б.
  • 12. Максатлар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 12. Максатлар
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Рухи максатларың Аллаһыны данласын
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Яшьләр, сез тормышыгызны нәрсәгә багышларсыз?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Пессимизмны җиңеп була
    Уяныгыз! 2004
  • Яшьләр, сез рухи максатлар куясызмы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 15 б.
Бер егет сызымнар ясый

Максатларны сызымнар белән чагыштырып була; тырышлыклар куеп, син аларны тормышка ашыра аласың

Яшьләр өчен

12. Максатлар

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Максат бу хыял гына, ягъни нәрсәдер булыр дигән өмет кенә түгел. Чын максатлар планлаштыру, яраклаша белү һәм тырышлыкларны үз эченә ала.

Максатлар кыска вакытлы була ала; аларга ирешер өчен, көннәр, атналар я айлар китә ала. Шулай ук озак вакытлы максатлар була; алар бер ел я күбрәк вакытны таләп итә. Озак вакытлы максатларга ирешер өчен, берничә кыска вакытлы максатка ирешергә кирәк булырдыр.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Максатларга ирешкәндә, синең үз-үзеңә ышанычың үсә, башкалар белән дуслыгың ныгый һәм син бәхетлерәк булып китәсең.

Үз-үзеңә ышаныч. Кечкенә максатлар куеп, аларга ирешкәндә, синең зурракларны куяр өчен ышанычың барлыкка килә. Шулай ук көндәлек авырлыкларга очраганда, мәсәлән яшьтәшләрең басым ясаганда, син үзеңне ышанычлырак хис итәсең.

Дуслык. Күпләргә максатчан кешеләр белән аралашу ошый, чөнки андыйлар нәрсә теләгәннәрен белә һәм максатларына ирешер өчен тырышлыклар куярга әзер. Берәр дустың белән мөнәсәбәтләрне ныгытыр өчен иң яхшы юлларның берсе — аның белән бергә бер үк максатка омтылу.

Бәхет. Максатлар куеп, аларга ирешкәндә, син канәгатьлек хисен кичерәсең.

«Миңа максатлар кую ошый. Алар ярдәмендә мин эшчән һәм омтылучан булам. Берәр максатка ирешкәч, син: „Вау! Мин моны булдырдым!“ — дип шатланасың» (Кристофер).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас» (Вәгазьче 11:4).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Максатлар куеп, аларга ирешер өчен, киләсе адымнарны яса.

Билгелә. Максатларыңның исемлеген төзе һәм аларны приоритет буенча номерлап куй.

Планлаштыр. Һәрбер максат өчен шуны эшлә:

  • Максатка ирешү вакытын билгелә

  • Аңа ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеге турында уйла

  • Туа алган авырлыклар һәм аларны ничек җиңеп булганы турында уйла

Эш ит. Максатың өчен бар кирәкле нәрсәләрең булганчыга кадәр көтмә, эш итә башла. Үз-үзеңә мондый сорау бир: «Максатыма якынлашыр өчен, мин нинди иң беренче адым ясый алам?» Аннары бу адымны яса. Адым ясаган саен, үзеңне макта.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу