Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 2 14-15 б.
  • Әхлак нормаларының файдасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әхлак нормаларының файдасы
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ НӘРСӘ УЛ?
  • НИ ӨЧЕН ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ МӨҺИМ?
  • ӘХЛАК НОРМАЛАРЫНА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?
  • Әхлак нормаларын ныгытыгыз.
  • 7. Әхлак
    Уяныгыз! 2018
  • Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Күпләр нәрсәгә нигезләнеп карарлар кабул итә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2024 ел
  • Изге Язмаларда язылган нормалар инде искергәнме?
    Төрле темалар
  • Балаларыгызны әхлак нормаларына өйрәтегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 2 14-15 б.
Бер кыз үз әнисенең бер апага төшеп калган кошелегын кайтаруын күзәтеп тора

САБАК 6

Әхлак нормаларының файдасы

ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ НӘРСӘ УЛ?

Югары әхлак нормалары белән яшәгән кешеләр нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен ачык аңлый. Аларның нормалары теге я бу вакытта үзләрен ничек хис иткәннәренә түгел, ә принципларга нигезләнә. Алар бу принциплар буенча, хәтта беркем күрмәгәндә дә, эш итә.

НИ ӨЧЕН ӘХЛАК НОРМАЛАРЫ МӨҺИМ?

Балаларга һәр яктан: үзләре белән мәктәпкә барган кешеләрдән, тыңлаган җырлардан, фильмнар һәм телетапшырулардан әхлакый нормалар турында бозык хәбәрләр явып тора. Андый тәэсир аларның нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәне турындагы ышануларын шик астына куярга мөмкин.

Яшүсмерләргә аеруча авыр була. Бер китапта әйтелгәнчә, яшүсмер булып киткәнче, алар «шуны аңларга тиеш: яшьтәшләре һәм башкалар аларны „үзләренеке“ итәр өчен, аларга үз карашларын һәм кыйммәтләрен тагачак. Ә аларга үз принципларына нигезләнеп карарлар кабул итәргә, хәтта аларны дуслары кабул итмәсә дә, өйрәнергә кирәк» («Beyond the Big Talk»). Билгеле, балаларны алар яшүсмер яшенә җиткәнче өйрәтергә кирәк.

ӘХЛАК НОРМАЛАРЫНА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Әхлакый нормалар урнаштырыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Җитлеккәннәр... ...үз төшенүчәнлекләрен... яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Еврейләргә 5:14).

  • Яхшы һәм начар нәрсәләрне күрсәтүче сүзләр кулланыгыз. Көндәлек ситуацияләрне кулланып, аермаларга болай дип басым ясагыз: «Бу намуслы, ә монысы намуссыз», «Бу ышанычлы, ә монысы ышанычка лаек түгел», «Бу яхшы, ә бу начар». Вакыт узу белән балагыз әхлакый нормалар тәртибенә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен аңлаячак.

  • Әхлакый нормаларыгызны аңлатыгыз. Мәсәлән, мондый сораулар бирегез: «Ни өчен намуслы булу яхшы? Алдау дуслыкны ничек җимерергә мөмкин? Ни өчен урлау начар?» Балагыз белән фикер алышу аның яхшылыкны яманлыктан аера белү сәләтен үстерергә ярдәм итәчәк.

  • Әхлак нормаларының файдасына басым ясагыз. Болай дип әйтеп була: «Намуслы булсаң, башкалар сиңа ышаныр» яки «Игелекле булсаң, башкаларга синең белән булу ошар».

Гаиләгез шул нормалар буенча яшәсен.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз» (2 Көринтлеләргә 13:5).

  • Гаиләгез әхлакый нормалар буенча яшәсә, сез ышаныч белән болай дия алырсыз:

    • «Безнең гаиләдә алдамыйлар».

    • «Без башкаларга кул күтәрмибез һәм кычкырмыйбыз».

    • «Без яман сөйләм кулланмыйбыз».

Балагыз әхлакый нормалар бу кагыйдәләр җыентыгы гына түгел, ә гаиләгезне таныта торган билге икәнен күрер.

  • Балагыз белән гаиләнең нормалары турында еш сөйләшегез. Көндәлек ситуацияләрне балагызны өйрәтер өчен кулланыгыз. Гаилә нормаларын телевизордан күрсәтелгән я мәктәптә өйрәтелгән нормалар белән чагыштырып була. Балагызга мондый сораулар бирегез: «Син нәрсә эшләр идең?» «Гаиләбез бу хәлне ничек чишәр иде?»

Әхлак нормаларын ныгытыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Вөҗданыгыз саф булсын» (1 Петер 3:16).

  • Яхшы тәртип өчен мактагыз. Балагыз дөрес эш итсә, аны мактагыз һәм ни өчен икәнен аңлатыгыз. Мәсәлән, сез болай дип әйтә аласыз: «Син намуслы булдың. Мин синең белән горурланам». Балагыз берәр начарлык эшләгәне турында сөйләсә, аны төзәтер алдыннан намуслы булганы өчен чын күңелдән мактагыз.

  • Начар тәртипне төзәтегез. Балагызны үз эшләре өчен җаваплы булырга өйрәтегез. Балагыз нинди эше начар икәнен һәм аның тәртибе гаиләнең әхлак нормаларыннан нәрсә белән аерылып тора икәнен белергә тиеш. Кайбер ата-аналар, үз балаларын күңелсезләндерергә теләмәгәнгә, алар белән начар тәртипләре турында сөйләшми. Әмма моның турында сөйләшү балагызга яхшыны яманнан аера белгән вөҗдан тәрбияләргә ярдәм итәр.

Бала тәрбияләү турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтына керегез.

Бер кыз үз әнисенең бер апага төшеп калган кошелегын кайтаруын күзәтеп тора

ХӘЗЕР ӨЙРӘТЕГЕЗ

Ата-аналарының намуслы булганын күреп торган балаларга, беркем күрмәгәндә дә, намуссыз булу вәсвәсәсенә каршы торырга җиңелрәк булыр

Үрнәк күрсәтегез

  • Балаларым эшләремнән һәм сүзләремнән гаиләбез өчен мөһим булган нормалар буенча яшәгәнемне күрәме?

  • Мин дә, тормыш иптәшем дә бер үк нормалар буенча яшибезме?

  • Кайчак мин: «Бу кагыйдә минем өчен түгел, ә балаларым өчен генә»,— дип әйтәмме я уйлыйммы?

Без нәрсә эшләдек?

«Без балаларыбызга башкалар дөрес эш иткәндә нинди файда күргәннәрен сөйләдек. Шулай ук без аларга, кешеләр акылсыз карарлар кабул иткәндә, алар белән булган аяныч хәлләр турында да сөйләдек. Балаларыбыз үзләрен дөрес тотмаган яшьтәшләре турында әйткәндә, без алар белән, шундый ук хата ясамасыннар өчен, моның турында сөйләштек» (Николь).

«Кызыбыз кечкенә булганда, без аңа аның ике сайлавы бар: берсе яхшы, ә икенчесе начар икәнен әйттек һәм һәрберсенең нәтиҗәләрен аңлаттык. Шулай итеп ул карарлар кабул итәргә өйрәнде. Бу мөһим сабак иде, чөнки, безгә күпме генә яшь булмасын, тормышыбызда күп карарлар кабул итәргә туры килә» (Йоланда).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу