Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 48 хикәя
  • Акыллы гаваонлылар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акыллы гаваонлылар
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йошуа һәм гибонлылар
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гибонлылар турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнеп була?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Кояш туктый
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 48 хикәя
Гаваонлылар Исраил лагерена килеп ертык киемнәрен һәм каткан ипиләрен Ешуага күрсәтәләр

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Акыллы гаваонлылар

КӘНГАН җиренең күп кенә шәһәрләре Исраилгә каршы сугышырга әзер. Алар җиңәчәкләр дип ышана. Әмма якындагы Гаваон шәһәрендә яшәүчеләр алай дип уйламый. Алар исраиллеләргә Аллаһы булышканын белә, шуңа күрә алар Аллаһыга каршы сугышырга теләми. Беләсеңме, нәрсә гаваонлылар эшли?

Алар бик ерак илдән килгән кешеләр булып кылана. Берничә кеше өсләренә ертык кием һәм аякларына тузган аяк киеме кия. Алар ишәкләренә тишек капчыклар салалар һәм иске, каткан ипиләр алалар. Аннан соң алар, Ешуа янына килеп, болай диләр: «Без бөек Аллаһыгыз Йәһвәнең сезнең өчен Мисырда бар эшләгәнен ишетеп, ерак илдән килдек. Шуңа күрә безнең җитәкчеләребез юлга ипи алырга һәм сезнең яныгызга барып болай дип әйтергә куштылар: „Без — сезнең хезмәтчеләрегез. Безгә каршы сугыш алып бармаска вәгъдә бирегез“. Карагыз, ерак юл үткәнгә безнең киемнәребез ертылды, ипиләребез дә искерде».

Ешуа һәм башка җитәкчеләр гаваонлыларга ышана. Без сезгә каршы сугышмаячакбыз дип вәгъдә бирәләр. Әмма өч көннән соң алар гаваонлылар чынлыкта якында гына яши икәнен беләләр. «Ни өчен сез безгә ерак илдән килдек дип әйттегез?» — дип сорый алардан Ешуа.

«Без Йәһвә Аллаһының бу Кәнган җирен сезгә бирергә вәгъдә иткәнен ишеттек һәм сез безне үтерерсез дип курыктык»,— диләр гаваонлылар. Исраиллеләр үз сүзләрендә торып, гаваонлыларны үтерми. Алар гаваонлыларны үзләренең хезмәтчеләре итә.

Иерусалим патшасының ачуы чыга, чөнки гаваонлылар Исраил белән килешү төзегән. Шуңа күрә ул башка дүрт патшага болай ди: «Килегез, һәм миңа гаваонлыларга каршы сугышырга булышыгыз». Һәм биш патша гаваонлыларга каршы сугышка чыга. Исраил белән төзелгән килешү сугышка китерә. Гаваонлылар андый килешү төзеп дөрес эшләгәнме? Без моны хәзер күрербез.

Ешуа 9:1—27; 10:1—5.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу