Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 13 хикәя
  • Ибраһим — Аллаһы дусты

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ибраһим — Аллаһы дусты
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә аны үз дусты дип атаган
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Сез «какшамас нигезле шәһәрне» көтәсезме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 13 хикәя
Ибраһим йолдызлар тулы күккә карый

УНӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим — Аллаһы дусты

КЕШЕЛӘР туфаннан соң күп җирләргә күчеп киткән. Андый җирләрнең берсе Ур дип аталган. Ур матур йортлы мөһим шәһәр булып киткән. Әмма андагы кешеләр ялган илаһларга табынган. Алар Бабылдагы кешеләр кебек булган. Нух һәм аның улы Сам Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам иткәннәр, ә Ур һәм Бабылда яшәүче кешеләр алай эшләмәгән.

Туфаннан соң 350 ел үткәч, Аллаһыга тугры булып яшәгән Нух үлгән. Ике ел узгач бер кеше туган. Син аны рәсемдә күрәсең. Аллаһы бу кешене бик нык яраткан. Аның исеме Ибраһим. Ул үзенең гаиләсе белән Ур шәһәрендә яшәгән.

Беркөнне Йәһвә Ибраһимга болай дигән: «Ур шәһәрен һәм туганнарыңны калдыр һәм мин сиңа күрсәтәчәк җиргә бар». Ибраһим Аллаһыны тыңлаганмы? Һәм яшәргә уңайлы булган Ур шәһәрен калдырганмы? Әйе. Ибраһим һәрчак Аллаһыны тыңлаган, шуңа күрә Аллаһы дусты дип атала башлаган.

Ур шәһәреннән Ибраһим белән бергә аның берничә туганы да чыккан: әтисе Терах, бертуган энесенең угылы Лут. Һәм, әлбәттә, хатыны Сара да аның белән киткән. Харран дигән урынга килеп җиткәч, Терах үлгән. Ул вакытта алар Ур шәһәреннән инде ерак булганнар.

Тиздән Ибраһим һәм аның гаиләсе Харранны калдырганнар. Алар Кәнган дигән җиргә килгәннәр. «Менә шушы җирне мин синең балаларыңа бирәчәкмен»,— дигән Йәһвә Ибраһимга. Ибраһим Кәнганда калган һәм чатырларда яшәгән.

Аллаһы Ибраһимга булышкан: аның сарык көтүләре һәм башка маллары күп булган. Шулай ук аның йөзләгән хезмәтчесе булган. Әмма Ибраһим белән Сараның үз балалары булмаган.

Ибраһим 99 яшендә булганда, Йәһвә аңа: «Мин вәгъдә бирәм: син күп халыкларның атасы булачаксың»,— дигән. Ләкин Ибраһим белән Сара инде карт булган һәм бала инде таба алмаган. Ничек соң Аллаһының сүзләре үтәлер?

Яратылыш 11:27—32; 12:1—7; 17:1—8, 15—17; 18:9—19.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу